«Сенной базар» должен сделать Старо-Татарскую слободу центром современной культуры – исполком Казани / “Печән базары” кунакка дәшә

Sennoy-bazar-2014-26-627x4187 августа в Казани на набережной озера Кабан пройдет фестиваль «Сенной базар». Он стартует в 13.00 и продлится до 20 часов. Об этом сообщил на деловом понедельнике префект территории «Старый город» исполкома Казани Марат Усманов.

Как рассказал докладчик, на один день Старо-Татарская слобода превратится в центр современной татарской культуры. Основой фестиваля станет ярмарка, на которой будет представлена продукция с национальными татарскими компонентами от молодых дизайнеров из Казани, Москвы, Челябинска, Тюмени, Перми, Башкирии. Всего примут участие более 60 дизайнеров из 16 российских регионов.

«Художественные изделия, сувениры ручной работы, стилизованная татарская одежда, национальная обувь, современная литература, редкие книги и многое другое можно будет здесь приобрести. В ходе ярмарки будет воссоздана атмосфера начала ХХ века – время расцвета татарской культурной жизни», – отметил спикер, добавив, что каждый сможет почувствовать себя на фестивале представителем той эпохи.

По его словам, в ходе проекта «Парк чтения» пройдет презентация новых книг, декламация стихов, буккросинг редких татарских изданий. Также состоятся поэтический перформанс, где можно будет услышать молодых поэтов, читающих стихи собственного сочинения, и экскурсия по Старо-Татарской слободе. Предусмотрена и программа для детей разных возрастов. Например, на одной из площадок пройдет показ спектакля Казанского Татарского государственного театра юного зрителя имени Г.Кариева.

«Форма квеста на тему татарских сказок, историй и традиций позволит одновременно разным детям познакомиться, заинтересоваться и приобщиться к татарской культуре», – пояснил М.Усманов.

Руководитель исполкома Казани Денис Калинкин, в свою очередь, подчеркнул, что мероприятие связано с возрождением Старо-Татарской слободы.

«Надо стремиться к тому, чтобы этот проект стал постоянно действующим. В Старо-Татарской слободе жизнь должна бить ключом. Важно не скатиться к уровню обычной ярмарки. Только в русле живой традиции проект имеет шанс стать магнитом для жителей и гостей города», – считает он.

* * *

7 нче августта Кабан күле ярында “Печән базары” фестивале узачак. Иске татар бистәсе бу көнне заманча татар мәдәнияте үзәгенә әверелергә тиеш. Бу хакта Казан мэриясендә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының “Иске шәһәр” территориясе префекты Марат Усманов сөйләде.

Фестивальнең үзәгендә яшь дизайнерларның милли компонентлы продукциясе тәкъдим ителгән ярминкә булачак. Анда Россиянең 16 төбәгеннән 60 тан артык дизейнер катнашачак. Марат Усманов яшь дизайнерларның Мәскәү, Казан, Чиләбе, Пермь, Төмән, Башкортстаннан булуын әйтте.

Марат Усманов әйтүенчә, ярминкәдә кулдан ясалган сувенир эшләнмәләр, татар милли киеме, милли аяк киеме, заманча әдәбият һәм сирәк китапларны сатып алу мөмкинлеге бирелә. “Ярминкә барышында XX гасыр башы – татар мәдәни тормышы чәчәк аткан чор атмосферасы тантана итәчәк. “Укулар паркы” проекты кысаларында яңа китаплар презентациясе, шигырьләр декламациясе, сирәк татар китаплары буккросингы, ирекле микрофон булачак. Фестиваль кысаларында “шигъри перфоманс” көтелә. Анда үз шигырьләрен укыячак яшь шагыйрьләрне ишетергә мөмкин булачак. Иске татар бистәсе буенча экскурсия дә ниятләнә. “Сабайлар” үзәге төрле яшьтәге балалар өчен күңел ачу чаралары оештырачак”, — дип белдерде “Иске шәһәр” территориясе префекты.

