Совет Нурлатында — авыл бәйрәме! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_0345Челно-Вершины районының Совет Нурлаты авылында туып-үскән, бүген Самарда яшәүче абыйлы-энеле Шәүкәт һәм Минҗәүдәт Ильмухиннар турында бик күп яздык инде. Алар туган авылларына җан өрергә тырышалар. Биредә парк төзергә һәм шушы җирдә Сабан туен үткәрүне гадәткә кертергә телиләр. Авыл уртасыннан агучы елга бөтенләй саекканга күрә, янгын иминлеге максатларында булса да буа буарга хыялланалар. Күптән түгел парк булачак урында тир түгеп, үз куллары белән Совет Нурлатын булдырган фидакарь хезмәт ияләренең эшен символлаштырган сабан рәвешендә һәйкәл куйдылар. 20 августта аны ачу  тантанасы үтте. Шушы ук көнне авыл мәктәбе дә 45 еллыгын бәйрәм итте.

Туган авылкаем мине каршы алса,

Кайтыр идем әллә кайлардан.

Чирәменә ятып елар идем,

Суын эчәр идем коелардан.

Бәйрәм буласы көнне Совет Нурлатына җыелган халык арасында карты да, яше дә, күптән авылга кайтмаган кешеләр дә күп булды. Ә мөхтәрәм кунаклар арасында Самар өлкә мөфтие, Региональ Диния нәзарәте рәисе Талиб хәзрәт Яруллин, Бөтенрусия татар авыллары иҗтимагый оешмасының рәисе, Башкортстан Республикасы Туймазы районы Төмәнәк авылыннан килгән Фәнир Гыйлметдин улы Галимов та бар иде.

Иң элек кунаклар авылның ике мәчетендә булып, гыйбадәт йортларының эшчәнлекләре белән танышып үттеләр, аннан соң быел үзенең 45 еллык юбилеен билгеләп үтүче мәктәпкә юл тоттылар.

1 2 34 51-DSC_01321-DSC_0135 1-DSC_01381-DSC_0141 1-DSC_0143 1-DSC_0149 1-DSC_0150 1-DSC_0153 1-DSC_01551- DSC_01521-DSC_0159 1-DSC_0160 1-DSC_0161Кунаклар чиста, пөхтә, күптән түгел генә ремонт эшләре күргән уку йорты буенча йөреп чыккач, бер зур һәм якты бүлмәдә тукталып, биредә аралашып алдылар.

1-DSC_0168 1-DSC_0174 1-DSC_0179Мәктәп директоры Марат Фәттах улы Мәүлетов уку йортының тарихын һәм бүгенге көнкүреше турында сөйләп үтте:

- Мәктәбебез 45 ел элек салынды. Балалар саны күбәйгәч, тагын бер корпус төзелде. Аллаһы боерса, “оптимальләштерү” җилен тидермичә, уку йортын саклап кала алсак, биш елдан соң аның 50 еллыгын зурлап үткәрергә ниятлибез. Ә бүгенгә бирегә мәктәпне төрле елларда  тәмамлаучыларны чакырдык, алар иртән-иртүк сыйныф бүлмәләрендә булып, бер-берсе һәм укытучылары белән очраштылар. Хәзер барыбыз да бергәләшеп бүген ачылачак һәйкәл янына барачакбыз. Әлеге матур урынга җыелып, авылдашларыбыз белән очрашырбыз, аралашырбыз, бәйрәм концертын карарбыз. Шулай итеп, бүген бездә — авылыбыз бәйрәме!

45 ел дәверендә мәктәбебезне барлыгы 342 бала тәмамлады. Кызганычка, бүгенге көндә биредә нибары 23 укучы гына белем ала. Районыбызда бердәнбер татар мәктәбе булганлыктан, балаларыбызны чит авылга җибәрмичә, бер корпуста – башлангыч, икенчесендә урта сыйныф укучыларына белем бирәбез. Ә 10 – 11 класслар күрше Озерка авылына йөриләр.

Үзегез күрәсез, кулдан килгәнчә ремонтын да ясап, компьютерлар һәм  башка техник җиһазлар белән җитәрлек тәэмин ителеп тә торабыз. Мәктәпкә интернет та кертелде, укучыларыбызга бушлай китаплар да бирәбез.

