Татарский бэлиш обзавелся «паспортом» / Бәлеш тә «паспортлы» булды — татар этномәдәни сүзлеге

1461В Татарстане увидел свет первый том словаря татарских этнокультурных терминов. Первая часть издания посвящается теме национальной кухни и кухонной утвари и охватывает 40 наименований. Об этом корреспонденту ИА «Татар-информ» рассказала одна из составителей словаря, доцент кафедры общего языкознания и тюркологии Института филологии и межкультурной коммуникации КФУ, кандидат филологических наук Рушания Нурмухаметова.

«Планируется издать несколько томов. Руководитель проекта – директор Института филологии и межкультурной коммуникации КФУ Радиф Зямалетдинов. Особенность этого словаря в том, что информация в нем дается на двух языках – татарском и английском. Последний используется с целью приобщения к изучению татарской этнокультуры людей, владеющих английским. Тираж издания составляет тысячу экземпляров. Словарь увидел свет в рамках государственной программы по сохранению и развитию языков в Республике Татарстан», – рассказала она.

По словам Рушании Нурмухаметовой, в словаре собрана наиболее полная информация о различных терминах и понятиях, относящихся к этнокультуре татар.

«К примеру, возьмем понятие «балиш». В словаре дан «паспорт» этого термина: происхождение слова, каким образом оно было зарегистрировано в словарях XIX-XX века, первое упоминание о нем. Также можно узнать, какие слова из него образованы и в каких смыслах его рекомендовано использовать. Отмечено, что это же слово «балиш» татары используют в качестве междометия», – рассказала редактор издания.

Первый том словаря начинается с обобщающего термина «азык» («еда»). Также здесь можно получить исчерпывающую информацию о таких популярных татарских блюдах, как бавырсак, кыстыбый и других.

Сейчас ведется работа над вторым томом. Он охватит названия одежды и национальных костюмов татар. Будут выбраны наиболее известные в татарской культуре понятия. «Если слово упоминается в пословицах, фразеологических оборотах, значит оно получило свое место в татарской культуре, в сознании татар, в татарской картине мира», – отметила Рушания Нурмухаметова.

Подготовка одного тома занимает в среднем год. Так как проект реализуется в рамках госпрограммы, рассчитанной до 2020 года, есть возможность издать несколько томов. Один из них, возможно, будет посвящен понятиям в сфере жилищного хозяйства и строительства.

«У нас уже собран некоторый объем информации, потому что работу в данном направлении мы ведем с момента открытия кафедры. Для татар, рассеянных по всему миру, тиража в тысячу экземпляров, конечно же, мало. Хочется оформить книгу фотографиями, иллюстрациями. Но это приводит к более дорогой себестоимости. Но, возможно, в будущем мы сможем издавать и такие словари», – выразила надежду собеседница агентства.

«Татар-информ».

* * *

Татар этномәдәниятенә караган төшенчәләр хәзер сүзлеккә тупланып бастырылачак. Аның беренче томы әзер һәм бастырылган. Бу хакта “Татар-информ” МА корреспондентына сүзлекне төзүчеләрнең берсе, КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты гомуми һәм төрки тел белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Раушания Нурмөхәммәтова хәбәр итте.

“Әлеге сүзлекне берничә томда чыгару планлаштырыла. Проектның җитәкчесе — Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов. Сүзлекнең үзенчәлеге шунда — ул ике телдә: татарча һәм инглизчә эшләнгән. Бу инглиз телен аңлаган кешеләргә татар этномәдәниятен өйрәтү максаты белән эшләнә. Бер мең тираж белән бастырылган сүзлек «2014-2020 елларда Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклап калу, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында чыгарылды”, — диде Раушания Нурмөхәммәтова.

Сүзлекнең беренче томында ризык һәм савыт-саба атамалары бирелгән, барлыгы — 40 берәмлек. “Мисал өчен “бәлеш” дигән этномәдәни төшенчәне алыйк. Сүзлектә аның килеп чыгышы аңлатыла, әлеге сүзнең паспорты, ягъни, XIX-XX гасыр сүзлекләрендә аның ничек теркәлгәне, кайчаннан теркәлә башлаганы күрсәтелә, бу сүздән нинди яңа сүзләр ясалган, нинди мәгънәләрдә кулланылуы тәкъдим ителә. Шул ук бәлеш сүзе ымлык буларак та кулланыла”, — диде сүзлекне төзүчеләрнең берсе.

Сүзлекнең беренче томы, гомумиләштерүче сүз буларак алынган “азык” сүзеннән башлана. Шулай ук биредә бавырсак, кыстыбый һ.б. атамалар хакында мәгълүмат алырга мөмкин.

Хәзерге вакытта сүзлекнең икенче томын төзү өстендә эшлиләр. Анда татарларда эз калдырган кием-салым атамалары урнаштырылачак. “Әгәр дә сүз мәкальләрдә, фразеологик атамаларда кулланыла икән, димәк, татар мәдәниятендә, татар аңында, татар тел-дөнья картинасында аның урыны бар”, — дип саный Раушания Нурмөхәммәтова.

Бер сүзлекне төзү якынча 1 ел вакыт таләп итә. Программа 2020 елга исәпләнгәнлектән, киләчәктә этномәдәни сүзлекнең тагын берничә томын  төзү күздә тотыла. Аларның берсе торак атамаларына багышланырга мөмкин.

“Безнең берникадәр тупланган мәгълүматыбыз бар, чөнки кафедрабыз ачылганнан бирле шул юнәлештә эш алып барабыз. Таралып яшәгән татарлар өчен мең экземпляр сүзлек бик аз, билгеле. Китапны рәсемнәр белән бизәп, фотосурәтләр белән эшлисе килә. Әмма ул чагында сүзлекнең үзкыйммәте арта. Киләчәктә, бәлки, андый сүзлекләр дә чыгара алырбыз”, — дигән өметтә сүзлек авторларының берсе.

“Татар-информ”.

Просмотров: 857

Комментирование запрещено