Сабан туенда авыл җирлеге башлыгы да биеде

Хаҗиләр Госман һәм Фәнүзә ЛАТЫЙПОВЛАР тарантаска утырып мәйданга керәләр.

Хаҗиләр Госман һәм Фәнүзә ЛАТЫЙПОВЛАР тарантаска утырып мәйданга керәләр.

Өлкәбезнең быелгы Сабан туйларын Похвистнево районының Гали авылында үткән милли бәйрәм йомгаклады

Ул 16 июльдә, гадәттәгечә, авыл башындагы матур болында узды. Көне дә заказ буенча диярсең — үзе кояшлы, үзе җиләс иде. Сабан туе мәйданы иртәннән үк гөрләп торды. Читтән кайткан кунаклар күптән күрешмәгән авылдашлары белән аралаша, бала-чагалар: “Нинди уеннар була?” — дип хөкемдарларны йөдәтә. Бәйгеләрдә катнашу өчен шактый гына чират та тезелгән инде.

Сату рәтләрендә дә халык мәш килә. Кемдер туганнарын шашлык сатучылар чатырына чакырып, кайнар чәй, кыздырылган ит белән сыйлый, кемдер якыннарына бүләк сайлый. Читтән килүчеләр җирле помидор, кыяр сатып алырга ашыга.

Шул вакытта авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаевның: “Җәмәгать, бәй¬рәмебезне башлыйбыз. Мәйданга якынрак килегез”, — дигән тавышы ишетелде. Берничә минуттан халык бәйрәмчә бизәлгән сәхнә янына җыелды да инде.

Тарантаска утырып авылыбызның дә¬рәҗәле хаҗилары Госман абый Латыйпов һәм аның җәмәгате Фәнүзә апа мәйданга килеп керделәр. Алар артыннан, икенче атта, Гали авылының атаклы гармунчысы Дәрҗеман абый Салихов күренде. “Кучырлары” — Илнур Гарәев һәм Сәйфулла Гобәев аларны мәйдан буйлап өч мәртәбә әйләндергәннән соң, трибуна янына килеп туктадылар. Мактаулы кунаклар көчле алкышлар астында трибунага үттеләр һәм бәйрәмне алып баручылар Алия Әхмәтова һәм Фирдәүс Йосыпова Сабан туен рәсми рәвештә ачып җибәрделәр. Сәхнәгә Гали авылының яраткан артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар чыгып, минем шигыремә язылган “Гали авылым” җыры белән халыкны сәламләделәр, ә Идрис Муллабаев авылдашларны, кунак¬ларны бәйрәм белән тәбрикләде.

Дәрҗеман абый Салихов “Куйбышев – запас башкала” медале белән бүләкләнде.

Дәрҗеман абый Салихов “Куйбышев – запас башкала” медале белән бүләкләнде.

Сабан туена мәртәбәле кунаклар да чакырылган иде. Урман хуҗалыгы министры Александр Ларионов, Похвистнево районы башлыгы урынбасары Мөдәррис Мамышев халыкка иң җылы теләкләрен җиткерделәр, авылыбызны мактадылар. Губерна Думасы депутаты Владимир Субботинның ярдәмчесе Дмитрий Тремасов патриотик тәрбия бирүдә актив хезмәт күрсәткән галилеләргә “Куйбышев – запас башкала” күкрәк билгесен тапшырды. Ә мин кунакларга чиккән кулъяулыкларымны бүләк иттем.

Идрис Хәмит улы авыл тормышында актив катнашкан якташларыбызны билгеләп үтте, Гали авылының футбол командасында уйнаучыларны Рәхмәт хатлары белән, ә авылыбызның танылган спортчысы Рифат Манашевны медаль белән бүләкләде. “Мәктәп директорының тәрбия буенча урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова авылыбызда төрле чаралар оештырып тора, үзе дә бөтен эшләрдә актив катнаша. Күптән түгел ул үзенең юбилеен да билгеләп үтте”, — дип, авыл җирлеге башлыгы Кәүсәр ханымга да бүләк тапшырды. Ә Рафаил Вәлиев укытучы апасын котлап, җыр башкарды.

Бүләкләүләр җыр-моңга үрелеп барды. Казаннан килгән артистлар Зөһрә Шәрифуллина, яшь җырчы Фәрит Фәй­зерахманов халыкка моңлы җырларын бүләк иттеләр, ә Азат Хәлимов төрле гармуннарда уйнап күрсәтте. Башкортостанның Туймазы шәһәре һәвәскәрләре дә халыкны таң калдырдылар.

Казан кызы Илүзә Вә­лиуллова, Самарадан Динара Ямалетдинова, авылыбыз­ның булачак артисты Ислам Кә­лимуллин сәхнәдә җырлап кына түгел, милли уеннарда да катнашып, осталыкларын күрсәттеләр.

