Әтиле үссеннәр балалар

Гайшә Рәфыйкова (гаи­лә архивыннан).

Гайшә Рәфыйкова (гаи­лә архивыннан).

Мин Башкортостанның Янаул районы Кызылъяр авылында туып үстем, хәзер инде гаиләм белән Тольятти шәһәрендә яшим. Шулай да, туган авылыбызны, мәктәп елларын еш искә алам. Сыйныф җитәкчебез – Гайшә апа Рәфыйкова турында хатирәләрем аеруча җылы. Ул безнең дустыбыз да, киңәшчебез дә булды, тормышны яратырга, әти-әниләрне хөрмәт итәргә өйрәтте. Укытучыбыз безгә һәрвакыт: “Бәхетле булыгыз, ятимлекне күрмәгез, балалар”, — дия иде. Үзе әтисез үсеп, сугыштан соңгы авыр елларның әчесен татыган кеше булганга шулай тели иде ул.

Моннан бер ел элек Ульяновск өлкәсендә нәшер ителүче “Өмет” газетасының 53 санында (11 июль, 2015 ел) Гайшә апа Рәфыйкованың “Әтиле үссеннәр балалар” дигән язмасына тап булдым һәм аны кат-кат укып чыктым. Укытучымның ятимлек, авыр балачагы хатирәләре чагылдырылган бу мәкаләне мин “Бердәмлек” газетасы укучыларына да тәкъдим итәргә булдым.

Фрюдә Рыбакова (Хәйруллина).

Тольятти шәһәре.

“Сугыш китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт беркемне дә чит­ләп үтмәде. Аның михнәт­ләрен өл­­кән яшьтәгеләр дә, бишектә яткан сабыйлар да бердәй та­тыды. Кызганыч, без дә “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәүчеләр арасында булдык.

Әтиебез — Галимҗан Ситдыйк улы Ситдыйков, Янаул ра­йоны Тау авылында туып үскән. Әниебез Майҗыянга өйләнеп, гаилә корганнар, бер-бер артлы ике балалары туган.

Сугыш башланганда абыем Инсаф — өч яшен тутырып килә, ә апам Клара нибары 7 айлык кына була әле. 26 яшьлек әтиебезне сугышның беренче көннәрендә үк фронтка алалар.

Ул коточкыч елларда хатын-кыз җилкәсенә нинди авырлык­лар төшсә, әниебез аларның барысын да татый. Язгы ташуларда симәнә ташый, урак ура, ашлык суга, фронтка җибәрер өчен кич утырып бияли-оек­башлар бәйли. Ярый әле кеч­кенә балаларны карашырга Фәр­хәнә әбиебез (әтиемнең әни­се) булган.

Ниһаять, каһәр суккан сугыш бетә, авылга бер-бер артлы солдатлар кайта башлый. Тик, никадәр көтсәләр дә, әтиебез генә күренми. Дус кызлары Флорида белән Наиләнең әтиләре кайткач, 5 яшьлек апам аларга барып: “Минем әти кайчан кайта?” — дип аптырата.

“Октябрь азагы иде бу. Салкын төннәрнең берсендә кемдер ишек шакыды. Шул ук вакытта күрше Назирә апаның: “Сөенче! Әтиегез кайтты!” — дип кычкырган тавышы да ишетелде. Без барыбыз да ишек алдына йөгереп чыктык. Ишекне ачып җибәрсәк, каршыбызда киң күкрәкле баһадир елмаеп басып тора. Бу безнең әти иде. Шул чакта кичергән бәхет-шатлыкны аңлатып та, сөйләп бетереп тә булмый”, — дип дулкынланып сөйли иде апам. Бу аның әти белән беренче күрешүе булган.

Әтиебез сугыш турында сөйләргә яратмаган. Дошманнарны аяусыз кырып, аның Берлинга кадәр барып җиткәнен генә беләбез.

Тормыш дәвам иткән, 1946 елда — апам Зөлфия, ә ике елдан соң мин туганмын. Әти икебезне дә: “Җиңү язы китергән бүләкләрем!” — дип, кочагына алып сөя торган булган. Тик мин аны бөтенләй хәтерләмим — әтиебез 1949 елның маенда, 34 яшендә бакыйлыкка күчкән. Бу вакытта миңа 1 яшь тә 2 ай гына булган. Аның үле гаүдәсенә башымны куеп, беренче һәм соңгы тапкыр: “Әттә”, — дип әйткәнмен.

Әтиебез сугыштан исәнлеген югалтып кайткан була. Озак яшәмәгәнен сизгәндәй, әнигә: “Алай-болай була калса, минем язулар, орден-медальләр (алар күп булган) белән комиссариатка бар, аз гына булса да балаларга акча юлларсың”, — дип әйтеп калдырган ул. Әниебез шулай итә дә. Тик анда аңа: “Апа, нинди ярдәм турында сөй­лисең? Синең кебекләр белән ил тулган”, — дип, кире боралар.

Бичара өйгә кайткач: “Болар бернигә дә ярамый инде”, — дип, елый-елый әтинең госпитальдән язган хатларын, язуларын, күкрәк билгеләрен апамнарга бирә. Ә алар бүләкләр белән уйнап, күбесен югалтып бетергәннәр. Әнине дә аңлап була: аның өстендә дүрт бала, карт каенана – истәлеккә яисә берәр кайчан кирәгеп чыгар дип, әтинең язуларын саклау турында уйларга вакыты да булмагандыр. Шулай итеп, сугыштан соңгы кытлыкка ятимлек михнәтләре дә килеп өстәлде. Туйганчы ашарга — икмәк, өскә кияргә — кием, ягарга утын булмаган. Әтиле кешеләрнең сүзләре алдан йөрде, ә без, ятимнәр, читтә кала бирдек. Ә безнең әти яклавын тоеп, аның күкрәгенә сыенасы бик килә иде!

Апам белән абыем кул арасына керә башлагач, икмәккә туя башладык, дөньялар акрынлап яхшыга таба үзгәрде. Әбиебезне дә соңгы юлга кадерләп озаттык. Сугыш еллары ерагайган саен, бигрәк тә Җиңү бәйрәмнәре көннәрендә, бик хәтерләмәсәм дә, гел әтиемне сагынып яшәдем. Әниебез әти үлгәннән соң тагын 50 ел гомер итте, 87 яшендә бакыйлыкка күчте. Ул беркайчан да төшенкелеккә бирелмичә, елыйсы килгәндә дә елмаеп яшәде, изге күңелле, кешеләргә ярдәмчел булды. Безне дә шулай яшәргә өйрәтте.

Башка һичкайчан да сугышлар булмыйча, матур тор­мышның кадерен белеп, шатланып яшәргә насыйп булсын. Киләчәк буыннар безнең кебек ятимлек ачысын күрмәсен!

Гайшә РӘФЫЙКОВА.

Кызылъяр авылы,

Янаул районы,

Башкортостан.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 943

Комментирование запрещено