Актанышның һәр кешесе моңлы, үз көе бар хәтта җиленең

Бө­тендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе (сулда) Кадрия Идрисова, Самара өлкәсе кунаклары Айсылу Әбдиева һәм Рәсимә МИННЕБАева (уңда).

Бө­тендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе (сулда) Кадрия Идрисова, Самара өлкәсе кунаклары Айсылу Әбдиева һәм Рәфисә МИННЕБАева (уңда).

Татарстанның Актаныш ра­йоны администрациясе, Бө­тендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы шушы районда форум-семинар уздырдылар. Анда Россиянең бөтен регионна­рыннан һәм Таҗикстан, Төрк­мәнстан, Казахстан, Белоруссия, Польша һәм Австралия илләреннән килгән 150ләп делегат катнашты. Шулар арасында Самара өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы әгъзалары — мин, Айсылу Әбдиева һәм Кошки районының Иске Җүрәй авылы хатын-кызлары оешмасы рәисе Рәфисә Миннебаева да бар идек.

Безне “Бүләк” дип аталган ял лагеренда урнаштырдылар. Актаныш кичләре безгә дустанә мохит, гәрәбәдәй дөгеле искиткеч хуш исле пылау, алма бәлеше белән үлән салып пешерелгән чәй, кичке ял итү программасы кызыклылыгы белән генә түгел, ә бай эш программасы, мәгълүматлылыгы белән дә истә калачак.

Семинарның эше бик кызыклы итеп оештырылган иде. Безне биш төркемгә бүлеп, төрле маршрутлар буенча җибәрделәр. Иң гаҗәбе шул – соңыннан һәр төркем үзенең маршрутын иң кызыклы дип белдерде. Ә гаҗәпләнерлек нәрсәләр күп иде монда. Актаныш районы кешеләренең ачык йөзләре, кунакчыллыгы, таланты гына да ни тора! Безнең группаларның маршуты өстендә яткан авылларның һәрберсе үз гореф-гадәтләре буенча яши: никах, килен каршы алу, туй, бала туу, исем кушу йолалары бертөрле дә кебек, шул ук вакытта аермалы да, бик күңелле дә үтә бу якларда. Бигрәк тә Тат-Суксы, Мари-Суксы, Яңа Курмаш авылларында татар гореф-гадәтләрен, йолаларын торгызу, саклау буенча зур эш алып барыла. Бу авылларның җирлек башлыклары Рәсул Харисов, Ригель Миңнеханов үзләрен ихтирамлы һәм игътибарлы җитәкчеләр итеп күрсәттеләр. Безнең маршрутның гиды һәм кураторы — ягымлы һәм ачык күңелле Рәмзия ханым Миңнеханова белән аралашу да күңелгә ятышлы истәлекләрнең берсе булып калды. Сәйдәр Хәйретдинов, Рузил Ханов кебек милли һөнәрчелек һәм кәсепчелек белән шөгыльләнүче осталарны да башка җирдә очратып булыр идеме икән?

Яңа Курмаш мәчете имамы Мөнәвир хаҗи белән танышуыбыз да очраклы хәл булмагандыр. Ул безгә бик күп яхшы сүзләр әйтте, гореф-гадәтләребез белән кызыксынуыбызны хуплап, хәер-фатихасын бирде.

Мари-Суксы авылында яшәү­че марилылар безне чиш­мә янында каршы алдылар һәм үзләренең теләк теләү йоласын күрсәттеләр. Шул чишмә суын кайнатып, үзләре генә белгән үләннәр пешереп, искиткеч хуш исле чәй белән сыйладылар, һәрберебезгә күчтәнәчкә киптергән үлән чәе бүләк иттеләр.

“Ший памаш” мари ансамбле җитәкчесе Ирина Миникаева мари халкы гореф-гадәтләре турында сөйләде, ә коллективта шөгыльләнүче балалар безгә милли җырларын, милли биюләрен бүләк иттеләр. Актаныш районының җитәкчелегеннән алып иң кечкенә балаларга кадәр милли гореф-гадәтләрне белү, саклау өлкәсендә барысын да профессионаллар дип атарга була. Алар үз вазифаларын җиренә җиткереп, кунак күңелендә иң яхшы хатирәләр калдырырлык итеп эшләделәр.

Без төрле авылларда ипи дә салдык, токмач та кистек, милли уеннар да уйнадык, балык ашы да пешердек, Карга боткасын да тәтеп карадык, Актаныш музеенда да булдык, “Каенкай” балалар бакчасын да күрдек, Җиңү паркының Дан аллеясендә дә йөрдек, Татарстан Республикасының “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбленең Мәдәният сараен да, “Җырлы фонтан”ны ачуда да катнаштык, Минтимер Шәймиев музеен күрдек, ә Кирово авылының театр труппасы куйган спектакльне карагач, исебез-акылыбыз киткәндәй булды. Профессионаллар да бу хәтле оста уйный алмый кайчакта.

Бигрәк тә Агыйдел буйлап пароходта йөрүебез, профессиональ җырчыларны тың­лавыбыз, үзебезнең дә җыр­лашып утыруыбыз матур хати­рә булып күңелдә уелып калды.

Бө­тендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе (сулда) Кадрия Идрисова, Самара өлкәсе кунаклары Айсылу Әбдиева һәм Рәсимә МИННЕБАева (уңда).

Бө­тендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе (сулда) Кадрия Идрисова, Самара өлкәсе кунаклары Айсылу Әбдиева һәм Рәфисә МИННЕБАева (уңда).

Актаныш районында күргәннәрне Самара яшьләренә күрсәтү мизгелләре.

Актаныш районында күргәннәрне Самара яшьләренә күрсәтү мизгелләре.

Кая гына барсак та, безне иң кадерле кунак итеп каршыладылар: кайнап торган самавырлар, сый-хөрмәттән сыгылып торган өстәлләр, яңа пешкән икмәк, юкә балы, бәлеш исләре — барысы бергә безне татар иленә, татар мохитына алып кереп китте. Шул ук вакытта без үзебезнең миссияне аңлап, барысын да отып калырга, иң мөһим мизгелләрне видео- һәм фотокамераларга төшерергә дә онытмадык.

Актаныштагы көннәребез күңелле очрашулар белән генә түгел, үзебезнең оешмаларда кулланырдай тәҗрибә туплау белән дә кыйммәтле булды.

Шуның өчен Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закировка, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисовага, Актаныш ра­йоны башлыгы Фаил Камаевка, безгә күрсәтелгән гореф-гадәтләрне әзерләгән кеше­ләргә, автобус­ла­рыбызны йөртү­челәргә, волонтерларга, гидларга, кураторларга, ачык йөзле, киң күңелле, эш сөючән һәм барысын да булдыра алган татарларга да, мариларга да, башка халыкларга да чын күңелебездән рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Сүз ахырында: Рух­ла­нып Самарага кайтып төш­кәч үк Актаныш районын­да күр­гәннәремне татар яшь­ләренә күрсәтергә җай чыкты. Татар туен, килен каршылау йоласын да, нәсел агачын төзү буенча “Шәҗәрә” конкурсын да, милли ашлар конкурсын да яшьләр яратып кабул иттеләр, теләп катнаштылар. Ә якын көн­нәрдә алар бергәләшеп Бө­тендөнья “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия ханым Идри­сованың “Тәрбия баскыч­лары” фильмын карарга җыела­чак­лар.

Айсылу ӘБДИЕВА,

татар хатын-кызларының өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе урынбасары, мәдәният бүлеге мөдире, “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле солисты.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1408

Комментирование запрещено