Бакыйлыкка күчкән хәләл җефетемә багышлап

 РайҖидегән йолдызларга менә алмадык,

Син барында, иркәм, парлашып.

Ник соң Ходай сине миннән алды,

Яшәтмәде бергә сайрашып?

Быел бигрәк иртә чәчкә атты

Йортыбызда үскән алмагач.

Җидегән йолдызларга сәлам бирәм,

Сөйләшергә үзең булмагач.

Җидегән чишмә суларын эчәрмен,

Җидегән йолдызларны кичәрмен.

Гомерем буе сине сагынып яшәп,

Оныта алмасам инде нишләрмен?

Кич җитте исә, аяз күк йөзендә

Җидегән йолдыз нуры сибелә.

Тормышымның бәхет кошы булып,

Калдың, иркәм, калдың син генә.

Тәлгать ВАҺАҖЕВ, хезмәт ветераны.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

2013 ел.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1103

Комментирование запрещено