Мәчәләй авылында «Сәлам» гәҗитәсендә язарлык кешеләр күп. Ләкин дә мин Субеевлар гаиләсенә тукталдым. Сере бар. Магалим абый белән Рәкибә апа унбер бала табып, барысын да үстерделәр.
Рәкибә апаның әтисе — Локман Коръән-хафиз булган (Коръәнне яттан белгән). Ул бик авыр тормыш кичергән.Рәкибә апаның бабасының да җиде баласы булган. Ул да мулла булып хезмәт иткән.
Локман хафиз ун яшендә, очраклы әбиләргә ияреп, Самарга киткән.Салкын кыш.Буран.Көчле җил.
Бала бик арый. Хәлдән таеп, егылган.Бу бала үлде дип, битенә яулык ябып, калдырып киткәннәр.
Кайтып, хәлне сөйләгәннәр.Җыелып барсалар — бала үлмәгән! Җаны бар. Көч-хәл белән алып кайтып, Шиһабетдин хәзрәткә биргәннәр. Бала уңайлангач, укый башлый. Бик сәләтле шәкерт була. Мәдрәсәдә унбиш ел белем ала.Аннан инде үзенә шәкертләр биргәннәр. Ул укытып кына калмаган. Кайсының күлмәген юган. Кемгәдер ашарга пешергән.
Ул Мәчәләйгә мулла булып кайта. Халыкка дини дәресләр бирә. Локман хафиз 20 ел укыткан. Ә хатыны Рәһбәр абыстай унбиш ел буена кызларга динебез Ислам нигезләрен төшендергән. Әнием дә: «Мин Рәһбәр абыстайдан сабак алдым», дия иде.
Дәһриләр (атеистлар) хакимияткә килгәч, боларны да кулакка санап, котыпка озаталар. Ә котыпта елына ун ай кыш. Рәһбәр абыстай өч елдан, кешеләргә ияреп, авылга кайтып егыла. Ә Локман хафиз бер елдан соң гына кайта алган.
Иске генә өй алып , төзәткәләп, куанып тора башлыйлар. Авылдагы бөтен кирәк эшләрне: уку-укыту, мәет юу, җеназа уку, Коръән уку гамәлләрен башкарып яшиләр.
1937 елгы карагруһлык бу гаиләне узып китми. Төрмәгә ябалар. Сызранда атып үтерәләр. Мулла абзыйның кабере дә билгеле түгел.
Рәһбәр абыстай качып-посып, анда-монда йөреп, исән кала. Күршеләре бик булышалар.Колхозга кереп эшли башлый. Халык бик ярдәм итә.
Бөек Ватан сугышы башланганда Рәкибә апага 14 яшь була. Тырыш булганга, аны учетчик итеп куялар. Мәчәләй халкы, күрше авыллар белән бергә, Кинел елгасында ГЭС төзегән. Әле дә булса кирпеч стеналары саклана. Исебез китә. Ничек шундый таза кирпеч сукканнар дип.
Шакир мулла малае — Магалим Субеев 1939 елда гаскәр хезмәтенә алына. Япун сугышыннан исә-имин кайта. Икенче Украин фронтында хезмәт итә.Забайкальеда чуен юлы сала. Болгариядә төзелештә катнаша. Дон елгасын кичкәндә каты яралана. Авылга кайткач, Магалимнең күзе уңган учетчик кызга төшә. Аларга каршы килмиләр Туй ясыйлар.
Рәкибә апа әле дә горурланып сөйли: «Минем туемны айгыр белән төшерделәр!», дип. Магалим белән Рәкибә бер-берсен бик яратып яшиләр. Өч ул һәм сигез кыз үстерәләр.
Ата хәерче колхоз эшләгән кешегә хезмәт хакы түли алмый. Магалим белән Рәкибә шабашкага йөрергә мәҗбүр булалар. Рәкибә апа: «Минем өч балам шабашкада үстеләр», ди. Асиягә ике ай вакытында, Нуриягә алты ай вакытында, Халиткә өч ай вакытында багарга зуррак ике кызымны алып бара идем ди.
