Нәҗметдин бабай янына намазлыкка басарга яшьләр кирәк

Ринат хәзрәт Хәлимов мәчеткә берен­че­ләрдән булып намазга килгән 92 яшьлек Нәҗметдин бабай белән.

Ринат хәзрәт Хәлимов мәчеткә берен­че­ләрдән булып намазга килгән 92 яшьлек Нәҗметдин бабай белән.

Без бала чакта авыл мәчетләрендә имам булып карт бабайлар эшләвен әле дә хәтерлим. Ә хәзер яшьләребезнең дә ислам юлын сайлап, югары дин белеме алып, хәзрәт дәрәҗәсенә ирешүләрен күреп шатланабыз. Шуларның берсе — Рәшит хәзрәт ХӘЛИМОВ белән миңа Камышлы районының Балыклы авылында танышырга насыйп булды. Яшь имамның Мәдәният йортында гарәп графикасы һәм ислам дине нигезләре укытуы турында ишетеп, туп-туры шунда киттем.

Мин килгәндә дә­ресләр тәмамланып, уку­­чылар өйлә­ренә тарала иде ин­де.

Ринат хәзрәт мине ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алды һәм без бик тиз уртак тел таптык.

Ул тумышы белән Самара өлкәсенең Нефтегорск шәһә­реннән икән. Балыклыга ул әнисе Әкълимә ханым белән моннан өч ел элек кенә килеп урнашкан.

- Мин шәһәребездә төрле эшләрдә эшләп йөри идем. Көннәрдән бер көнне кулыма “Бердәмлек” газетасы килеп эләкте. Анда Похвистнево районының Гали авылы мәдрәсәсенә шәкертләр кабул ителүе турында белдерү басылган. Озак уйлаганнан соң, Аллаһы рәхмәте белән дин юлын сайларга булдым. Шулай мәдрәсәгә кердем. Анда белемле, тәҗрибәле мөгаллимнәр ярдәмендә дин гыйлемен үз­ләш­тердем һәм, укуымны тә­мамлаганнан соң, тәкъдим ител­гән өч авыл арасыннан Балыклы мәчетендә эшләргә карар кылдым.

Моңа мин бер дә үкенмим, чөнки намазга басу, шәригать кушканча яшәү, болар — барысы да кирәк һәм мөһим нәрсәләр. Аллаһы Раббыбызның безгә биргән сынаулары кешелек дөньясын туры юлга салу өчен бер сәбәп кенә. Бөтен нәрсә аның рәхмәте һәм теләге белән эшләнә бит.

Рус мәктәбендә укыганда татар телен өйрәнүдән мәхрүм идем. Татарлар арасында яшәгәнлектән хәзер татарча әйбәт кенә сөйләшә башладым.

Фатир мәсьәләсе дә хәл ителде. Аллаһының рәхмәте белән, изге җанлы бер апа әнием белән икебезгә үзенең буш өендә яшәргә рөхсәт итте. Ул чакта безнең бер әйберебез дә юк иде. Кирәк-яракны булдырырга авыл кешеләре ярдәм итте, ә Мөхтәр Нурсәхи улы Ганиев өебезгә су кертте. Мәхәллә рәисе Раил Вәли улы Вахитов миңа күп нәрсәләрне аңлап-белергә өйрәтте.

Авыл җирлеге башлыгы Рәсим Минсәгыйть улы Йосыповка да хөрмәтем зур. Ул мәчет тирәсен, юлларны кардан чистартып, мәчетебезгә һәрчак ярдәм итеп тора. Эшмәкәр Раил Равил улы Шәрәфетдинов мәчет бинасын электр энергиясе белән җылыту системасын көйләп бирде. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәк­чесе Ра­фаэль Хә­би­булла улы Нигъ­мә­тул­линның да яр­дәмен гел күреп-сизеп торабыз.

Мәдәният йорты мөдире Линар Абсаттаров бер бүлмә бүлеп биргәч, мин атнасына ике мәртәбә ир-атларга һәм ха­тын-кызларга дин дә­ресләре укыта башладым. Менә шулай авыл халкы дингә тартыла башлады.

Ә мин килгәндә тышкы ягыннан кирпеч белән әйләндереп алынган чиста, матур агач мәчеттә бары тик туксан ике яшьлек Нәҗметдин ага Йосыпов утыра иде. Ике мәртәбә контузия алган сугыш ветераны бик начар ишетә икән. Шулай да бераз аңлаштык.

- Мин дә килмәсәм, кем генә йөрер икән соң бирегә. Мәчетебезнең ишеге ябылмасын иде инде, — диде ул. — Гамәл кылырга халык күпләп йөрсә, бергә күңеллерәк тә булыр иде. Авылыбызда мәчеткә йөрердәй йөзләп кеше бар, тик никтер алар бик ашкынып тормыйлар шул.

Ринат хәзрәтнең сөйлә­венчә, авылда өлкәннәр саны елдан-ел кими бара. Ә ир-атлар эшкә Татарстанга, Тольяттига, Самарага йөриләр. Шуңа да мәчеткә йөрүчеләр әлегә күп түгел.

Ринат хәзрәт яшь булса да дин юлын сайлаган, һәм моңа бер дә үкенми. Алдагы көннәрдә аңа авыл картларын гына түгел, яшьләрне дә үз тирәсенә тупларга, шушы изге юлдан бергәләп атларга насыйп булсын иде!

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 1266

Один комментарий

  1. наш любимый дедушка и прадед!