Күз алдыма яшьлек килеп
Чакыргач болыннарга,
Ат юлыннан үтәр идем
Сихерле урыннарга.
Кызу көнне ат эзеннән
Су ятып эчәр идем,
Җиләкле алан йөзеннән
Чәчәкләр өзәр идем.
Тасмалы ат юлларыдай
Сузылалар хисләрем.
Юкәле тау буйлары да
Чакыралар кичләрен.
Өч тасмалы ат юллары
Боргалана гел бергә,
Тик без генә, җан дусларым,
Таралдык төрле җиргә.
Бәлки инде ат юллары
Югалгандыр гомергә,
Шул юлларның сукмаклары
Сызылганнар хәтергә.
Тормыш юлы барышында
Юнәлеш шул бер яклы.
Шул елларның арасыннан
Хәтерлим балачакны.
Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самар шәһәрендә яшәүче Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.
Просмотров: 1486
Молодец!
Фәрит абыйның һәр шигыры
Яшлеккә алып кайта,
Авылны һәм кырларны
Күз алдына китерә.