Җыелдылар классташлар бүген, сагынып кайтты алар яшьлеген…

imageАвылга кайтабыз ашкынып,
Туган туфрак тарта күрәмсең.
Авылның газиз, гүзәл икәнлеген
Чит җирләрдә бигрәк сизәсең.

Боргаланып аккан Сок елгасы буена урнашкан безнең Яңа һәм Иске Ярмәк авыллары. Аръяк һәм Юкәле таулар аларга ямьнәр бирәләр. Барлык табигать яшеллеккә күмелгән вакытта туган ягыбызда шаулап-гөрләп Сабан туйлары үткәрелә. Шушы бәйрәмнәргә җыелган туганнар-сыйныфташлар белән очрашканнан соң күңелләр күтәрелеп, ваемсыз балачакка, гүзәл яшьлеккә кайтып килгәндәй буласың! Нәкъ шундый күңелле, һәркем өчен кадерле мәктәп елларын искә алыр өчен 40 ел элек Иске Ярмәк авылы урта мәктәбен тәмамлаучылар арасында очрашу оештырдык.

Кеше гомерендә мәктәп еллары онытылмаслык кичерешләр, истәлекле минутлар белән дә кадерле. Ул вакытларны искә төшерми яшәү мөмкин түгел.

Очрашу көнебез 30 июльгә билгеләнгән иде. Ничек дулкынланып көткәнемне бер үзем  һәм Ходаем гына белә. Мәктәпне тәмамлауга — 40 ел! Әйтерсең лә кичә генә 10 сыйныфны бетердек.

Хәзер дә әле беренче укытучым һәм үзем кебек кечкенә укучылар күз алдымда торалар. Еллар узса да, һәрвакытта да мәктәбебезне, укытучыларыбызны, сыйныфташларымны сагындым. Классташлык — ул үзенә бер могҗиза, үзенә бер сер бит.

…1966 елны беренче сыйныфка укырга кердек. Өскә яңа күлмәк киеп барулар әле дә исемдә. Сыйныф җитәкчебез Әлфия апа иде. Ул инде күптәннән безнең арабызда юк, яшьли бакый дөньяга күчеп өлгерде, урыны оҗмахта булсын.

Истә калган хатирәләр күп, барысын да язып бетереп булмый, билгеле. Мәсәлән, Әлифбаны укып бетергәч бик зур бәйрәм ясаган иделәр. Шунда өр-яңа күлмәк тә алганнар иде миңа… Ак төстә, җиләкле яфраклар белән бизәлгән иде ул. Шигырь сөйләгәнем дә хәтердә:

Курә җиләк — кызыл бүрек
Кызарып пешә көлеп.
Кура җиләк тәмле була
Үстерсәң рәтен белеп.

И-их, шатланганнарымны белсәгез иде! Әйтерсең лә, кояш белән айны кочтым!

Шулай тырыша-тырыша укып, 8 сыйныфны да тәмамладык. Кич йөрүләр, беренче мәхәббәт… Аларны тәсвирлап, кәгазьгә язып аңлатып булмый. Хатирәләр бик күп.

Инде Яңа Ярмәктән Искесенә укырга бардык. 1974 елны анда өч параллель сыйныф булды. Безне төрле классларга тараттылар. Сыйныфыбызда 33 бала идек, оялабыз-тартынабыз. Безнең класс бик көчле иде, биредә безгә кадәр барлык дәресләрне дә урысча гына укыганнар. Класс җитәкчебез — Әсхәт абый Мөхәммәтҗанов. Ул да бакый дөньяга күчте инде, авыр туфрагы җиңел булсын, искә алуларыбыз дога булып барсын. Иншалла.

Шулай ике ел бергә укып, бер-беребезгә ияләштек, сердәшләр-дусларга әйләндек. Төрле бәйрәмнәрдә, чараларда һәм ярышларда катнаштык, туганнардай якын булып киттек.

Яңаярмәклеләр көн дә җәяү 5 чакрым араны иртән барабыз, сәгать 4тә төзелешеп кайтабыз. Кая инде ул безгә автобуслар… Әле берәр чара булса, ашыйбыз-эчәбез дә, яңадан Иске Ярмәккә китәбез. Кышкы бураннарда да, көзге-язгы ачы салкын җилләрдә дә йөрдек. Бик аз вакыт кына интернатта яшәдек.

10 сыйныфны тәмамлагач аерылыштык. Кемдер эшкә урнашты, кемдер укырга китте. Сирәк-мирәк очрашканда бер-беребез турында кызыксынып-белешеп тордык.

Менә кадерле сыйныфташларым белән мәктәбебездә очраштык. Чарага 25 кеше килгән иде. 40 елдан соң бер-беребезне шулкадәр сагынып күрешербез дип кем уйлаган!..

Еллар сыйныфташларымның чәчләрен агарта төшкән, алар берсеннән-берсе матур киенгәннәр, һәрберсенең йөзендә елмаю чагыла. Әйе, әз генә олыгайганбыз шул… Ә күзләр шул ук, куаныч белән тулган. Ә күңел… Бүген барыбызга да кабат 17 яшь! Кыңгырауларның моңлы чыңлавы инде еракта калуына карамастан, ул һәркемнең колагында әле һаман чыңлый кебек.

