Башкалардан ким булмады

IMG_6530

Түбән Новгородка Сабан туена барган Самара өлкәсе татарларының бер төркеме.

Түбән Новгородта узган XVI Федераль Сабан туена Россиянең 47 төбәгеннән 500ләп кунак җыелды. Самара өлкәсеннән дә бу бәйрәмгә егерме биш кеше барган иде — Тарихи мәчеттән имам Наил Биктаев, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасыннан Идеал Галәүтдинов, Винер Нур­мөхәммәтов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясеннән Минәх­мәт Хәлиуллов һәм баш­калар. Бигрәк тә Похвистнево һәм Ка­мышлы районнарыннан баручылар байтак булды.

Быел илебез татарлары уналтынчы мәртәбә Федераль Сабан туен бәйрәм иттеләр. Бишенчесенең, 2005 елдагысының да, шушы матур җирлектә, Түбән Новгородта уздырылганын хәтерлибез. Димәк, Нижгар татарлары быел икенче мәртәбә Федераль Сабан туен үткәрү бәхетенә ирештеләр. Шуңа да ул бик югары дәрәҗәдә узды, дип сөйләделәр бәйрәмгә барган якташларыбыз.

Сабан туен оештыруда Татарстан хөкүмәте дә, Бө­тен­дөнья татар конгрессы да зур ярдәм күрсәткән, әлбәттә. Татарстаннан уналты КамАЗ бе­лән Сабан туе кирәк-яраклары ки­терелгән. Бәйрәмнең милли төсмерен, асыл нигезен Татарстанның Түбән Кама ра­йоны һәвәскәрләре һәм профессионаллары тасвирлаган.

Татарстан президентын һәм кунакларны каршылау, кунак итү, сый-хөрмәт күрсәтү, ял итү өчен чиста-йомшак урын бирү генә дә күпме көч, акча, оештыру сәләте таләп итә. Шуңа да бу эшләрне өлкә губернаторы Валерий Шанцев үз карамагына алып, әзерлек эшләре алдан ук уйланылып, җиренә җиткереп эшләнелгән. “Кунакханәләр чиста, яхшы итеп җиһазаландырылган. Бө­тен җирдә волонтерлар юл күрсәтеп, кунакларның һәр гозерен үтәргә әзер торалар, — дип сөйләде Идеал ага Галәүтдинов. — Тик көннең артык кызу булуы, аннары көчле яңгыр явып үтүе генә бераз кәефне кырды”.

15 — 16 июль көннәрендә Түбән Новгород җире татар милли мәдәнияте үзә­генә әверелде. Кунаклар җомга көнне өлкә дәүләт фи­лар­мониясендә бик шәп Татарстан сәнгать осталары концертын карадылар, аннары Татарстан президенты оештырган мәҗлестә кәеф-сафа корып утырдылар. Ә шимбә көнне Сабан туенда ял иттеләр.

Халык саны күп булып, барысын да 1 Май исемендәге парк сыйдырып бетермәгәнлектән, Сабан туе «Локомотив» стадионына да ташып чыкты.

Эссе җәйге бу көндә түбәнкамалылар яшеллеккә күмелгән парк эчендә та­тарларның көнкүреше белән таныштыра торган милли йорт һәм каралты-кура корып куйдылар. Шунда ук концерт сәхнәсе калкып чыкты, баганага менү, капчык белән сугышу, чүлмәк вату кебек күп күңелле милли уеннар, төрле ярышлар оештырылды. Бәйрәмгә Түбән Камадан 200 килограммлы баллы чәк-чәк тә китерелгән иде. Өлкәнең татар районнары да кунакларга милли ризыклар әзерләп куйганнар.

Паркта Татарстан һәм Түбән Новгород һөнәрчеләренең кул эшләре ярминкәсе эшләде. Чигүле түбәтәй-калфаклар, күн һәм киездән тегелгән йомшак чүәкләр, көмеш зәркан бизәнү-ясану әйберләре, сувенирлар, Татарстан китап нәшриятының басма продукциясе, мөселман киемнәре, дини китаплар сатылды, ә Түбән Новгород ягы оста куллары бөтен дөньяга танылган «хохлома» һәм «Городец» прәннекләрен тәкъдим итте.