1-DSC_0184 1-DSC_0186 1-DSC_0191 1-DSC_0197 1-DSC_0199 1-DSC_0200- Мәктәбегез нурлы. Аның киләчәгенә балта чапмасыннар, ә киресенчә, ул сакланып калсын иде. Укучыларыгыз саны артып, 50 еллык юбилееегызны гөрләтеп үткәрергә язсын, — дип теләкләрен җиткерде мөфти дә.

Шәүкәт әфәнде Ильмухин  мәктәп фондына һәм мөхтәрәм кунакларга җирле тарихчы Минсалих Әюповның «Түбән Норлат авылы сәхифәләре» дип аталган китапларын бүләк итте. Совет Нурлаты авылын булдыручылар әнә шушы 13 чакрым ераклыктагы Түбән Норлаттан (Татарстан Республикасына керә) килеп урнашучылар икән.  Авыл атамасының үзенчәлеге шунда: күченүчеләр Совет дәүләте биргән җиргә үзләренең аерылып чыккан авылларының исемен дә ялгап, аны мәңгеләштерергә тырышканнар.

6Авыл бәйрәме һәйкәл куелган урында дәвам итте.  Мөхтәрәм кунаклар һәм чараны оештыручылар сәхнәгә күтәрелеп, авыл халкын һәйкәл ачылуы һәм мәктәпнең 45 еллыгы белән тәбрикләделәр. Авылларның телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклау учаклары, милли мирасыбызның чыганагы булып торуларын ассызыклап үттеләр. Совет Нурлатын саклап калу буенча борчулары белән уртаклаштылар һәм уй-фикерләрен, кичерешләрен җиткерделәр.

Оештыручылар шулай ук сәхнәгә һәйкәл эскизын ясаучы мәктәп укучысы Рияз Мәннәповны да дәшеп алдылар һәм үзенә олы рәхмәтләрен белдерделәр.

- Сабанга һәйкәл куеп, бабаларыбызның фидакарь хезмәте турында истәлек калдырасыбыз килгәч, мәктәп укучылары арасында аның эскизын ясау буенча бәйге игълан иткән идек. Шушы егетебез җиңү яулады. Риязның рәсемен кулланып эш иттек, шуңа күрә һәйкәл эргәсендәге таш диварда аның исем-фамилиясе дә урын алды, — дип сөйләде Минҗәүдәт әфәнде Ильмухин.

1-DSC_0206

Рияз Мәннәпов һәйкәл янында.

1-DSC_0224

Мөхтәрәм кунаклар һәм чараны оештыручылар сәхнәгә күтәрелеп, авыл халкын һәйкәл ачылуы һәм мәктәпнең 45 еллыгы белән тәбрикләделәр.

1-DSC_0235

Оештыручылар шулай ук сәхнәгә һәйкәл эскизын ясаучы мәктәп укучысы Рияз Мәннәповны да дәшеп алдылар һәм үзенә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

1-DSC_0243

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Бөтенрусия татар авыллары оешмасының рәисе, Башкортстан Республикасы Туймазы районы Төмәнәк авылыннан килгән Фәнир Гыйлметдин улы Галимов.

1-DSC_0258

Фән Вәлиәхмәтов һәйкәл янында.

1-DSC_0213 1-DSC_0216 1-DSC_0218 1-DSC_0221 1-DSC_0222 1-DSC_0223 1-DSC_0225 1-DSC_0226 1-DSC_0227 1-DSC_0228 1-DSC_0229 1-DSC_0237 1-DSC_0242 1-DSC_0245 1-DSC_0251 1-DSC_0256Рәсми чыгышлардан соң Башкортстан Республикасы Туймазы районы Төмәнәк авылыннан килгән данлыклы “Ахирәтләр” фольклор ансамбле  күңелле җырлары, фольклор күренешләре белән мәйданга җыелган халыкның алкышларын кабул итте. Ансамбльнең җитәкчесе Фәнир Гыйльметдин улы Галимов үзе дә җырлады. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовның чыгышын да бик яратып каршы алды Совет Нурлаты халкы.

1-DSC_0264 1-DSC_0266 1-DSC_0270 1-DSC_0272 1-DSC_0274 1-DSC_0275 1-DSC_0278 1-DSC_0281 1-DSC_0282 1-DSC_0284 1-DSC_0286 1-DSC_0290 1-DSC_0294 1-DSC_0302DSC_0202 1-DSC_0305 1-DSC_0308 1-DSC_0311 1-DSC_0314 1-DSC_0324Бу көнне абыйлы-энеле Шәүкәт һәм Минҗәүдәт Ильмухиннарның әниләре Әминә апага 73 яшь тулуы һәм башка бик күп авылдашларының туган көннәре-юбилейлары булуы да ачыкланды. Барсына да җылы сүзләр, изге теләкләр әйтелде, артистлар тарафыннан моңлы җырлар бүләк ителде.

