Ислам нурлы Нурислам

Нурислам«Исемнәрең бигрәк матур, кемнәр куйган?» Әйе, кешенең нинди шәхес булып җитлегүе аның үз исеменә бәйләнгән. Халыкта «Исеме җисеменә туры килә», дип юкка гына әйтмиләр инде.

Харис улы Нурислам бабай Мингалиевның да «Ислам нуры» мәгънәсен аңлаткан исеме үзенең тышкы кыяфәтенә дә, күңел байлыгына, рухи дөньясына да бигрәкләр дә туры килә! Ул хаҗ кылганда, хәтта бер шәех аның Нурислам исемле булуын ишеткәч, үзен кочаклап, үбеп китә.

Чыннан да, милләттәшебезнең битеннән – мәрхәмәтлелек, ягымлылык, күзләреннән нур бөркеп тора. Бабай белән сөйләшеп утыруы җанга тынычлык, рәхәтлек бирә. Ә акыллы сүзләре, гыйбрәтле хикәяләре үрнәк өстенә үрнәк.

Ул тагын бер сыйфаты белән аерылып тора бит әле – беркайчан да берсенә дә ялагайланмый, дөресен биткә бәреп әйтә.

– Сез – туры әйтүчеләр исемлегендә. Андыйларны өнәп бетермиләр? – дип сорадым әңгәмәдәшемнән.

– Күбесе туры әйткәнне ярата, кызым. Әлбәттә, «Туры әйткән туганына ярамый», диләр халыкта. Өнәп бетермәүчеләр дә бар инде, – дип җавап бирде ул.

Март аенда Нурислам Мингалиевка 80 яшь тулды. Аллаһыга шөкер, шушы яшендә дә ул әле саф зиһенле, йөгереп йөрүче, дәрт-дәрманлы карт. Ә бит Нурислам абый – авыр тормышта үсеп, үз гомерендә күп авырлык, нужа күргән, күп кыенлыклар кичергән кеше. Тик ул бернигә дә зарланмый, барысыннан да канәгать булып, Аллаһыга шөкер итеп яши.

Кечкенә чагында уттан да, судан да чыга Нурислам. Өйләре янганда, ут аның битен өтеп ала. Ә бервакыт әтисе белән Кондырчага балыкка баргач, ярларыннан ташып чыккан бозлы елга буйлап өч чакрым үтә ул!

Кияргә – кием, ашарга – ризык булмаган бик авыр елларда үсә Нурислам. Ул вакытта дәүләт халыкка бер сыер һәм берничә сарыктан башка мал тотарга рөхсәт итмәгән бит.

Балачактан тырыш, хезмәт сөючән булып, кушкан эшне тулы җаваплылык белән башкара малай. Бригадир яисә колхоз рәисе, мәктәпкә килеп, балаларны эшкә чакыргач та, беркайчан да баш тартмый ул. Ә шушы яшьтәге нарасыйларга олылар белән бертигез эшләү бигрәк тә авыр була бит! Көзен башак җыйганда бармакларының шулкадәр туңганын бүген дә яхшы хәтерли Нурислам бабай.

Сигез яшеннән ул абыйсына иптәшкә Кошка базарына барып йөри. Майлары булса, шуны сатып, кирәк-ярак алып кайталар алар. Ә ундүрт яшендәге малай, әтисе белән, ике тапкыр, маллар тотып, аларны базарда сатар өчен, Яңа Җүрәйдән Куйбышев базарына дүрт көн җәяү яланаяк килә! Сугыштан комиссовать ителгән Харис абый Куйбышевта Масленников исемендәге заводта эшли. Шушы вакытта әниләре биш баланы берүзе тәрбияли.

– Шөкер, әти-әниебез битенә беребез дә кызыллык китермәдек. Начар якларыбыз булмады, – ди
Нурислам абый.

Сугыш тәмамлангач, әтисе, авылга кайтып, колхозда бакчачы була. Ул вакытта Нурисламга 9 яшь тула. Атасы берәр җиргә өстәмә акча эшләргә киткәләгәндә, малай аның урынына бакчада каравылга кала. Аннан Харис абый ат караучы булып урнаша. Рәсми ул саналса да, аның урынына улы эшли. Атларны ашата-эчерә, асларын чистарта, тышаулый, көтүләрен көтә.

– Мин аларны бик ярата идем. Үзләренә ягымлы булмасаң, бер ат та, гомумән, бер мал да янына китерми. Берсе хәтта башын җилкәмә куеп тора, ә мин аны сыпыра идем, – дип ул елларны исенә төшерә Нурислам бабай.

Аннан терлекче итеп куелган егет фермада сыерлар карый. 1955 елда ул армиягә алына. Приморский һәм Хабаровский крайларында өч ел хезмәт итә. Башта каравыл ротасына эләгә. Аннан үзен төзү батальонына күчерәләр. Яхшы эшләгәне өчен армиядән «Хәрби төзелеш отличнигы» исеменә ия булып кайта.

– Армиягә бару кирәк ул. Анда күп нәрсәгә өйрәнеп, кеше булып кайттык. Бер офицерыбыз: «Сез монда өч ел эчендә 10 еллык акыл туплыйсыз», дия иде. Элеккеге заманнарда кызлар хезмәт итмәгән егетләргә кияүгә дә чыкмыйлар иде. Ә хәзер киресенчә, – ди милләттәшебез.

Гомумән, Нурислам абыйның шулкадәр тырыш, җаваплы, хезмәт сөючән булуы, эшен җиренә җиткереп башкаруы сокландыра. Аның хезмәт кенәгәсе үзе генә дә башкаларга яхшы үрнәк булырлык! Юл саен мактау, юл саен бүләкләү, юл саен рәхмәт белдерү.

