Артист тамашачыдан башка беркем дә түгел

 Әлфия Сөн­гатова гаиләсе белән.

Әлфия Сөн­гатова гаиләсе белән.

Самараның “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле җырчысы Әлфия Сөнгатова коллективка әзер җырчы булып килеп керде һәм моңлы, зәвыклы тавышы белән Самара якларында да үз тамашачысын бик тиз тапты. Сәхнәдә ул үзен чын аристларча иркен тота, үз тавышына туры килә торган җырларны гына сайлап алып, бар җаны, таланты белән бирелеп җырлый, мөлаемлыгы белән әсир итә. Әлфиянең бала чагыннан сәхнәдә үскәнен белгән кеше моңа бер дә гаҗәпләнми.

Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туып үскән классташлар, ә соңрак уртак гаилә корып җибәргән Фәһим һәм Равилә Йосыповлар, Самарада укып югары белем башта алганнан соң, ерак Себергә, башта Нефтеюганск, аннан соң Муравленко шәһәренә барып урнашалар. Аларның ике балалары Ринат белән Әлфия туа. Ата белән ана балалары укымышлы, һәр яктан да җитешле булсын өчен барысын да эшләргә тырышалар. Хәер, бу кечкенә генә шәһәрдә моның өчен бөтен шартлар да була. Әлфия биш яшеннән “Родничок” бию төркемендә шөгыльләнгән чак­ларын әле дә сагынып искә ала:

- Мин анда иң кечкенә кыз идем. Шулай да, тырышлыгым, биергә өй­рәнү теләгем бул­ган­лыктан, тиз арада яхшы нәтиҗәләргә ирешә башладым. Мине хәтта зур кызлар-егетләргә мисал итеп куялар иде. Бераздан кече яшьтәгеләрдән дә бер төр­кем оештырып, мине дә анда күчерделәр.

Гомумән, Муравленко шә­һәрендә балалар иҗатына зур әһәмият бирелә. Төрле түгәрәкләр, клублар, спорт секцияләре эшләп тора, аларга шәһәр администрациясе дә, иганәчеләр дә ярдәм итә. Безнең бию түгәрәгенең дә шундый ярдәмчеләре булганлыктан, шәһәребездә генә түгел, Россиянең башка өлкәләрендә дә, Болгария, Греция кебек чит илләрдә дә чыгыш ясарга насыйп булды. Америкада да ике айга якын яшәп, аларның мәдәнияте, әдәбияте белән таныштык, үзебезнең сәләтебезне күрсәттек.

Без төрле халык биюләрен бии идек: рус, чегән, ханты — берсе дә калмады. Шулай да минем иң яраткан номерым — татар биюе иде. Әти белән әни сабый чактан милли мәдәнияткә, үз телебезгә, үз моңыбызга карата мәхәббәт тәрбияләгәнгә күрә татар көйләре күңелгә шулай якын булгандыр инде.

Әлфиянең әтисе Фәһим Йосыпов үзе дә 20 ел Муравленкодагы “Умырзая” татар-башкорт иҗтимагый берләшмәсе җитәк­чесе булган кеше. Шуңа да гаиләдә сүз гел милли сәнгать, ана теле, җирле мәхәллә эшләре тирәсендә бөтерелә.

Ә җәйге каникулларын балалар Иске Ярмәктә үткәрәләр. Бу бәхетле чаклар да Әлфиянең “музыкаль карьера”сында тирән эз калдырган. Ул үз тирәсенә авыл кызларын җыеп, күрше әби-бабайларга концерт куюларын җылы хисләр белән искә ала. “Продюссер” — Әлфиянең әнисенең әнисе Рәхимә әбисе дә (күп еллар авыл мәктәбендә укыту буенча директор урынбасары булып эшләгән, математика укыткан шәхес) бу концертларны куюга үз өлешен кертә — оештыра, тамашачыларны җыя. Ә кызлар дәфтәр битеннән билет ясап тараталар, кич җитү белән җырлап-биеп бакчаларында эшләп алҗыган күршеләренең күңелләрен ачалар.

Биергә кыз “Родничок” түгә­рәгендә өйрәнгән булса, җыр-моңга сәләте әтисенең әнисе Бибинур әбисеннән килә.

