Җәй челләсе булуына карамастан, Гали авылы мәдрәсәсе йорты гөрләп тора. Аның турыннан үткән-барган кеше “Сөбеханаллаһ” дип, сокланып әйтеп куя. Мәчет йортында малайлар атланып килгән ике дистә чамасы велосипед басып тора, ә читтәрәк, волейбол, футбол мәйданчыгында, туп бәргән тавышлар ишетелә. Кайбер малайлар уктан ату белән мәшгуль.
Каникуллар вакытында бирегә малайлар гына түгел, кызлар да йөри. Тәнәфес вакытында аларның да үз шөгыле бар — асфальтта рәсем ясыйлар, энә тотарга өйрәнәләр, олыраклары төсле тасмалар белән чигәләр, юл йөрү, чәчәкләр үстерү, сәламәтлек саклау, дөрес туклану кагыйдәләренә төшенәләр, Әлбәттә, бу мәдрәсә мөгаллимнәре эше генә түгел, лаеклы ялдагы авылдашларыбызның тырышлыгы нәтиҗәсе дә.
Элек укытучы булып эшләгән Фирдәүс Йосыпова һәм Наилә Фәйзуллина, бу мәдрәсәне тәмамлаган Әлфирә Гайнанова һәм Гөлчәчәк Әхмәтова, китапханәче Фәһимә Зарипова, медицина белгече Наилә Йосыпова үз теләкләре белән, алмашлап һәр тәнәфестә балаларыбызга тормыш кагыйдәләрен өйрәтәләр. Ә дин дәресләрен Искәндәр хәзрәт Дергачев һәм өченче мәчетнең яшь имамы Әбделгазиз Ашуров алып бара. Монда инде иман шарты, намаз сүрәләре, тәһарәт алу, гөсел коену серләренә, хәләлне — хәрәмнән, савапны — гөнаһтан аерырга өйрәтәләр, пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәламнең тормышы һәм дин юлындагы эшләре турында сөйлиләр. Биредә балалар гарәп хәрефләрен дә танып белә башлыйлар.
Мәдрәсәнең ректоры, урта мәчет имамы Наил хәзрәт Курмаев мине сөенеп каршы алды. Мин дә бит шушында укып, гарәп телендә язылган изге Коръән китабын укырга өйрәнгән идем. Гали авылы халкының бөтенесенә булмаса да, яртысына дин гыйлемен өйрәтеп әҗер-савап алган кеше ул. Аңа сәләмәтлек теләп, иң олы рәхмәтләребезне белдерәсем килә. Наил хәзрәтнең бер генә вәгазен тыңлаган кеше дә дин юлына басадыр, минемчә.
Менә җәйге дин дәресләренә дә ел саен кырыклап бала йөри. Алар атна буе иртәнге уннан башлап уникегә хәтле укыйлар, ярты сәгатьлек тәнәфес. Тәмләп төшке аш ашаганнан соң өйләренә таралалар. Бала зиһене догаларны да, дин нигезләрен дә шундук отып ала һәм шул аларның бөтен гомеренә җитә.
Ун көн укыганнан соң викторина уздырыла икән. Анда Мәчәләй, Мансур, Похвистнево балалары да катнаша, узыша-узыша ятлаган догаларын, өйрәнгән намазларын укып күрсәтәләр, викторина сорауларына җавап бирәләр алар. Ә кышын мәдрәсәдә олылар укый. Искәндәр хәзрәт беръюлы өч курс алып бара икән. Беренче курска быел егермеләп кеше йөргән, ә икенче-өченче курсларда аннан да күбрәк. Яшь хатын-кызлар да күп монда. Моның өчен аларга аерым рәхмәтләрен җиткерә Искәндәр хәзрәт. Динле хатыннар гына иманлы балалар үстерә ала бит. Ә соңлап дингә килгән әбиләр оныкларына ул хәтле йогынты ясый алмыйлар шул.
Кеше гомере бик кыска тоела. Моны картайгач кына аңлый башлыйсың. Кай арада узып китә диген гомер дигән матур бу төш?! Барыбызның да Аллаһы каршына барып басасыбыз, җавап тотасыбыз бар. Гали авылы халкы динле һәм ярдәмчел тормышы, тыйнаклыгы, иманлы балалар тәрбияләве, намазларын һәм уразаларын калдырмавы белән Аллаһының рәхмәтенә ирешсә иде.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1043