Опера һәм балет театры бинасында алтмышынчы тапкыр Төзүчеләр көнен билгеләп үттеләр. Тантанага өлкә губернаторы Николай Меркушкин да килгән иде. Залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп: “Өлкәбездә торак төзелеше тулы көчкә бара. 2015 елда ул 2,2 миллион квадрат метр тәшкил иткән иде. Бу регионыбыз тарихында күрелмәгән сан. Төзеләчәк квадрат метрлар күләме быел да шуннан ким булмас, дип көтелә. Моңардан тыш социаль объектлар — спорт, белем бирү, медицина учреждениеләре дә күп төзелә. Бу тармак киләчәктә дә үсештә булсын иде. Без шәһәрләребезне һәм авылларыбызны нык фундаментта торучы матур биналар белән бизәрбез әле. Мин өлкәбезнең барлык төзүчеләрен дә профессиональ бәйрәмнәре белән котлап, сәламәтлек, бәхет, тыныч күк йөзе телим” — диде ул.
Бу көнне өлкәбезнең 18 төзүчесе губернатор бүләге алу бәхетенә иреште. Шулар арасында безгә яхшы таныш кешеләр дә бар иде. Вазыйх Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге “Прогресс-В” төзү компанияләре берләшмәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Раушания Ситдыйкова — Мактау грамотасы белән бүләкләнде (рәсемдә), “Волгопродмонтаж” төзү компаниясенең генераль директоры Тәлгать Хуҗинга “Самара өлкәсенең атказанган төзүчесе” исеме бирелде. Шулай ук “Волгапродмонтаж” ябык акционерлар җәмгыяте өлкәнең төзү компанияләре арасында уздырылган конкурста җиңү яулаган өчен I дәрәҗә Диплом белән дә бүләкләнде.
Просмотров: 1073