1-DSC_0333

Бу көнне абыйлы-энеле Шәүкәт һәм Минҗәүдәт Ильмухиннарның әниләре Әминә апага 73 яшь тулуы да ачыкланды.

1-DSC_03357 8Бу бәйрәм Совет Нурлатыннан чыккан авылдашларга, туганнарга күрешү өчен бик яхшы сәбәп булды. Кочаклашып, сөйләшеп туя алмаган күп кешеләрнең күзләре шатлык яшьләре белән тулды. Бәйрәм тәмамланса да, халыкның тиз генә тараласы килмәде. Авылдашлар бер-берсе белән чарадан туган тәэсирләр белән уртаклашып, оештыручыларга рәхмәтләрен укып, бу шатлыклы мизгелләрне мөмкин кадәр дәвам итәргә тырыштылар.

1-DSC_0345Үземә рухи азык туплап, матур тәэсирләр, җылы хисләр белән кайтып китем мин әлеге очрашудан, ә Совет Нурлатына җыелган авылдашлар бергәләп зыяратка барып дога кылганнар, кичен һәйкәл янында дискотека да оештырганнар икән әле.

Римма НУРЕТДИНОВА.

Автор фотосурәтләре.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Бабаларыбыз хезмәте истәлегенә — сабан

* * *

Активисты Советского Нурлата в августе планируют провести в селе открытие памятника в виде плуга

* * *

Минҗәүдәткә фикердәшләр кирәк!

* * *

Одного желания возродить село — недостаточно, нужны возможности, необходима помощь государства (ФОТО, ВИДЕО)

* * *

«Если нам удастся реанимировать наш Советский Нурлат, то мы получим чувство выполненного долга» (ФОТО и ВИДЕООТЧЕТ со схода жителей села)

* * *

Сочинения-размышления и рисунки школьников поселка Советский Нурлат на тему: «Село мое родное»

* * *

Малому селу жизненно необходима большая вода

Просмотров: 1810

3 комментариев

  1. Бу бәйрәмдә катнаша алмаганыма бик көенәм. Искиткеч матур бәйрәм-очрашу булган дип ишеттек. Мин язучы буларак Совет Норлаты тарихына өстәмә кертәсем килә. 1924 нче елның җәендә Самараның 1нче гильдия купецы һәм почетлы граҗданины Антон Николаевич Шихобаловтан тартып алынган җирләрнең берсенә өч поселок рәвешендә Яңа Иглай, Югары Норлат һәм Түбән Норлат авылларыннан уртарак хәлле ( аты, сыеры булган) гаиләләрне күчереп утырталар. Һәр гаиләгә 60 сутый исәбеннән йорт һәм куралты өчен җир һәм чәчүлек җирләре дә бүлеп бирәләр. Белгәнемчә, мәктәпләре бүген дә Яңа Иглай исемен йөртә. Мин үзем тумышым белән күрше Якты Күл авылыннан. Шулай ук Яңа Иглайдан 1923 нче елда, шул ук алпавыт Шихобалов җиренә күчеп утырган авыл. Яшәвем Югары Норлат авылында.(Р.Т.) Совет Норлатында өч бистәгә бүленеп өч авылдан чыккан кешеләр яши һәм бүген дә Түбән Норлат, Югары Норлат һәм Иглай поселкалары дип атала. Ерак тарихыбыз Татарстанның Яшел Үзән районы Норлат авылына барып тоташа. Казан ханлыгы чорында андагы биләмәләр Нурдәүләт атлы ханныкы булган. Без Нурдәүләт варислары. Норлат атамасы — Нурдәүләт исеменнән барлыкка килгән дип язылган тарихи чыганакларда.

  2. Не принял никакого участия ЗАВКЛУБ села, его даже в деревне не было в этот день, уехал реализовать свою молочную продукцию, клуб был закрыт целый день. Некоторые стараются сплотить народ культурными мероприятиями, а культработники… Удивительный народ.

  3. Зур ряхмят за репортаж, очень сожалею , что не получилось побывать на данном мероприятии! А так всем АФАРИН !!!!!!!!!!!!