Коръән укыйм салып моңлы көйгә

iГомер үтеп, нидер җитми иде,

Җитми иде тулы бәхеткә.

Ул бушлыкны тутыра алмады нидә:

Дәрәҗә дә, байлык, тәхет тә.

Аңлашылды, олыгая барып,

Ниләр көткәнлеген күңелемнең.

Аллаһымның сүзен зарыгып яшәгәнмен,

Ул ләззәтне сизәм мин бүген.

Хәзер Коръән укыйм, салып моңлы көйгә,

Коръән укыйм, күңелем ачыла.

Шифалы өн белән тирә-юньгә

Дәрья булып саф көч агыла.

Тетрәндерә кагылып йөрәгемә

Гарәп теле, Коръән сүзләре.

Җанга якын ана телем кебек

Һәр сүрәсе, дога, вәгазе.

Моңлы бер көй булган серле аваз,

Күңелләрем кинәт нечкәрә.

Һәр тамырга кагылып иман нуры,

Тән, җаныма дулкын йөгерә.

Күз яшьләрем күтәрелә ташып

Бәгыремнең тирән күленнән.

Чишмә суы сыман ага ярсып

Дингә сусап көйгән күңелемә.

Коръән укыйм, көйлим әкрен генә,

Коръән укыйм, җаным сорала.

Шифалы нур булып йөрәгемә

Искиткеч саф хисләр тарала.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1031

Комментирование запрещено