Марат Усманов татар әкиятләренә квестлар төрле яшьтәге балаларны татар мәдәнияте белән таныштыра алачагын белдерде. Бу мәйданда Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры спектакле күрсәтеләчәк. “Сезне үзегезне шул чордагы Иске татар бистәсе вәкилләре итеп хис итәргә чакырам”, — диде Марат Усманов һәм аның 13 тән 20 сәгатькә кадәр узачагын хәбәр итте.

Казан шәһәре Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин традицияләр белән тере элемтә әһәмиятен ассызыклады. “Шәһәр халкы шушы чарага зур теләк белән килер дип ышанабыз. Бу проект даими булуына омтылырга кирәк. Иске татар бистәсендә тормыш кайнап торырга тиеш. Гап-гади ярминкә дәрәҗәсенә төшү ярамый. Тере традиция форматында булганда гына, проект Казан халкы һәм кунаклары өчен магнит була ала”, — диде Денис Калинкин.

«Татар-информ».

* * *

Җәй айларында традициягә әйләнгән “Печән базары” фестивале янәдән үз капкаларын ача. Быел әлеге чара 7 август көнне Кабан күле буенда Мәрҗани урамында уза.

“Печән базары” 7 август көнне 13.00дән башланып 20.00гә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге фестивальнең яңартылган варианты беренче тапкыр 2013 елның апрелендә үткәрелгән иде. 2014 елдагы “Печән базары” Казандагы туристик сезонның ачылышы белән туры килде. Чарада катнашучыларга шул чорның мохитен тудыру өчен аерым дресс-код – XX гасыр башы шәһәр милли киеме билгеләнде. 2015 елда “Печән базары” фестиваль статусын алды.

Быелгы фестивальгә килгән кунаклар ярминкә, татарча фудкорт, “Сабыйлар” үзәге тарафыннан оештырылган балалар мәйданчыгы, диджей-сет, “Уку паркы”, “Кисекбаш” арт-объекты, шигъри перфоманс, “Минем татар бистәсе” экскурсиясе, “Нокта. Мәчет” акциясе, “УКЫ” инсталляциясе белән таныша ала. Һәр катнашучыга  “Юлбасма” нәшрияты тарафыннан чыгарылган гаилә юл күрсәткече һәм “Гыйлем” фәнни газетасы бүләккә биреләчәк.

Димәк, якшәмбе көнне Иске Татар бистәсе хәзерге заман татар мәдәнияте үзәгенә әвереләчәк. “Печән базары”н Татарстан Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, “Иске шәһәр” префектурасы ярдәме белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра. Ярминкә барышында яшьләр тырышлыгы белән XX гасыр башы рухы торгызыла. Казанлылар һәм башкала кунаклары шул заманның көндәлек тормышы, кием-салымы белән таныша ала, шулай ук үзләрен әлеге чор кешесе итеп тоя алачак. “Печән базары”на керү ирекле.

ДИЗАЙН-МАРКЕТ

Ярминкәдә Мәскәү, Казан, Пермь, Уфа, Чиләбе, Төмән дизайнерлары тарафыннан заманча стильдә тегелгән милли киемнәр, кулдан эшләнелгән интерьер бизәкләре, сувенирларны күреп булачак. Шулай ук “Visit Tatarstan” заманча сувенир продукциясе тәкъдим ителәчәк. Һәркем шушы бренд астындагы рюкзак, телефон чехолы, махсус түштамгалар, кулчатырлар, баллы прәннекләр, йон оекларның күңеленә хуш килгәнен сайлый алачак.

Дресс-кроссинг мәйданчыгында кулланылмаган, кимәгән киемнәрне башкалары белән алыштыру мөмкинлеге каралган. Фестивальдә катнашучылар өчен татар милли киемнәренең берәр элементын булдыру зарур. Аларны сәүдә рәтләреннән дә табып булачак.

