Туган ягыбыз көтә!

Үрнәк авылының дин әһелләре – Таһир Рәхмәтуллин (уңда) һәм Ильяс Курмаев.

Үрнәк авылының дин әһелләре – Таһир Рәхмәтуллин (уңда) һәм Ильяс Курмаев.

Татар авылларында олы яшьтәге имамнардан: “Мәң­гелек йортка күчкәч, безнең урыныбызга килүче яшьләр табылырмы соң, мәчетләребез ябылмасмы икән?” — дигән борчулы сүз­ләрне еш ишетергә туры килә.

Беркөнне Похвистнево рай­онының Иске Мәчәләй авылы җирлегенә кергән Үрнәк авылына барып чыктым. Урам буйлап барганда мәчет манарасыннан азан тавышы яңгырады. Түзә алмадым, мәчет ишеген ачып, эчкә үттем. Мине монда дин, мәчет тормышы гына түгел, башка проблемалар да каршы алды.

Анда күптән түгел генә имамлык итә башлаган Таһир хәзрәт Рәхмәтуллин белән мөәзин Ильяс Курмаев намазларын тәмамлыйлар иде. Саулык-сә­ламәтлек турында сорашкач, мин аларның икәүдән-икәү генә намаз укуларына гаҗәпләндем.

- Авылыбызда картлар бе­теп бара, бер ишеләренең исәнлеге чамалы, ә яшьләрнең кайсылары эштә, кайсылары килергә теләми.  Ә җомга намазларына унлап кеше җыела. Алар арасында  күрше Подбельск авылыннан килүчеләр дә бар.

Озак еллар мәчетебездә имамлык иткән әтием Сәй­фулла вафат булгач, васыятен үтәп, аның урынына калырга туры килде. Мин үзем гомер буе Кинель-Черкасста  эретеп ябыштыручы булып эшләгәнгә күрә, пенсиягә илле биш яшьтә чыгачакмын, Аллаһы насыйп итсә. Имам булмагач, кайттым инде менә.

Әтием соңгы сулышына кадәр мәчеткә йөрергә тырышты. Ул озак чирләп ятмады, кинәт авырып, бакыйлыкка күчте. Урыны мәңге җәннәттә булсын. Ул мине күп нәрсәләргә өйрәтергә өлгерде, ә хәзер авылыбыз аксакалы Шамил ага Иваев өйрәтә. Күптән түгел без Ильяс абый белән Самарага барып, курсларда укып кайттык. Аллаһының рәхмәте яусын, мөфтиләребез авыл мәчетләрен гел игътибарда тоталар.

Шушы мәчет 1996 елда авылдашларыбыз тырышлыгы белән салынды. Дини мәҗ­лесләр үткәрү, гореф-гадәтләребезне үтәп яшәү әле дә дәвам итә. Чит җирләрдә яшәүчеләр кайткач та намаз укымыйча, сәдакалар бирмичә, зиратны чүп-чардан арындырмыйча китмиләр.

Тимер юл эшчесе Рәис Сапуков, мәсәлән, яшь булуына карамстан, Подбельскидан ала килеп, иртәнге намазны укый һәм эшенә китеп бара. Аның бер көн дә намазга килмичә калганы юк. Мәҗит ага Вә­гыйзов та аңардан калмаска тырыша.

Авыл халкы ислам ди­небезгә, мәчетебезгә битараф түгел. Күптән түгел генә бизнес белән шөгыльләнүче  Эмиль ага Субеев мәчет тәрәзәләрен пластикка алмаштырды, өр-яңа җылыту системасы көйләде, электр челтәрен яңартты.

Һәрвакыт шулай ярдәм итәргә атлыгып торулары өчен Аллаһының рәхмәтләре яусын аларга, эшләгән эш­ләренең савабы булсын! — дип сөйләде Таһир хәзрәт.

- Тик шунысы гына борчый: авыл яшьләре барсы да диярлек  читкә китеп бетте, — дип әңгәмәгә  кушылды  Ильяс Закир улы. — Авылыбыз белән Подбельски арасы ике генә чакрым бит. Менә шундагы кошчылык фабрикасы яңадан торгызылса, күбесенең кире кайтырга теләге бар.

Мин үзем биш ел буе авыл җирлегеннән депутат булып торам. Күпме тырышсам да, берни дә барып чыкмады. Шөкер, яңа юллар салынды. Әнә, Иске Мәчәләй авылы җитәкчеләре Ринат Искәндәров белән Хәлиулла Мамышевларның тырышлыгы белән хәзер җирләр эшкәртелә, терлекчелектә дә эшләр җайланып бара. Рәхмәт, аларга! Ә безнең Үрнәк авылы җирләре күп еллар эшкәртелмичә яткач, чүп үләннәре үскән кырларга урман хуҗалыгы агачлар утыртып чыкты. Хәзер кайчандыр иген үскән басуларда урман калкып бара.

Авылыбыз тарихына күз салсак, ата-бабаларыбыз беренче тапкыр бирегә килеп, тормыш учакларын тергезеп җибәргәндә, күпме урманнарны кисеп, шул мәйданнарны күпме агач төпләреннән арындырып, икмәк чәчеп үстерерлек яхшы сыйфатлы җирләр булдырганнар! Әгәр дә аларны хәзерге заманга кайтарып, мондагы хәлләрне күрсәтсәң, рәнҗеп еларлар иде.

