Әтием белән сөйләшкәндәй булдым…

Әхмәдулла Хәмидуллин (алдагы рәттә, сулдан беренче. Бөек Ватан сугышы елларында төшерелгән фотосурәт).

Әхмәдулла Хәмидуллин (алдагы рәттә, сулдан беренче. Бөек Ватан сугышы елларында төшерелгән фотосурәт).

Апрель башында “Самара татарлары” сайтында Большая Черниговка районының Дингезбай авылында яшәүче Гөлнара Харрасованың “Бәлки кем дә булса бу фотосурәттә үзенең туганын танып алыр?” дигән язмасы чыккан иде. Гөлнара ханым Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы Габбас Ягъфәров турында язган һәм бер төркем солдатларның фотосурәтен куйган. “Беренче рәттә уңнан беренче — минем бабам. Арттагы рәттә уңнан өченче — Похвистнево районы Гали авылыннан Барый исемле абый. Безнең белән Гали авылыннан тагын өч кеше хезмәт итте”, — дип сөйли иде бабам, тик мин аларның исемнәрен хәтерләмим инде. Бәлки, кем дә булса туганнарын танып алыр?” - дип язган автор. Бу хәбәрне укыган кызым Гөлчирә: “Инәкәй, рәсемдәге кешеләрнең берсе безнең Әхмәдулла бабайга бик охшаган”, — дип шалтыратты. Ка­расам, чынлап та, сулдан беренче утырганы — минем әткәй ич!

Фотосурәтне 80 яшьлек Халимә апама да күрсәттек. “Әйе, бу безнең әткәй. Карагыз әле, Рәисем аңа охшаган булган икән бит”, — дип елап җибәрде ул. Апабызның 29 яшендә бакыйлыкка күчкән малае чынлап та нәкъ бабасының яшь чагына ошаган.

- Әткәй бигрәк йомшак күңелле кеше иде инде. Сугыш кырында да безнең турыда кайгырып, хатлар язды, — дип хатирәләргә бирелде Халимә апам. — Берничә мәртәбә посылка да салган иде, тик аларның барысы да килеп җитмәде, бәлки почтада ачканнардыр. Вакыты шундый иде, нишләтәсең бит. Бер посылкасында инәкәйгә — туфли, ялтыравык сәдәфле зәңгәр кофта, безгә матур муенсалар җибәргәне хәтеремдә. Ул кофтаны күрше кызы Минҗәүһәр клубка барганда кияргә сорап ала иде. Ә минем муенсаны үземнән олырак бер кыз тык­рыкта салдырып алды, үзем кия дә алмадым. Әткәйнең истәлеге итеп саклаган булыр идем ичмасам.

Сугышка әтиебез авылдашлары Камалетдин Хөснетдинов, Хәбибулла Самкаев һәм Барый Насретдинов (Гөлнара ханым язмасында аның турында да әйтеп үткән) белән бер көнне чыгып киткәннәр һәм дүртесе дә Карпат таулары янында элемтәче булып хезмәт иткәннәр. Бервакыт, Дон елгасын аркылы йөзеп чыкканда, әтиебез салкын тидереп, каты авырый башлый һәм госпитальдә дәваланырга мәҗбүр була. Тик аңа бөтенләй терелеп бетәргә насыйп булмый. Сугыштан өйгә исән кайткан әтиебез, дүрт елдан соң, кече кызы Сәгыйдә туган көнне, туберкулездан вафат була.

Әтиебез беренче көненнән сугышта катнашса да, әлегә кадәр аның исеме бер генә исемлектә дә юк. Архивларга хатлар юллый-юллый, ниһаять, үткән елда әтиебезнең кайда, ничек хезмәт итүе турында мәгълүматлар ала алдык. Ул 1943 елның 3 мартында “За отвагу” медале белән дә бүләкләнгән булган икән. Аның башка күкрәк билгеләре булуын да хәтерлим, тик без аларны балачакта югалтып бетердек шул.

Архивтан хат алгач, Бөек Ватан сугышы ветераны буларак, әтиебезнең каберенә бушлай кабер ташы ясатып куюларын соралып, военкоматка мөрәҗәгать иткән идем. “Бу закон 1996 елдан соң вафат булган ветераннарга гына кагыла”, — дип, кире борып җибәрделәр. “Гомерен жәлләми Ватаны өчен көрәшкән әтиебез шуңа гына да лаек түгелмени икән?” — дип гарьлегемнән юл буе елап кайттым.

Кызым Гөлнара Харрасованы интернет челтәре аша эзләп тапты, бабасы турында тагын нинди мәгълүматлар барлыгын сорашты. Әтием бакыйлыкка күч­кәндә миңа ике генә яшь бул­ганга, аны мин бөтенләй хә­терләмим. Ә Гөлнара белән ара­лашканда, әтиемне шәхсән бел­гән кеше белән сөйләшкән сыман булды.

Гөлнараның әнисенә 81 яшь икән, шулай да сугыштан соң әтисе Габбас янына Гали авылыннан хатыннары белән ике хәрби дусты килүен хәтерли. “Берсенең хатыны йөкле иде, соңрак кыз бала тапкан дип ишеттек. Тик менә кунакларның исемнәре онытылган, кемнәр икәнен әйтә алмыйм инде”, — дип сөйләгән ул. Аларның берсе Камалетдин Хөснетдинов булырга тиеш, минемчә. Чөнки аның кызы Наҗия 1947 елда туган.

1950нче елда Габбас абый үзе дә хатыны белән Гали авылына кунакка килгән. “Бер иптәше туберкулездан вафат булган иде, күрешә алмауларын бабагыз бик авыр кичерде”, — дип сөйләгән Гөлнара ханымның әнисе. Бусы инде безнең әткәй турында.

Әтиебезнең сугыш ахырында Леонид Брежнев коман­дованиесендәге 1 армия­дә хезмәт итүен һәм аларның Берлинга кадәр барып җитүен дә Гөлнара Харрасова белән аралашкач кына белдек. Без бу мәгълүматлар өчен аңа чиксез рәхмәтлебез.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Может кто узнает своего родственника-героя на старом фотоснимке?

Просмотров: 1103

Комментирование запрещено