Бәйгеләр бик кызыклы үтте. Биек колга очына менеп, яулык алган Рузил Кәримовка — вентилятор, ә Эльмир Гарифуллинга тузан суырткыч бүләк иттеләр. Аркан тартышуда иң көчлесе Рөстәм Латыйпов булды. Аңа мультиварка тапшырдылар, ә катыктан тәңкә эзләп тапкан Илгиз Фәрхетдинов вентилятор иясе булды. Башка уеннарда катнашкан балалар да бүләкләр алдылар.

Ә мәйдан уртасында мавыктыргыч та, дулкынландыргыч та ярыш — милли көрәш башланып китте. Аны менә ничәнче ел инде Әсәкәй егете Равил Гыйззәтуллин һәм үзебезнең танылган спортчыбыз Хәйдәр Гәрәев алып барды.

Көрәшчеләр Богырыслан, Нурлат шәһәрләреннән, Камышлы районыннан һәм Ульян өл­кәсеннән килгәннәр иде. Алар үзебезнекеләрдән аерым көрәштеләр.

Беренче булып мәйданга Гали авылының тәҗрибәле кө­рәшчеләре — Мөдәррис абый Ибраһимов һәм Минвәли абый Шәфыйков чыкты. Көрәш тә­мам­лангач, аларның икесенә дә матур чәйнекләр бүләк ит­теләр.

Авыл егетләре дә зур бүләкләр өчен бил алышмадылар. Борынгыдан килгән гадәт буенча батырга төп бүләк — сарык тәкәсе әзерләнгән иде. Көрәштә авыл батыры исеменә лаек булган Рамил Кәлимуллин аны җәһәт кенә җилкәсенә салып, мәйданны әйләнеп чыкты. Икенче урынны яулаган Рәмис Исхаковка — тузан суырткыч, ә өченче урындагы Вадим Гыйззәтуллинга вентилятор тапшырылды.

Абсолют батыр исемен Нур­латтан килгән, чыгышы буенча Гали егете Алмаз Мостафин яулады. Аңа оештыручылар суыткыч һәм вентилятор бүләк иттеләр. Икенче һәм өченче урыннарга ия булган Тимур Абрамовка (Әсәкәй) һәм Рөстәм Махияновка (Ульян өлкәсеннән) тузан суырткычлар эләкте.

Ат чабышлары башлангач, халык дәррәу кубып чабыш карарга китте. Ярышта катнашкан җирле атлар өчен галилеләр аеруча җан аттылар. Аларның көч биреп торулары бушка китмәде, тарантаска җигелгән аты белән Гали авылы егете Рәүф Латыйпов беренче килде, ә өченче урынга аның туганы — Ягъфәр Латыйпов чыкты.

Бөгелмәдән килгән ике кунак кызы атларда концерт-шоу күрсәттеләр. Ак һәм кызыл төстәге купшы күлмәкләр кигән бу туташлар атларга атланып вальс әйләнделәр. Бу искиткеч матур күренеш өчен кызларга да Сабан туе бүләге тапшырылды.

Бәйрәм бик тә күңелле, кызыклы һәм ямьле үтте. Динә һәм Рафаил Латыйповлар ае­рым-аерым да, парлап та җыр­ладылар. Сабан туен шундый яхшы әзерләп уздырганы өчен, Динә ханым Идрис Муллабаевтан мәйданга чыгып биюен соралды. Дәрҗеман абый гармунда уйнап җибәрүгә Ид­рис Хәмит улы биергә тотынды. “Моңа кадәр авыл җирлеге башлыгының биегәнен күргә­небез юк иде әле”, — дип халык көлә-көлә кул чабып торды. Хәйдәр Гәрәев Ид­рис әфәндене чөймәкче булган иде дә, көче җитмәде ахрысы.

Быелгы Сабан туеның символы 16 саны булды. Идрис Муллабаевның җи­тәкче булып эшләвенә — нәкъ 16 ел, бәйрәм 2016нчы елның 16нчы июлендә уза, ә авылдашыбыз Әсгать Исхаков көрәш батырына быел 16нчы сарыгын тапшыра. “Саннары ничек туры килгән бит әле”, — дип шаккатты Динә Латыйпова. Ул бөтен халык исеменнән быелгы Сабан туеның төп оештыручысы авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаевка, авылдашыбыз Дания Туловага һәм уңган эшкуарларыбызга чын кү­ңеленнән рәхмәт белдерде.

Авылыбызда шундый иге­лек­ле, булдыклы, уңган ке­шеләр булганда гореф-гадәт­ләребез югалмас, дәвам итәр, Аллаһы кушса.

Саимә МОРЗАХАКОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА фотосурәтләре.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Гали авылы Сабантуе бар яктан да “аһ” итәрлек иде (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Просмотров: 1350

Один комментарий