Чәчәкләрдәй матур булсын илнең киләчәкләре

1366x768_757128_[www.ArtFile.ru]Көнбагышлар чәчәк аткан
Җир өстенә ямь өстәп.
Тәмле исләр иснәп йөрим
Араларына кереп.

Көнгә баккан көнбагышлар
Кара күзләре белән.
Ерактан карап киләмен
Җир өсте сары келәм.

Бик күп җырлар җырлый халкым
Көнбагышка карата.
Бөртекләрен, тәмле маен
Бар кеше дә ярата.

Көнбагыш чәчәкләренең
Балын да яратабыз.
Бал кортлары гөжелдәшә
Кыр өстендә тыз да быз.

Кара күзле, сары таҗлы
Көнбагыш чәчәкләре.
Чәчәкләрдәй матур булсын
Илнең киләчәкләре.

Гөлсинур ГАФУРОВА.

Камышлы районы, Яңа Ярмәк авылы.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1071

Комментирование запрещено