Мин курыкмыйм картаерга

iМин курыкмыйм картаерга һич тә,

Каушап калмыйм күрсәм җыерчык.

Елмаямын көзге каршысында,

Күңелем һаман әле — яшь кызчык.

Гомеремнең һәр мизгеле матур,

Кыйбат алар алтын-көмештән.

Балачагым, яшьүсмерлек вакыт,

Ана булу йөземә килешкән.

Йөрәгемдә минем тын, сабырлык,

Башларымда чал чәч күрсәм дә.

Үкенерлек түгел үткән гомер,

Лачын булып уллар үскәндә.

Картаямын ана телем белән,

Аерылсам да туган җиремнән.

Язмыш алып китеп еракларга,

Сынатса да кайгы-килемнән.

Диңгез суы һәрчак тыныч булмый,

Дулкынланып ала, комлана.

Минем гомер дөнья барышында

Тиң булгандыр шушы дәрьяга.

Узган еллар үзенең эзен сызып,

Сырлап үтә минем йөземне.

Һәрбер узган көнем бик кадерле булгач,

Җыерчык та шуңа сөйкемле.

Картаерга мин курыкмыйм инде,

Әллә син булганга янымда.

Кулны кулга алып, картаешыйк икәү,

Бәхет кочагында янганда.

 

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1016

Комментирование запрещено