Татарстан мөхтәсибәтләрнең рейтингы төзеләчәк – Рөстәм Батров / В Татарстане запустят медиарейтинг мухтасибатов

batrovБу атнадан Татарстан мөхтәсибәтләренең медиа рейтингы төзелә башлаячак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына «Азан» радиосы баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов хәбәр итте.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, матбугат сәркатибе Рөстәм хәзрәт Батров «Татар-информ» хәбәрчесенә рейтингның мөхтәсибләр үз сайтларына урнаштырган яңалыклар буенча төзеләчәге турында сөйләде.

“Безнең мөхтәсибләр үз җирлекләрендә бик күп эш башкара, ләкин еш кына аларның эшләре күренмичә кала. Минем бик күп мөхтәсибләрдә булганым бар һәм аларда шактый гына кызыклы нәрсәләр күрергә туры килде. Бу эшне мөхтәсибләребезгә булышу, аларга үз эшләрен күрсәтергә этәрү максатынан, башкалар күреп үрнәк алсыннар өчен башлап җибәрдек. Без һәрбер мөхтәсибәттә яңалыклар элеп бару өчен кечкенә сайт булдырдык. Хәзер кайсы мөхтәсибәттә нинди эшләр алып барылганлыкны теләге булган һәркем күрә алачак. Районнарда искиткеч зур эшләр алып барыла, ләкин, кызганыч, аларның барысы да мәгълүмати яктан актив түгел. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен һәр атна нәтиҗәләре буенча мөхтәсибләрнең рейтингы төзеләчәк. Төп күрсәткеч: бер атна дәвамында кем күпме яңалык урнаштырган һәм аларның ничәсе Татарстан дини нәзарәте сайтының яңалыклар тасмасына куелган.”

Рөстәм хәзрәт Батров үз җирлекләрендә үзенчәлекле, үрнәк булырлык эшләр башкарган мөхтәсибәтләрне дә атап үтте. “Мәсәлән, Түбән Кама мөхтәсибәтендә никах алдыннан гаилә дәресләре үткәрелә. Мәчеткә беренче тапкыр килгән кешеләргә никах укытып җибәрү генә түгел, ә Ислам күзлегеннән гаилә тормышы хакында сөйләнә. Сарманда Рамазан аенда тәравих намазларына кешеләрне йөртү өчен махсус такси эшләгән. Бу кайбер башка мөхтәсибәтләрдә дә кулланыла. Шул ук Сарман мөхтәсибәтендә бер мәчеттә хәдисләр язылган “йөгерүче юл” урнаштырганнар. Әгерҗе районында бер мәчетенең имамы җеназа уку, күмү эшләренә яшь кешеләрне билгеләгән. Гадәттә бит җеназа намазларында картлар, олы яштәге кешеләр генә катнаша. Әйтик, Югары тау мөхтәсибе үзенең җомга вәгазьләрен радио аша тапшыра. Азнакайның бер мәчетендә имамнарга бейджиклар ясатканнар. Беренче карашка, гади нәрсә кебек, ләкин беренче тапкыр мәчет бусагасын атлап кергән, кемгә мөрәҗәгать итәргә белмәгән кешегә бу кечкенә генә психологик ярдәм. Без мондый төр эшләр турында күбрәк кеше белүен һәм мөхтәсибләр үзара тәҗрибә уртаклашуын телибе. Шуның өчен мөхтәсибләрнең медиа рейтингы кирәк тә.”

Бу атна нәтиҗәләре шимбә көнне, яки киләсе атнаның дүшәмбесе билгеле булачак.

“Татар-информ”.

* * *

В Татарстане планируется запустить медийный рейтинг мухтасибатов. Работа над ним началась уже в прошлом году.

Духовное управление мусульман Татарстана собирается разработать сайт для каждого мухтасибата, рассказал руководитель пресс-службы ДУМ РТ Рустам хазрат Батров. На сайтах будет рассказываться о деятельности мухтасибатов, передает islam-today.ru.

Этот рейтинг должен активизировать их деятельность. Также он покажет лучшие наработки районов.

Напомним, что Батров был назначен главой пресс-службы ДУМ РТ 23 июля.

realnoevremya.ru

Просмотров: 1096

Комментирование запрещено