«Ходай биргән балаларның барчасын да таптым. Алар бит үзләре дә балалар иде. Кинел-Черкасс районындагы «Солянка» исемле урыс авылында эшләдек. Беркөнне кайтсам, өчесе дә елап беткәннәр. Дуңгызлардан куркып, «нянкәләрем» елый, аларга карап бала елый.
Колхозларда стандартлар сылау, фермаларны, «кызыл почмакларны» ремонтлау дисеңме. Магалим балчык бастыра, ат белән су ташый, ә мин сылыйм. Арада бала ашатам да, тагын сылыйм. Фатирда тордым», — ди Рагиба апа.
Хәсрәт агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри. Югары белемле математик кызлары Нурсинә фаҗигале үлем белән китеп барды. Унбер яшьлек кыз калдырды.
Мәрхүмә сөйли иде: «Бездә гел эш күп булды. Җир бик кадерле. Бакчабызның аскы ягы сулаулык. Шунда коры җир ташыдык. Әти безне каты эшләтте. Дөрес, кыйнамады. Сукмады. Сүкмәде. Балалар бит. Әти китүгә уйный башлый идек. Безне бөтен эшкә дә өйрәттеләр. Кемнең нинди сәләте бар. Шулай итеп, кеше булдык».
Сафия Мәчәләй егетенә барып, 45 ел кайнана белән торды. Гомер буе колхозда чөгендер, бәрәңге, кыр эшләрендә кайнады. Өч бала, дүрт онык үстерде.
Фатых — югары белемле агроном, Мәчәләй кызы Фәнүзә белән өч бала һәм оныклар үстерделәр.
Зөфәр сәүдәгәр булды. Өч бала һәм җиде онык үстерделәр.
Халит заводта эшли. Ике улы бар.
Әминә — мәдәният хезмәткәре. Өч бала һәм җиде онык үстерде.
Вәсилә Мәчәләй егетендә кияүдә булып, ике кыз, өч онык үстерделәр. Кондитер.
Мәрьям — бухгалтер. Бер ул үстерде.
Миңленур Мәчәләй егете белән ике бала үстерделәр.
Асия — табибә, ире — хәрби кеше. Бик күп чит илләрдә булдылар. Ике кызлары.
Нурия — фельдшер. Ире — Ярмәк егете. Ике бала үстерделәр. Менә егерме ел буена чирле кайнанасын тәрбияли.
Рәкибә апа елмаеп: “Унбер бала, егерме дүрт онык, егерме җиде турун (правнук) өстенә, әле унөч пракияү, дүрт пракилен күрү шатлыгына ирештем», ди.
Рәкибә апа 94 мәет юган. 600 кәфен язган.
Магалим абый Рәкибә апаның әнисе белән 25 ел бергә торганнар. Бу да бик мөһим күрсәткеч.
Хәзер катнаш никахлар йөрәкне әрнетә. Ә бу зур нәселдә бер генә дә катнаш никах юк. «Сөбханалла!» гына дип шатланырга кала. Менә үрнәк!
Фатыйх, Зөфәр, Халит мәчет салуда күп ярдәм күрсәттеләр. Манараны үз көчләре белән генә күтәрделәр. Мәчеткә «Магалим» исеме бирелде. Үзе исән чакта моңлы азан тавышын ишетеп яшәдек. Урыны җәннәттә булсын.
Нурсинәнең кызы: «Безнең әби төшенкелекне белми. Без аңардан уңай энергия алабыз. Авыр чакларда әбине искә төшерәбез. Күңелләребезгә җиңеллек килә. Аның түземлелегенә сокланып яшибез. Туксан яшен матур итеп уздырырга язсын», — ди.
«Ирем абортка җибәрмәде. Ходай биргән балаларны табып бардым. Нарасыйларыма, оныкларыма, туруннарыма чын татар исемнәре куштым», — дип рәхәтлек алып сөйли Рәкибә апа.
Сәгыйдә СУБЕЕВА.
Иске Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.
«Сәлам» газетасы.
Просмотров: 1351
Эта статья меня очень тронула.Я очень горжусь своими предками.Спасибо вам за публикацию!!!