«Локомотив» стадионында Сабан туен ачу тантана­сында күрсәтелгән театраль­ләштерелгән тамаша да «хохлома» бизәкләре белән бизәлде. Бәйрәм сәхнәсеннән Сабан туе кунакларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев, Россия президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Павел Семенов сәламләделәр.

- Татарлар яшәгән һәр авылда, һәр шәһәрдә, һәр төбәктә, һәр илдә диярлек Сабан туйлары гөрли. Түбән Новгородта да без бу бәйрәмне бик яратабыз, соңгы ун елда икенче тапкыр инде Федераль Сабан туен кабул итәбез. Өлкә бу атнада бәйрәмчә шаулап тора: зур татар концерты булды, Уразавылда Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевка һәйкәлләр ачылды.Тырыш иген игүчеләрнең сабан бәйрәме күпмилләтле Идел буе төбәге үсешенә өлеш кертүче татар халкының җыр-биюләре, милли мәдәнияте, традицияләре һәм гореф-гадәтләрен чагылдырып, безне бер-беребезгә якынайта, дуслыкны ныгыта. Бүгенге заманда бердәмлек безгә бигрәк тә кирәк. Милли мәдәният шул берләштерү чараларының берсе булып тора, — дип Валерий Шанцев бәйрәм белән тәбрикләде.

Рөстәм Миңнеханов быелгы Сабан туйларының дөньяның 27 илендә, Рос­сиянең 57 төбәгендә узуын искә алды. «Сабан туе татар хал­кының теле, мәдәнияте, тра­дицияләре үзенчәлеге белән таныштыра. Федераль бәй­рәмне оештыручыларга, аеруча Түбән Новгород өл­кәсе җитәкчелегенә рәх­мә­тебезне белдерәбез. Ки­ләчәктә дә шундый куа­нычлы вакыйгаларга җые­лып очрашырга язсын», — дип теләде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты өлкәнең күре­некле татарларына Рәхмәт хатлары тапшырды, ә төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенә «Форд Транзит» микроавтобусын бүләк итте. Аның ачкычын мохтарият җитәкчесе Надир Хафизов кабул итеп алды.

Сабан туеның рәсми өлеше бик матур узган булса, көрәш бәйгесендә аңлашылмаучылык килеп чыкты. Баш батыр исеме өчен 85 килограмм үлчәү­дәгеләр арасында җиңүче дип игълан ителгән (тәүге нәтиҗә буенча икенче урынны яуласа да) Түбән Новгород өлкәсенең Бор шәһәреннән Рөстәм Садыйков һәм 130 килограммлылар арасында җиңүче булган Татарстан кө­рәшчесе Фәрхәт Фәйзуллин көч сынашты. Әмма көрәш шактый бәхәсле килеп чыкты. Фәрхәт Фәйзуллин җиңүче дип игълан ителгәч, нижгарлылар ризасызлык белдереп, көрәшне кабатлауны таләп иттеләр. Ә Рөстәм Садыйков җиңүгә ирешкәч, инде татарстанлылар баш күтәрде. Хөкемдар Әнәс Хәлилов Түбән Новгород егете көндәшен көрәш кагыйдәләрен бозып екты, дип белдерсә дә, абсолют батыр итеп оештыручылар Рөстәм Садыйковны атады.

IMG_6530

Түбән Новгородка Сабан туена барган Самара өлкәсе татарларының бер төркеме.

- Бу мәйданда җиңүче дип игълан ителгән егет, мин батыр булдым дип, авыз тутырып әйтә алмый. Халык кычкырды дип кенә батыр булып булмый. Көрәштән көндәше дә канәгать булырга тиеш, — дип белдерде халыкара категорияле хөкемдар Әнәс Хәлилов. — Бу авыл Сабан туе түгел, монда кагыйдәләр бар.

Ел саен үзебезнең Камышлы районы Сабан туен оештыручыларның берсе булган, быелгы Нижгар Федераль Сабан туенда катнашкан Камышлы районы администрациясе аппараты җитәкчесе Раил Шәкүровтан сабантуйларны, көрәш бәйгеләрен оештыру, батырга нинди бүләк бирү кирәклеге турында сорашып тордык.

