Самара Сабан туе кунагы: үзе уйный, үзе җырлый

Фән ВӘЛИӘХМӘТОВ (уртада) Сабан туе кунаклары һәм гармунчылар арасында.

Фән ВӘЛИӘХМӘТОВ (уртада) Сабан туе кунаклары һәм гармунчылар арасында.

Фән Вәлиәхмәтов халык җырларын җырлап, көмеш телле тальян гармунын сыздырып уйный-уйный сәхнәгә килеп кергән чын мәгънәсендә зур артист. Гәүдәсе белән дә, тавышы белән дә сәхнәләрне тутыра ул. “Әрем исе, әрем тәме”, “Сарманай”, “Герман көе”, “Ак каеннар безне какмаслар” кебек халык яраткан җырларны сузып җибәргәндә күңелләрдә татарларның шушындый алыптай ирләре, талантлы җырчылары булуы, шулар булганга халкыбыз моңнары гасырларда яшәве белән горурлана башлыйсың. Менә быелгы Самара Сабан туенда янымда утыручы ак яулыклы бер апа: “Мин бүген Сабан туена Фән Вәлиәхмәтовның килүен ишетеп бик шатландым һәм махсус аны тыңлар өчен килдем. Ә моңача оныгым Казаннан алып кайтып биргән кассетасын әйләндереп юанырга туры килә иде”, — дип сөйләп торган иде. Ялгыш сүз кушкан апа да аның “фанаткасы” булып чыккач, мәйданда андыйлар күптер дип уйлап, Фән Вәлиәхмәтовтан интервью алырга булдым.

- Сез гомер буе борынгы татар көйләрен җыеп, үзегез гармунда уйнап, үзегез җырлап, әле фестивальләр оештырып та яшисез. Кайчан һәм ничек яратып өлгердегез сез халык көйләрен?

- Мин Башкортстанның Шаран районындагы кечкенә генә авылда туып-үстем. Ул авыл юк инде хәзер. Элек тә зур түгел иде, ләкин 23 йортына 25 гармунчысы бар иде һәм шуларның барысы да берсен-берсе уздырып бабаларыбыздан килгән халык моңнарын суза, бию көйләрен сиптерә иделәр.

Ә радиодан ул вакытларда Фәридә Кудашева, Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров көйләре агыла. Шундый мохитта үскән бала гармунчы булмый кем булсын инде?

- Профессиональ белемегез дә бармы?

- Уфа сәнгать училищесында төпле белем-тәрбия алганнан соң зур сәхнәгә Фәридә Кудашева чыгарды мине. Сигез ел буе аның белән бергә эшләп, аның сәнгать университетларын тәмамладым, дип әйтә алам. Җыр сүзләренең кайсысына басым ясарга, тавыш борылышлары аша җырның тирәнлеген ничек аңлатырга — барысына да өйрәтте ул мине. Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген дә бик яхшы билгеләренә тәмамларга насыйп булды.

- “Кавказская пленница” киносындагы Шурик кебек татар фольклорын, татар көйләрен авыллар буйлап җыеп йөрдегезме соң?

- Андый хәлләр дә булды. “Герман көе” җырын ишеткәнегез бар бит инде. Сүзләре тетрәндерә, әйеме? Аның сүзләре сугыш мих­нәт­ләрен татыган әби-бабай­лардан җыелган сүзләр. Аларны мин үзем эшкәртеп сәхнәгә чыгардым.

Шул чакларда бер әби миңа: “Ирләребез сугышка киткәндә: ”Безнең авыл капкаларын, Ачык диеп япмагыз. Безнең газиз балаларны, Ятим диеп какмагыз”, — дип җырлап киткәннәр иде. Берсе дә кайтмадылар”, — дип сөйләгән иде. Шул сүзләр тәэсирендә туды бу җыр.

- Фән әфәнде, без сезне Төбәкара “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” фестиваленең оеш­тыручысы буларак та бе­ләбез. Үзебезнең тәҗрибәгә тая­нып әйтә алам, авылларда гармунчылар бетеп бара. Әле 2000нче елларда гына Иске Ярмәк авылында гармун ясау остасы Гали Гәрәевка багышлап гөрләтеп “Уйнагыз, Гали гармуннары” фестивальләре оештырыла иде. Хәзер ул инде район күләмендә берничә елга бер мәртәбә генә уздырыла. Шул фестивальләргә кайткан саен гармунчыларыбызның азаюына, яшьләрнең гармун тотып сәхнәгә чыкмауларына борчылабыз. Татарстан, Башкортстан якларында андый проблема бармы?

- “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” фестивален ике мәртәбә генә үткәрдек әле. Нәрсәсе кызыклы — сезнең Шенталы районы, Татар Әбдекие авылыннан килгән Наил исемле егет быел беренче урынны алды. Шундый шатландым. “Рөстәм абыең Вәлиев кебек бул, улым!”, — дип үгет-нәсыйхәтләр бирдем үзенә.

Әйе, безгә алмашка килүче булырмы, дип борчылырга туры килә шул. Без, гармун уйнап үскән балалар, инде олыгаябыз, ә хәзерге балаларның башлары компьютердан чыкмый. Ә сәнгать бәйгесе әнә шундый талантларны барларга ярдәм итә.

- Без, Самара татарлары, Гали абый Гәрәев кебек гармун ясау остабыз булу, аның меңләгән гармуннарының бө­тен дөньяга таралуы белән бик горурланабыз. Сез, профессионал буларак, аның гармуннарын ничегрәк бәяләр иде­гез? Җитешсезлекләре бар­мы?

- Әлбәттә, хәзерге заман тальянкалары белән чагыштырып булмый аларны. Ләкин, заманына, тормыш шартларына караганда, Гали абый Гәрәев бик яхшы гармуннар ясаган. Алар бит әлегә кадәр халыкка хезмәт итә.

- Ә сез үзегез кем ясаган гармунда уйныйсыз?

- Җырчылар Салават, Хәния Фәрхи туып үскән Тәтешле районында яшәгән Зилияр Шакир улы Мохаяров ясап биргән гармунда уйныйм. Хәзер Казанда аның укучысы Айрат Харисов та яхшы гына гармуннар ясый.

- Әйе, гармун ясау осталары, гармунчылар тарихка кереп баралар. Халкыбызның шушы иҗатын ничек тә булса саклап калып булырмы икән?

- Барысы да балачактан килә бит. Әгәр гаиләдә татар мохиты, татар җыры, татар гармуны хөкем сөрә икән, ул, һичшиксез, бала күңеленә кереп калачак. Менә фестивалебезгә Вятские Поляны авылыннан, Саратовтан килгән берничә кыз бала, сезнең Әбдекидән килгән Наил өздереп гармунда уйнадылар, җырладылар. Шулар инде безнең өметебез. Ә инде хәзерге гаиләләрдәге кебек һәрберсе үз гаджетында казына икән, андый бала үсеп җиткәч нәрсә буласын үзегез уйлагыз инде. Оясында ни күрсә, дигәндәй…

- Рәхмәт Фән әфәнде. Мин Сезгә озын иҗади гомер телим. Мөмкин кадәр күбрәк яшьләргә татар моңы, татар гармуны серләрен өйрәтеп калдырырга насыйп булсын.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1091

Комментирование запрещено