Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте мөдире Фәрхәт Сабирҗан улы һәм аның хәләл җефете Альбина Харис кызы МӘХМҮТОВЛАРга!

729028_ef6365e751fee5a639f4046a144da685Хөрмәтле Фәрхәт әфәнде һәм Альбина  ханым!

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзалары һәм шәхсән үз исемемнән  сезне ихлас күңелдән улыгыз тууы белән тәбриклибез!

Ата-ана өчен баланың кадере хакында сөйләп тору урынсыздыр. Чөнки бу хисләрне кеше сүзләре белән генә әйтеп бетереп булмый. Сезгә шул хисне бөтен барлыгыгыз белән кичереп, шул туган нарасыегыз өчен җаваплылыкны истән чыгармыйча, берни белән дә алмаштырып булмаслык ата-ана назын кызганмыйча, гел куанышып яшәргә, дигән теләктә калабыз.

Ата-ана бердәм булса, бала күркәм туа, күркәм үсә. Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык билле, таза, аталы-аналы, үзегез кебек шат йөзле, үткен күзле, бәхетле, «менә терәк нишләтә, әтисенең малае!”- диярлек акыллы, нәзакәтле үссен. Улыгыз шук та булсын, ут та булсын. Үзегезнең җаныгызга тынычлык, тәнегезгә сихәтлек телибез. 

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Просмотров: 1130

Один комментарий

  1. Наши поздравления! Здоровья родителям и сыночку!