Кайсы кандидатлар теркәлү үтәр?

main17159068_8bbde980ff39276593289d84372d45bdДәүләт һәм Губерна Думасына сайланачак кандидатлардан документлар кабул итү тәмамланып, хәзер аларны теркәү бара. 4 августка кандидатларның тулы исемлеге ачыкланачак.

Өлкә сайлау комиссиясенә документлар тапшырган 719 кешенең 657се — Губерна Думасына, ә 62се Дәүләт Думасына сайланырга дәгъва итә. Шуларның 194се — бермандатлы округлар, ә 463се партия исемлекләре буенча бара.

Губерна Думасына кандидатлар 12 партиядән күрсәтелгән. Исемлекләр “Бердәм Россия”, КПРФ, ЛДПР, “Гадел Россия”, “Ватан”, “Яблоко”, “Россия коммунистлары”, “Воля”, “Рост” партияләреннән кабул ителгән. Бермандатлы округларда да шул ук партияләр арасында көрәш барачак.

Сайлауларда “Бердәм Россия” (103 кеше) һәм КПРФ (99) партияләреннән бигрәк тә күп кандидатлар катнашачак. Шу­лай ук округлардан үз-үзләрен кандидат итеп күрсәтүчеләр дә бар.

Бермандатлылар арасында “Бердәм Россия”дән Виктор Сазонов, Андрей Кислов, Владимир Субботин, Виктор Воропаев, Александр Живайкин, КПРФтан Александр Лескин, Гомәр Вәлитов кебек элек тә депутат булган таныш кешеләр дә, яңа исемнәр дә бар.

Партия исемлекләрендә яңа кандидатлар аеруча күп. Шундыйлардан “Бердәм Россия”дән милләттәшләребез Шамил Хисаметдиновны, “Гадел Россия”дән Фәһим Миневәлиевне, Мөнирә Хәкимованы, “Россия коммунистлары”ннан Наил Әмировны, Артур Гайнуллинны, КПРФтан Хәйдәр Вәлитовны, Халит Шәйдуллинны, ЛДПРдан Руслан Алиевны, Мәсгут Ибраһимовны атарга мөмкин.

Дәүләт Думасына сайланырга те­ләүчеләр арасында да көрәш кискен булачак. Мәсәлән, бермандатлы 162нче Промышленность сайлау округында бер урынга 15 кеше, 160нчы Красноглинка сайлау округында — 13 кеше дәгъва итәргә әзерләнә. Башка округларда да шундый ук күренеш.

Депутат мандаты өчен округлар буенча элеккеге депутатлар Виктор Казаков (“Бердәм Россия”), Леонид Калашников (КПРФ), шулай ук яңа кандидатлар – Надежда Колесникова, Владимир Бокк, Игорь Станкевич, Евгений Серпер, (“Бердәм Россия”), Михаил Матвеев, Алексей Лескин, Константин Ряднов (КПРФ) һәм башкалар көрәшергә җыеналар.

“Бердәм Россия”, ЛДПР, КПРФ, “Гадел Россия”, “Родина”, “Яблоко” кебек инде танылган һәм әлегә нык таныш булмаган “Коммунисты России”, “Гражданская платформа”, “Партия Роста”, “Зеленые”, “Партия народной свободы” кебек партияләр дә Дәүләт Думасының сайлау исемлегенә үзләренең кандидатларын керткән. Шу­ларның теркәлү үтә алганнары 4 августта билгеле булачак.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1041

Комментирование запрещено