Туган телне үстерүгә багышланган гомер

зульфим

Зөлфим Асылгәрәева.

Ана телебезне, милли мәдәниятне, гореф-гадәтлә­ребезне саклап калуда укыту­чыларның өлеше гаять зур, чөнки алар бу юнәлештә зур эшләр башкаралар. Похвистнево районының Гали авылы мәктәбендә 42 ел буе татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Зөлфим Асылгәрәева да шундыйлардан.

Тумышы белән ул күрше Оренбург өлкәсенең Бакай авылыннан. Мәктәпне тәмам­лаганнан соң кыз Казан Дәүләт педагогия институтына читтән торып укырга керә, шул ук елда Гали авылы мәктәбенә татар теле укытучысы булып эшкә урнаша. Укытучылар коллективын, балаларны үз итеп өлгергән Зөлфим Нәзахетдин кызы кулына диплом алгач та хезмәт юлын шушы мәктәптә дәвам итәргә була. Ә бәлки аны сөйгәне Гобәйдулла аркасында язмыш шушы авылда калдыргандыр?

Тиздән яшьләр өйлә­не­шәләр, бер-бер артлы ике балалары дөньяга аваз сала. Кызлары Ләйсән бүген үз тормышы белән яши, Похвистнево районының җәмәгать судында хезмәт итә.

Ә уллары Илдар “Хәләл” колбаса цехында эшли, маллар үрчетеп сата. Ул әле балта остасы да икән. Йортына килеп кергәч тә аның эшләре күренеп тора: таш юллар салган, чәчәкләр үстерү өчен зәвыклы урыннар ясаган. Ә бакчага чыксаң, әкияткә эләгәсең: җимеш агачларының ниндие генә юк анда. Хәйран калырлык! Өйнең эче дә заманча, матур итеп эшләнгән һәм бизәлгән – бусы Зөлфим ханымның тырышлыгы, әлбәттә.

Кызганыч, ире Гобәйдулла Хәлил улы гына моннан 10 ел элек бакыйлыкка күчкән. “Аңа — 51, миңа 50 яшь иде. Бик иртә китте шул безнең арадан, яшисе дә яшисе генә иде әле…”, — дип көрсенә Зөлфим ханым.

Авыр кайгыны кичерергә аңа балалары, яраткан эше ярдәм итә. Укучылары мәктәптә, авыл Мәдәният йортында үткәрелгән чараларда, район, округ, өлкә һәм Татарстан Республикасы уздырган олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә катнашалар. Мәсәлән, быел регионара “Халкым минем” иҗат фестивалендә Рузалия Харисова беренче урынга, ә Оренбург өлкәсе Әсә­кәй авылында узган “Ак хисләр” фестивалендә Гүзәл Гозәирова икенче урынга лаек булдылар. Илһам Йосыпов Казанда үткәрелгән XIVнче регионара Каюм Насыйри укуларында катнашып призлы урын алган.

Асылгәрәева оештырган “Шатлык” ба­лалар театр студиясе дә уңышлары белән мактана ала. Быел анда шөгыльләнүче балалар Татарстанның Буа театры үткәргән төбәкара бәйгедә “Беренче театр” спектаклен күрсәтеп, “Иң яхшы сәхнә би­зәлеше” номинациясендә беренче урынны яуладылар.

Алган дипломнар, рәхмәт хат­лары, күчтәнәчләр — барысы да укытучы Зөлфим ха­нымның тырышлыгыннан, балалар белән барлык көчен куеп, күңелен биреп эшләвеннән килә. Ул — югары категорияле, тәҗ­рибәле, тырыш, талантлы укы­тучы. Хәзерге заманда татар теленә мәхәббәт уяту авыр эш. Кайбер гаиләләрдә баласы гына түгел, әти-әнисе дә: “Нигә кирәк ул татар теле, балаларга болай да укырга күп”, — диләр. Ә Зөлфим Нәзах кызы, шундый кар­шылыкларга карамастан, юга­­ры нәтиҗәләргә ирешеп килә.

- Укучыларымны, хезмә­темне яратам. Аллаһы те­ләсә, 60 яшемне тутыргач та мәктәптән китәргә җыен­мыйм әле. Яңа уку елына инде планнар да корып торам. Быел татар теле буенча күп матур чаралар булыр дип уйлыйм.

Туплаган тәҗрибәмне башка укытучылар белән уртак­лашу өчен мәкаләләрем “Халкым минем” газетасында, “Мәгариф” җурналында даими басылып торалар.

Мин бит әле авылыбызның “Мирас” фольклор ансамблендә дә җырлыйм, кайда чакырсалар да барырга тырышам, — дип сөйли Асылгәрәева.

Менә шундый бар яктан да сәләтле, уңган, гаҗәеп кеше Зөлфимебез. Дүрт дистә елдан артык гомерен балаларга багышлаган, күңел җылысын биргән, тәрбия эшенә хисапсыз өлеш керткән бу укытучыга карап сокланмый мөмкин дә түгел. Аңа саулык-сәламәтлек, хезмәтендә уңышлар телибез.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 1154

Комментирование запрещено