Кемнәр бәйләр авыл йөрәген?..

0_7c6e6_5482be88_XLКөзге тынлык. Авыл күген

Каплаган соры томан.

Соңгы тынын ала авыл,

Яралы солдат сыман.

Үзебез дә сизми аңа

Хыянәт иткәнбез шул.

Авыл җанын телә-телә

Читләргә киткәнбез шул.

Баласыз авыл — авылмы, -

Кояшсыз көннәр бит ул.

Йолдызсыз, айсыз яшәлгән

Караңгы төннәр бит ул.

Юккамыни, табылмаган

Малны тауга тиңлибез,

Ни таптык та, ни югалттык –

Шуны аңлый белмибез…

…Кая соң газиз улларың

Дан алыр үрләр менеп?

Кызларың читтә саргая,

Йолкынган гөлләр кебек.

Ала алганны барын алгач,

Калмады шул кирәгең…

Күлмәк җиңен ертып кемнәр,

Бәйләр авыл йөрәген?..

Дания ӘГЪЗӘМОВА.

Самар шәһәре.

2008 ел.

samtatnews.ru

Просмотров: 1173

Комментирование запрещено