Авылны яңадан күтәрү, хуҗалыкны аякка бастыру  өчен хөкүмәттән  күләмле ярдәм бирелсә, яшьләр туган җирләренә кабат кайтып урнашырлар иде, дип уйлыйм. Хәзер шәһәрдә дә бернинди эш юк бит.

Бер сөйли башлагач, әйтим инде: урманнарга хәзер кереп тә булмый бит. Чөнки ул  чистартылмый, ауган-түнгән агачлар тәгәрәшеп ята. Элек кул чалгысы белән печәнне ялт иттереп чабып ала, ауган агачларны утынга кисә идек. Хәзер, өйләр газ белән җылытылгач, утынның да кадере калмады. Дөньяда газ үткәрелмәгән урыннар да бик күп бит, әгәр дә шушы утыннарны кисеп сатарга мөмкин булса, эшләгән кешегә күпме файда килер иде, ә урманнарыбыз карурманга әйләнмәс иде. Бу хәл бездә генә түгел, башка җирдләрә дә күзәтелә.

Мин Таһир хәзрәтнең әтисе мәрхүм имам Сәйфулла Абдулла улы белән Үрнәк авылының 70 еллык юбилеена баргач танышкан идем.  Ни үкенеч, аның белән яңадан очрашырга язмаган икән шул. 

Җиң сызганып, әтисенең якты юлын дәвам итәргә алынган Таһир хәзрәтнең сөйләвенчә, бүген авылда барлыгы йөз йорт бар икән. Соңгы вакытларда бушап калган йортларга чит төбәкләрдән үзбәк, таҗик милләте кешеләре килеп урнаша башлаган. Киләчәктә бу чын татар авылы шулар кулына калырмы, дигән урынлы сорау туа. Таһир хәзрәт белән Ильяс абыйның күңел кичерешләрен аңлап була. Мондый хәлләрне булдырмас өчен кайтыгыз авылга, чит җирләрдә яшәүче үрнәклеләр! Сезнең, балаларыгызның һәм  матур, гүзәл, бай табигатьле авылыгызның киләчәге Иске Мәчәләй авылы хуҗалыгын аякка бастыручы, мактауга лаеклы  Ринат Искәндәров белән Хәлиулла Мамышев кебек яшьләр кулында. Бары тик тәвәккәл булырга гына кирәк!

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1367

2 комментариев

  1. Урнэк аулым Яшэ!Когда есть такие замечательные земляки у нас душа радуется!Туган ягыбыз без кайтабыз!

  2. Друзья! Благодарим тех, кто откликнулся на обращение по поводу ремонта мечети в Мочалеевке! Наши мочалеевцы звонят, пишут, готовы перечислить тысячу на ремонт мечети. Даже из соседних сел, например, из Алькино, передают садака на это значимое дело. Кто-то еще в отпуске, кто еще не слышал: есть еще возможность участвовать. Друзья, к нам обращаются из Мочалеевки по поводу ремонта мечети. Давайте поможем все вместе! Ведь, мечеть живет только за счет пожертвований. А всякие службы требуют от них по полным тарифам, за газ они платят как организация, пожарные и другие службы тоже требуют свое. На ремонт остается немного. Уважаемые земляки! К Вам обращается имам 181-й махалля села Мочалеевки Тагир Мингалеевич Булатов. Внешний вид нашей мечети махалля 181 по ул.Советская 226а постепенно приходит в неприглядный вид: побелка облетает, штукатурка осыпается. Мы решили в этом году провести ремонтные работы и обшить ее сайдингом. После подсчета средств, направляемых в фонд ремонта, мы обнаружили, что на покупку материалов и оплату работ наших средств недостаточно. С надеждой, что земляки нас поддержат в этом социально и духовно значимом деле, обращаемся к Вам — нашим землякам. Сумма затрат составляет 90 тысяч рублей на материалы (сайдинг) и 65 тысяч рублей на проведение работ, общая сумма — 165 тысяч рублей. Мечеть и сама принимает участие средствами от пожертвований прихожан (садака). На сегодняшний день в фонд ремонта уже оказана помощь в размере 53 тысячи рублей, хвала Аллаху. Недостающие 102 тысячи рублей надеемся, что поступят дополнительно после этого обращения. Такое дело всегда делается быстрее, если действовать сообща всем миром. Никакая сумма не может быть малой, сколько позволит Ваш достаток, главное – не остаться безучастным. Мы будем благодарны за любое участие. Садака можно перечислить на карту Сбербанка или принести в мечеть. Все средства, поступающие в фонд ремонта, строго учитываются. Председателем фонда ремонта мечети махалля 181 назначен Рафик Бадамшин. Он уже помог собрать предыдущую сумму. Номер карты Сбербанка для перечисления средств 5469540012460091.При перечислении просим выслать смс на два указанных ниже телефонных номера. Если вы хотите передать другим путем, звоните: Телефоны: Рафик Бадамшин 8 927 2614943; Зульфия Таштабанова 8 999 172 5093. С пожеланиями успехов в работе и бизнесе, а также мира в семье Имам 181 махалля Тагир Булатов Председатель махалля 181 Сарым Таишев