Кайчандыр дәресләрдә дулкынланып җавап биргән, тәнәфесләрдә йөгерә-йөгерә шаярып йөргән яшь кенә малайлар, кызлар урынына тормышта үз урыннарын табып, хәзер инде үзләре балаларын-оныкларын тәрбияләүче җитди ир-егетләр, хатын-кызлар җыелдылар. Аллаһыга шөкер, барсы да бәхетле. Һәммәбезнең үз гаиләсе, яшәргә өйләре-фатирлары бар.

Чыннан да, классташлык – искитәрлек күренеш. Ә бит очрашу көнен көткәндә ниндидер дулкынлану хисе булды. Башка төрле уйлар килде. Үзгәргәннәрме? Онытмаганнармы? Кемнәр килер?

Уйласаң, хәйран каласың. 40 ел! Әйтергә генә ансат бит ул… Үзебезнең класска кереп укучы балалар сыман утырып фотосурәтләргә төштек. Аннан соң укытучы апабыз безне бүгенге очрашу белән тәбрикләп, кыскача гына мәктәп хатирәләрен сөйләп алды.

imageimage2 image3 image4 image5 image6Апага алган күчтәнәчләребезне бирдек тә, юл буендагы кафега киттек. Барсы да кәттә машиналарда. Без килүгә өстәлләр матур итеп бизәлгән: сый-нигъмәтләр тулы, вазалар белән чәчәкләр куелган. Магнитофон тасмасыннан татарча көй агыла:

Бәйрәмнәрдә — бәхет тантанасы,
Җан сафлыгы, күңел яктысы.
Гомер буе озатып бара безне
Бәйрәмнәрнең керсез ак төсе.

Алып килгән күчтәнәчләр дә өстәлләргә куелды. Барыбыз да утырыштык. Бокаларга тәмле соклар салынды.

Мәктәп – канат куючы изге йорт ул. Анда үткән онытылмаслык хатирәләр, күңелле мизгелләр, борчу-мәшәкатьләр безнең күңелләрдә якты истәлекләр булып әле дә яшиләр. Мәктәп, безне укыткан укытучылар, бергә укыган сыйныфташлар аеруча якын һәм кадерле булалар.

Җыелдылар классташлар бүген,
Сагынып кайтты алар яшьлеген.
Олыгайсак та вакыт үтеп
Йөрәк әле безнең яшь бүген.

Иң беренче булып сүзне Чаллыдан кайткан Факиябез алды. Сыйныфташларны очрашу белән котлап, аларга исәнлек теләде. Үзенең тормыш юлы, гаиләсе турында сөйләде. Ике балалары бар икән, алар инде күптән үз тормышлары белән яшиләр.

Аннан соң сүз Зәйдуллин Фәнискә бирелде. Аның да бар да яхшы, үзе лаеклы ялда, бер кыз белән бер ул үстергән, икесе дә — башлы-күзле, матур гына яшәп яталар.

Галиева Флера Ульяннан ерак араны якын итеп кайткан, ире белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Шулай итеп 25ебез дә үзебезнең тормыш юлларыбыз белән таныштырдык. Аллаһыга шөкер, барысының да язмышлары, көн-күрешләре матур. Чын күңелдән әйтәм: горурланам мин сыйныфташларым белән! Һәрберсе турында матур сүзләр генә язасым килеп тора.

Сыйныфташларымның барысы да диярлек матур җырлыйлар, кайберәүләре “Ак каен” ансамбле йолдызлары да бит әле. Тәбрикләүләр вакытында бик күп кенә җырлар да яңгырады. Тәнәфесләрдә рәхәтләнеп типтереп биедек тә.

40 ел – бик зур вакыт,
Маңгайларга сырлар сырланган.
Үткән еллар, үткән вакыт,
Яшьлекнең дә җыры җырланган.

40 ел вакыт үткән
Мәктәпне тәмамлап киткәнгә.
Уйлап карыйсың да, аптырыйсың
Шул кадәрле вакыт үткәнгә.

Очрашу кичәбез гадәттән тыш бай, эчтәлекле, искиткеч кызыклы һәм үзенчәлекле үтте. Чара һәрберебезнең күңелендә бәйрәм булып калды, барысы да бәхетле мизгелләр кичерделәр. Җырлап, кадерле истәлекләрне яңартып үзара сөйләшеп утыра торгач, көн кичкә таба авышканын сизми дә калдык. 

Киләчәктә тагын да шундый матур очрашулар насыйп булсын иде безгә, сыйныфташларым. Барыгыз да исәнлектә, иминлектә, тыныч тормышта яшәгез, күкләребез аяз булсын. Тормышларыбыздан канәгать, кирәк чакта бер-беребезгә терәк булыйк, ярдәмләшеп торыйк. Киләсе очрашуларга кадәр, яныкайларым.

 Розалия ГАФУРОВА, Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.

Камышлы районы.

30 июль, 2016 ел.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Розалия ГАФУРОВА: «И-их, гомер! Мәктәпне тәмамлаганга да 40 ел узып киткән икән…»

 

Просмотров: 1844

Один комментарий

  1. Фарзания Мирсалихова(Минугалимова) в пишет:

    МОЛОДЦЫ!