Яңа Мансур авылына

imageЯңа Мансур авылын

Уратып алган урман.

Халкы уңган, җырга-моңга

Туганда ук бай булган.

Мансур авылын икегә бүлеп,

Ага елга, сулары.

Адаштыра, кавыштыра

Бормаланган юллары.

Туган төбәк, асыл ягым,

Төшәм су буйларына.

Колмаклар уралып менгән

Бөдрә яшь талларына.

Диңгезмени җәйрәп ята

Иген, басу-кырлары.

Һәр чишмәнең үз моңы бар,

Тарата сагышларны.

Тәнгә, җанга шифа бирә

Җиләкле аланнары.

Сөю гөлләре үстерә

Печәнле болыннары.

Көмеш сулы чишмәләре

Челтерәп агып ята.

Йөрәк ярсуларын баса

Эчсәң сусаган чакта.

Ераклардан күренеп тора

Яңа Мансур авылы.

Оҗмах бакчасына тиңлим

Туып-үскән ягымны.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Похвистнево районының Гали — Яңа Мансур авыллары.

samtatnews.ru

Просмотров: 1479

Комментирование запрещено