- Кызганычка, Федераль Сабан туенда безнең делегация көрәш бәйгесен күрә алмады. Без бу вакытта Түбән Каманың татар йортын хәйран калып карап йөри идек. Андагы өйләр, тавык-кәҗәләр, арба-чаналар, көнкүреш әйберләре искиткеч зәвык белән җыелган һәм урнаштырылган. Анда чыннан да тормыш кайнап тора кебек күренде. Түбәнкамалылар күрсәткән тамаша да безне Сабан туеның чыганакларына кайтарды сыман. Язны көтеп алу, кардан ачыла башлаган җирне тикшереп, чәчү вакытын билгеләү, яңгыр сорау, балалар Сабан туе — барысын да куен дәфтәрләребезгә теркәп бардык. Үзебезнең бәйрәмнәрдә кулланырдай күп нәрсәләр күрдек. Искиткеч матур, масштаблы, кунакчыл бәйрәм булды бу.

Ә инде көрәш мәсьәләсенә килгәндә, бу турыда күптән бәхәс бара. Батырга машина кебек зур бүләк бирү дөрес түгел, диючеләр дә байтак, җирле һәм читтән килгән көрәшчеләрне бер кушып, бер аерып та, уртак фикергә килә алганыбыз юк. Мин үзебезнең Камышлы районында ничек булганын гына сөйли алам.

Новгород4

Стадионда 200 килограммлы баллы чәк-чәк.

Авыл халкы шәһәрләргә китеп беткән елларда авылларда көрәш секцияләре дә, гомумән спорт та беткән иде, Сабан туйларында көрәшергә кеше дә калмаган иде. Шуңа күрә Камышлы Сабан туйларының берсендә призга машина куяргә мәҗбүр булдык. Бу зур бүләк Сабан туебызга зур көрәшчеләрне җәлеп итте, яшьләрдә көрәшкә карата кызыксыну уятты. Аңлаган кешеләр – аңлады һәм бу гамәлебезне хуплады, аңламаганы ризасызлык белдерде. Ни булса да, без максатыбызга ирештек. Ә инде үзебезнең көрәшчеләр мәйданга чыга башлагач, чит­тән килүчеләргә — бер төрле, үзебезнекеләргә икенче төрле бүләкләр бирә башладык.

Хатын-кызларыбызның күз нурлары түгеп чигелгән сөлге зур бүләк түгелмени? Элеккеге заманнарда сарык белән сөлге өчен дә түгел, ә яшьтәшләре арасында көчен күрсәтү, иң уңган-булган кызның йөрәген яулау өчен көрәшкән ир-егетләр. Тик ул вакытта да, хәзер дә судьяларның гадел булуы мөһим. Ә быелгы Федераль Сабан туенда низаг килеп чыккан икән, бәлки, судьяларның гаделлеге җитеп бетмәгәндер. Бу, әлбәттә, минем шәхси фикерем, — дип сөйләде Раил әфәнде.

Бәйрәм, традиция буенча, Федераль Сабан туеның күчмә символы – «Тулпар-Ат» сынын киләсе елда Россиянең төп Сабан туен үткәрәчәк төбәк вәкилләренә тапшыру тантанасы белән тәмамланды. 2017 елда милли бәйрәмне Әстерхан каласы уздырырга тели. «Үткән ел Рөстәм Миңнеханов Красноярскида булган Федераль Сабан туен иң кәттә Сабан туе дип атаган иде. Безнекен алай димәсә дә, башкалардан ким булмады кебек. Без Нижгар җирендә милләттәшләребез белән күрешергә шат булдык», – дип төбәкнең татар милли-мәдәни оешмасы башкарма директоры Рамил Салихҗанов Түбән Новгородка килгән кунакларга исәнлек-саулык һәм уңышлар теләде.

“Интертат” сайты, “Туган як” газетасы язмалары һәм Федераль Сабан туенда катнашкан самаралылар сүзләре буенча Эльмира ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Винер НУРМӨХӘММӘТОВ фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1365

Комментирование запрещено