Пенсия

 iПенсия арта, дип

Шатланалар әбиләр.

Газ да, су да, ут та арта,

Әллә шуны белмиләр?

Куанудан ни файда,

Елар көннәрең алда.

Ашау-эчү белән түгел

Ватылып тора бар да.

Төзәтергә акча кирәк

Ватылса кер машинаң.

Пылесос янып чыкса

Үрмәләп себер идән.

Шифер кирәк, такта кирәк

Йорт-кураны рәтләргә.

Пенсия акчасы бит ул

Тәтеми әле күпләргә.

Ипи белән сөткә җитә

Әбиләрнең акчасы.

Бабайларга күбрәк кирәк,

Тәмәке бар аласы.

Әби-бабай пенсиясенә

Балалар план кора.

Килү белән эләктереп

Базарга чыгып сыза.

Әби елый үкереп,

Бабай тора утырып.

Хәзер болар план төзи:

Ничек болардан котылыйк.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1272

Комментирование запрещено