УКУ ПАРКЫ — БУККРОССИНГ

“Печән базары”нда “Уку паркы” проекты да оештырыла. Мәйданчыкта махсус “у”, “к”, “ы” хәрефләре формасында эшләнгән китап киштәләре куела. Шулай ук Мәскәүдә нәшер ителгән китаплар презентациясе, буккросинг, ирекле микрофон,  “Кисекбаш” арт-объекты урын алачак.

ШИГЪРИ ПЕРФОМАНС

Биредә шигърият белән музыка бергә үрелеп бара. Яшь татар шагыйрьләре үз әсәрләрен укыган вакытта ди-джей тарафыннан нинди музыка куелачагын белмиләр. Әлеге үзенчәлекле уртак сәнгать җимешен бары тик “Печән базарында” гына күреп һәм ишетеп булачак.

“НОКТА.МӘЧЕТ” АКЦИЯСЕ

Мәчет – җәмәгать урыны гына түгел, ул бистәнең үзәге, төп көч тупланган урын булып тора. Хәзерге вакытта Казанда илледән артык мәчет бар.  “Печән базары”нда рәссамнар, үз фантазияләренә таянып, мәчетләрнең кайсы урамнарда урнашканын ясаячаклар, әлеге картиналар белән һәркем таныша алачак.

“МИНЕМ ТАТАР БИСТӘСЕ” ЭКСКУРСИЯСЕ

Оештыручылар Иске Татар бистәсе буенча үзенчәлекле экскурсиягә чакырып кала. Экскурсияне Татарстанның атказанган архитекторы Айвар Саттаров, республика Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәбият бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов, Иске татар бистәсендә гомер итүче Нурания апа Биктимирова уздырачак.

ДИДЖЕЙ-СЕТ

“Yummy Music” студиясе тарафыннан тупланган өр-яңа һәм архивларда сакланган иң шәп татар музыкасы белән диджей-сетта таныша алачаксыз.

“ИСКЕ ТАТАР БИСТӘСЕ” ЮЛ КҮРСӘТКЕЧЕ ҺӘМ ФӘННИ ГАЗЕТА

«Иске татар бистәсе» – ул 20нче гасыр башына кадәр Казанның татарлар күпләп яшәгән тарихи урыны буенча иллюстрацияле юлкүрсәткеч. Авторлар Казанның мәшһүр исемнәре, мөһим вакыйгалары, Казан татарлары турында сөйли. Юлкүрсәткеч маршрутлы картадан һәм һәр тукталышны рәсемнәр, фотолар белән җентекләп аңлатудан гыйбарәт.
Татар телен популярлаштыручы “Гыйлем” проекты шушы фестиваль өчен махсус журнал әзерләде. Анда бөтен дөньяга танылган татар галимнәре, инсульт, ике телдә белем алуның баш миенә файдасы турында укый алырсыз. Шулай ук бу журналда башка кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар да бар.

БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ

Биредә «Сабыйлар» үзәге төрле яшьтәге балалар өчен кызыклы һәм күпкырлы программа тәкъдим итә. Татар әкиятләре, татар тарихы һәм гореф-гадәтләре темасына әзерләнгән квест балаларга татар мәдәнияте белән танышырга һәм кызыксынырга ярдәм итәчәк. Викторина, иҗади остаханә, заманча ярышлар, җитезлеккә биремнәр, вак моторика күнекмәләре өчен махсус станция дә булдырыла. Һәрбер баланың шигырь сөйләр, җыр җырлар һәм биер өчен мөмкинлек булдырыла.

ФУДКОРТ

Фестивальдәге фудкорт, ягъни туклану мәйданчыгында татар фастфуды челтәре  ризыклары тәкъдим ителә. Вегетерианнарга яраклаштырылган татар халык ашларыннан, татлы ризыклардан, татарча туңдырмадан да авыз итеп булачак.

intertat.ru

Просмотров: 1206

Комментирование запрещено