Кара карлыган ашап калыгыз

karligan-500x345Ямь-яшел куаклар арасыннан чем кара булып күренеп тора ул. «Вакытында җыймасаң, бик тиз коелабыз», – дип кисәткәндәй, бакчаларыбызда кара карлыган пешә. Бу җимешне җыю иң рәхәтедер мөгаен – бер урынга утырган килеш акрын гына чемченсәң дә, тиз арада чиләгеңне тутырып була. Ә инде аның хуш исе турында сөйләп тору да кирәкмидер. Бу ис бакчаның үзе өчен дә бик файдалы. Чөнки күп кенә зарар китерүче бөҗәкләр аны яратып бетерми. Әнә шундый юмарт һәм өлгер карлыганның сәламәтлек өчен дә иң файдалы җимеш булуын күпләрегез белмидер әле. Читать полностью