Әй син, тормыш…

 1Әй, ашкынып килдем сиңа, тормыш,

Әй, йөгердем синең каршыңа, -

Илаһи төс, нурлы балкышларың

Миңа кебек иде барысы да.

Сихри ямең белән ымсындырып,

Ничә тапкыр икән алдадың?!

Өзелергә җиткән гомер кылын

Нинди җепләр белән ялгадың?..

Син хәзер дә алдыйсың бит әле,

Сүндермичә өмет учагын.

Шатлыгым дип каршы йөгергәндә,

Сагышларым ача кочагын.

Авыр, диеп чигенмәмен, ләкин, -

Үзең мине шуңа өйрәттең…

…Сихри тылсымыңа таянырмын,

Көче бетсә әгәр йөрәкнең.

Дания ӘГЪЗӘМОВА.

Самар шәһәре, 2008 ел.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1049

Комментирование запрещено