Үрнәк авылының дин әһелләре – Таһир Рәхмәтуллин (уңда) һәм Ильяс Курмаев.
Татар авылларында олы яшьтәге имамнардан: “Мәңгелек йортка күчкәч, безнең урыныбызга килүче яшьләр табылырмы соң, мәчетләребез ябылмасмы икән?” — дигән борчулы сүзләрне еш ишетергә туры килә.
Беркөнне Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылы җирлегенә кергән Үрнәк авылына барып чыктым. Урам буйлап барганда мәчет манарасыннан азан тавышы яңгырады. Түзә алмадым, мәчет ишеген ачып, эчкә үттем. Мине монда дин, мәчет тормышы гына түгел, башка проблемалар да каршы алды. Читать полностью →