«Прогресс» хезмәткәрләрен зурладылар

Төзелеш министры урынбасары Анатолий БАРАННИКОВ «Прогресс-В» компанияләре составына кергән «Волга¬СтройКонсалт» оешмасының генераль директоры Рамил ЗАРИПОВка Мактау грамотасы тапшыра.

Төзелеш министры урынбасары Анатолий БАРАННИКОВ «Прогресс-В» компанияләре составына кергән «Волга¬СтройКонсалт» оешмасының генераль директоры Рамил ЗАРИПОВка Мактау грамотасы тапшыра.

14 августта 60нчы мәртәбә Төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме билгеләнеп үтте.

Самараның «Прогресс-В» төзү компанияләре төркеме дә үзенең үзәк офисында төзүчеләр хөрмәтенә зур бәйрәм үткәрде. Тантанада Самара шәһәре башлыгы Олег Фурсов, өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осипова, Губерна Думасының сәнәгать, элемтә һәм сәүдә эшләре комитеты рәисе урынбасары, депутат Сергей Иванов һәм өлкәнең төзелеш министры урынбасары, баш архитектор Анатолий Баранников катнашты. Дәрәҗәле кунаклар компаниягә һәм аның хезмәткәрләренә зур уңышлар теләп, Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

«Прогресс-В» төзү берләшмәсе президенты Вазыйх Мөхәммәтшин килгән кунакларга рәхмәтләрен әйтте, оешманың алдынгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бүләкләде.

Раилә САБИТОВА.
«Бердәмлек». 

Просмотров: 973

Комментирование запрещено