- Ул үзенә генә хас моңлы тавыш белән җырлый иде. Мин дә аңа кушылып җырларга ярата идем. Соңрак мин музыка мәктәбенә дә йөрдем, вокал буенча яхшы хәзерлек алдым, — дип сөйли Әлфия.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Әлфия Самараның экономика университетына укырга керә. Икенче курста укыганда кыз иптәшләре белән “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең концертына бара һәм шул мизгелдән аның тормышы кинәт үзгәрә. “Мин дә алар кебек булдыра алам бит”, — дип, аның татар җыр-моңына сусаган күңеле кабат сәхнәгә омтыла. Көч-хәл белән концерт тәмамланганын көтеп алган Әлфия сәхнә артына үтә һәм ансамбльнең җитәкчесе Илгиз абый Колючевка: “Минем дә “Ялкынлы яшьлек”тә җырлыйсым килә”, — дип белдерә. Гармун остасы Наил Нурмөхәммәтов бу чая кызны шунда ук җырлатып та карый һәм, талантлы булуын күреп, репетициягә чакыра.

- Ансамбль бүген дә минем тормышымда зур урын алып тора, — дип сөйли күптөрле Рәхмәт хатлары, Губерна Дума­сының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән инде тәҗрибәле җырчы. — “Ялкынлы яшьлек” артистлары белән концертларда, репетицияләрдә генә түгел, башка вакытларда да аралашабыз. Шундый кунакка йөрүләр чәй эчеп, хәл-әхвәл белешү белән генә тәмамланмый, без төрле бәйгеләр, викториналар үткәрәбез, җырлап-биеп күңел ачабыз, үзенә күрә бәйрәм оештырабыз. Бер сүз белән әйткәндә, “Ялкынлы яшьлек” безнең гаиләбезгә әверелде инде.

Ансамбльгә “зур акча” эзләп килүчеләр дә булгалый. Әмма аның ишеләр бездә озакка тоткарланмый, китеп югала торалар. “Ялкынлы яшьлек” бары тик җыр-моң сөючеләр, милләт өчен чын күңелдән янып йөрүчеләрдән генә тора, дип әйтсәм, дә ялгышмам.

Әлфия булачак ире Рамил белән дә “Ялкынлы яшьлек” аша танышкан. Рамил яшь җырчыны бер күрүдә ошата һәм очрашырга тәкъдим итә. Шулай аралаша торгач ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт ялкыны кабына һәм алар өйләнешәләр. Хәзер инде гаиләләренә бәхет өстәп кызлары Риана үсеп килә.

Бүген Сөнгатов­ларның гаи­лә бизнеслары — төзелеш материаллары сату буенча берничә кибетләре бар.

 Әлфия Сөн­гатова гаиләсе белән.

Әлфия Сөн­гатова гаиләсе белән.

- Институтны тәмам­лагач, депутат Гомәр Вәли­товның ярдәмчесе булып эшләдем. Шул вакытта юридик белемем җитмәвен аңлап, икенче югары белем алырга туры килде. Хәзер үкенмим, депутат белән эшләгән вакыттагы тәҗрибә бүген бизнес алып барырырга ярдәм итә, — дип сөйли Әлфия.

Гадәттә, тормышын мә­дәният белән бәйләгән ха­тын-кыз репетицияләр, гастрольләр арасында гаилә эш­ләренә өлгерми. Сөнгатова бу яктан үзен бәхетле дип саный.

- Рамил үзе дә җыр-моңга гашыйк кеше, хәлемә керә белә. Үзе дә концертларга йөри, гастрольләргә дә мине озата бара. Бу вакытта нәни кызчыгыбызны әти белән әни алып кала. Гомумән, һәрвакыт аларның ярдәмен тоеп яшибез һәм моның өчен аларга бик рәхмәтлемен.

Ә “Тамашачыга, хезмәт­тәшләреңә нинди теләктә каласың?” — дигән сорауга: “Артист — тамашачыдан башка беркем дә түгел, безнең концертларны яратып, тулы заллар җыелганга рәхмәт.

Быел да тамашачыбызны яңа концерт программасы белән куандырырбыз дип өметләнәбез. Җитәкчебез Илгиз абый Колючев һәм аның урынбасары Ринат Азизовның, артистларыбызның илһам учаклары сүнмичә янсын, шунда “Ялкынлы яшьлек” тә озын гомерле булыр”, — дип җавап бирде Әлфия.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 1045

Комментирование запрещено