16 августа стартует XVI Всероссийской форум мусульманской молодежи / 16нчы августта XVI Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы ачыла

Bolgar_forum_2_016 августа 2023 года в резиденции ДУМ РТ пройдет торжественное открытие XVI Всероссийского форума мусульманской молодежи. Участников Форума поприветствуют первый заместитель муфтия РТ Ильфар хазрат Хасанов, магистр, профессор фонда Аджала Буфкерана (Марокко) шейх Абдуррахим Лакрим, начальник отдела социального развития ДУМ РТ Айгуль Биктимирова, начальник Управления инновационного развития К(П)ФУ, эксперт Ресурсного центра поддержки СО НКО Антон Дыганов и другие. 

Форум пройдет 16-23 августа 2023 года в древнем городе Болгар в формате палаточного городка и под темой благотворительной деятельности в среде мусульман. В нем примут участие 100 молодых мусульман 18-30 лет из Индонезии, Египта, Лондона, Республик Крым, Башкортостана, Кабардино-Балкарии (Нальчик), Чувашии и Татарстана, Пермского края, Москвы, Астрахани, Владикавказа, Свердловской области, Ижевска, Йошкар-Олы, Самары и Ханты-Мансийска.

Форум станет площадкой возможностей для создания и реализации социальных проектов на пользу российской умме, т.е. научит молодых мусульман «упаковывать» социальные стартапы на разных этапах их реализации: это могут быть идеи или готовые проекты, которые уже можно подать для участия в конкурсах на получение гранта. На форуме их «отшлифуют» и доведут до уровня участников федеральных конкурсов грантов. По итогам ФММ будут отобраны лучшие проекты. 

В программе форума – также получение религиозных знаний, научно-познавательные лекции, тренинги, мастер-классы и практикумы, TED и диспуты, кинозал и книжный клуб, походы и экскурсии. Хедлайнером Форума станет шейх из Марокко, преподаватель фонда ETABLISSEMENT AJIAL BOUFEKRANE Абдуррахим Лакрим.

Начало открытия Форума: в 8:00 в конференц-зале Духовного управления мусульман РТ (Тукая, 38). Приглашаем СМИ. Аккредитация по телефону: 89172939706 (Резеда Закирова)

dumrt.ru

***

2023нче елның 16нчы августында Нәзарәттә XVI Бөтенроссия мөселман яшьләре форумының тантаналы ачылышы узачак. Форумда катнашучыларны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, магистр, Аджал Буфкеран фонды (Марокко) профессоры шәех Абдуррәхим Ләкрим, Татарстан мөфтиятенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, КФУның Инновацион үсеш идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү Ресурс үзәге эксперты Антон Дыганов һәм башкалар сәламләячәк.

Форум 2023нче елның 16-23нче августында Шәһре Болгарда палаткалы шәһәрчек форматында узачак. Төп тема – мөселманнар арасында хәйрия эшчәнлеге. Форум эшендә Индонезия, Мисыр, Лондон, Кырым, Башкортстан, Кабарда-Балкар (Нальчик), Чувашстан һәм Татарстан республикалары, Пермь крае, Мәскәү, Әстерхан, Владикавказ, Свердловск өлкәләре, Ижау, Йошкар-Ола, Самара һәм Ханты-Манси шәһәрләреннән 18-30 яшьлек 100 мөселман катнашачак.

Форум яшьләргә Россия мөселман җәмәгатьчелеге тормышындагы төрле мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы социаль стартапларны оештырырга өйрәнү өчен мәйданчык булып торачак: алар идея рәвешендә яки грант алырлык әзер проект булырга мөмкин һәм катнашучылар аны форум дәвамында үстерәләр, камилләштерәләр. Яшьләр тулысынча әзер проект белән дә килә алалар, алар аны тагын да шомартып, Татарстан Республикасы яки Россия күләмендә үткәрелә торган грант конкурсларына тәкъдим итә алачаклар. Форум нәтиҗәләре буенча иң яхшы проект сайлап алыначак.

Форум программасында шулай ук дини юнәлештә белем эстәү, шәхси социаль проектларны эшләтеп җибәрүдә ярдәм итү өчен лекцияләр, тренинглар, мастер-класслар һәм практикумнар, TED һәм диспутлар, кинозал һәм китап клубы, походлар һәм экскурсияләр каралган.

Җыенда төп спикер буларак Марокко шәһәреннән ETABLISSEMENT AJIAL BOUFEKRANE фонды мөгаллиме, шейх Абдеррәхим Ләкрим киләчәк.

Форум ачылышы иртәнге сигездә (08.00) Татарстан мөфтиятенең конференц-залында (Тукай ур., 38) узачак. Матбугат чараларын теркәү 89172939706 (Резеда Закирова) телефоны буенча алып барыла.

dumrt.ru

Просмотров: 757

Комментирование запрещено