“Сайлаулар гадел һәм ачык рәвештә үтәргә тиеш”

Конференция19 июльдә Самарада “Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлеге конференциясе үткәрелде. Аның эшендә партия югары советының бюро әгъзасы, өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин катнашты.

Конференциядә, ябык төстә тавыш бирү юлы белән, Чапаевск сайлау округы буенча губерна Думасына депутатлыкка кандидат итеп Федерация советы әгъзасы Сергей Мамедовны күрсәтү турында карар кабул ителде.

Алдан тавыш бирү аша үткән Дәүләт Думасына кандидатлар исемлегенең Мәскәүдә “Бердәм Россия” партиясе съездында хуплануы һәм хәзер региональ конференция тарафыннан расланырга тиешлеге турында “Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлеге секретаре вазифаларын үтәүче Игорь Станкевич белдерде.

Игорь Станкевич бермандатлы сайлау округлары буенча Дәүләт думасына күрсәтелгән һәм партия исемлегенең гомум өлкә өлешенә кертелгән барлык кандидатларның да исемнәрен атап чыкты. Партия исемлегендә беренче булып губернатор Николай Меркушкин, икенче урында дәүләт Думасы депутаты Екатерина Кузьмичева, өченче урында губерна Думасы депутаты, медицина университеты ректоры Геннадий Котельников тора.

Губерна Думасына депутатлыкка кандидатлар арасында тәҗрибәле политиклар да, шулай ук әле беренче тапкыр законнар чыгару белән шөгыльләнергә җыенучылар да бар.

Тәкъдим ителгән кандидатларның исемлеге конференция делегатлары тарафыннан күпчелек тавыш белән расланып, хәзер өлкә сайлау комиссиясенә теркәлү өчен биреләчәк.

Николай Иванович Меркушкин үзенең чыгышында конференция эшенә йомгак ясады. “Булачак сайлаулар бик гади булмаячак. Мондый күләмдә Самара өлкәсендә аларның күптән үткәрелгәне юк иде”, — дип белдерде губернатор. Ул сайлауларга сайлаучыларны күбрәк җәлеп итү мөһим икәнлегенә басым ясады.

Мондый катлаулы политик вазгыятьтә бердәмлек булдыру, өлкәбезнең Президент курсын яклавын күрсәтү безнең җитди бурычыбыз булып тора.

“Без сайлауларның гадел һәм ачык рәвештә үткәрелүен тәэмин итү өчен барысын да эшләргә тиешбез”, — диде Николай Иванович Меркушкин.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1043

Один комментарий

  1. Фатхутдинов Мухаммат Мубинович в пишет:

    Ачык инде. Алдан билгеле барысы да!