Армиядән соң, 1959 елда, ул Куйбышевта «Металлургстрой» трестының 1 санлы төзү-монтаж идарәсенә балта остасы һәм бетончы булып урнаша. Хезмәте бик авыр була аның. Салкын, ашарына кесәсендә бер ипи кисәге генә. Биредә 18 ел эшләгәч, 1977 елда, Мингалиев авиация заводының төзү цехына күчә.

Нурислам3«Нурислам абыйның эшчәнлегенә, тырышлыгына сокланып туя алмаслык иде. Ә бит аның хезмәте үтә дә авыр булды. Аны җитәкчеләребез дә, хезмәттәшләребез дә бик хөрмәт итте, яратты. Түрәләр үзен һәрвакыт мактап, башкаларга үрнәк итеп куйды. Ул урламады, эчмәде-тартмады, туры сүзле булды.

Участок башлыгы башкаларны ачуланса, кайчак үзләренә тавыш та күтәрсә, аңа һәрвакыт «Нурислам Харисович» дип кенә эндәшә, хәтта мөһерен дә ышандыра иде. Ул бер эштән дә баш тартмады. Барысына да риза булып, үз хезмәтен җанын-тәнен биреп башкарды. Коллективыбызда һәрберсе аның намуслы, әдәпле булуына хәйран кала иде», – дип сөйли Нурислам абый белән озак еллар бергә эшләгән Хәния апа Сәярова.

Әйе, Мингалиевның фидакарь хезмәте югары бәяләнеп, аның фотосурәте заводның Хөрмәт тактасыннан төшми. Ул «Заводның иң яхшы эшчесе» исеменә лаек була. Нурислам Мингалиев – хезмәт ветераны, Социалистик ярышлар җиңүчесе, «Коммунист хезмәте ударнигы», күп санлы Мактаунамәләр, Хөрмәт грамоталары белән бүләкләнгән шәхес.

Авиация заводыннан хәләл пенсия акчасын эшләп, хезмәтен югары дәрәҗәдә башкарып, лаеклы ялга чыга Нурислам абый. Ата-анага йөкләнгән бурычларның берсе – балаларына тирән мәгънәле исем кушу, диләр. Язмабыз героеның әти-әнисе шушы бурычны тулысынча үтәгәннәр. Нурислам абый кечкенәдән нурлы Ислам юлыннан тайпылмыйча, туп-туры атлый.

Әти-әнисе аңа дөрес исем генә түгел, ә дөрес тәрбия дә биргәннәр. Ул балачактан дини мохиттә үсә. Динлелек Нурислам абыйга нәселдән килә. Аның ата-бабалары да, әти-әнисе дә Ислам кануннарын үтәп яшәүчеләр булганнар. Балаларын алар үз үрнәгендә тәрбияләгәннәр.

– Әтием 1946 елдан алып 1995 елга кадәр Яңа Җүрәй мәчетенең ревизия комиссиясе рәисе иде. Гыйбадәтханәне җитәкләп алып барды. Ул – авыл зиратына 252 мәртәбә Коръән чыккан кеше! Намазны бер дә калдырмады. Халыкка бик күп ярдәм итте. Дин ягыннан да, мич салып та. Ул бит тирә-ягыбызда оста мич салучы булып танылды.

Әти һәрвакыт тәфсире белән Коръән укыды. Мөәзин бабабыз һәр көнне кичен безгә килә иде. Әтине тыңлаганда, кулъяулык белән күз яшьләрен сөртә. Атабызның Коръән укуы шулкадәр тәэсирле булган! Күп яшьләр дә җыела, хәтта кечкенә ызбабызда утырырга урын калмый иде.

Әти Куйбышевта эшләгән вакытта, әниебез янына да гел дини апалар, карчыклар килеп йөрде. Алар кирәге-кирәкмәгәнен сөйләмәделәр, гел Ислам турында гына. Гайбәткә урын юк иде. Авылыбызның атаклы остабикәсе Гайшә әби, әнинең әнисе Бәдриҗамал әби, Фәрзәнә әби, әтинең сеңелесе Рәхилә – барысы да бездә булдылар.

Өебез догалы иде. Шөкер, дини мохитта үстек без. Аларның укулары безгә сеңеп калды, Ислам юлына басарга үрнәк булды.

Кечкенәдән намаз укый башладым. Мәчеткә тәравихка йөри идем. Нәрсә күреп үсәсең – шундый буласың. Урларга өйрәттеләрме – урлыйсың, дингә өйрәттеләрме – диндә буласың. Балаларыңны кечкенәдән үз гамәлләреңдә тәрбияләргә кирәк. Алар күреп үсәргә тиеш, – дип сөйли Нурислам абый.

Әйе, «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», – ди бит халкыбыз. Балачактан гыйбадәт кыла башлаган Нурислам 1979 елдан, заводта эшләгәндә, намаз укуын инде бер дә калдырмый. Бүгенге көндә Мулла авылының имам-хатыйбы – Гомәр Әхмәтвәлиевның улы – Әмир милләттәшебезне гарәпчә укырга өйрәтә.

Нурислам абый үз балаларын, оныкларын да дингә җәлеп итә. Гарәпчә укырга өйрәнгән улы Рөстәм армиягә тулы Коръән чыгып китә. Аның кызы Гүзәлне һәм малае Рафаилне бабалары, намаз укыганда, үзенең янына бастыра.

– Балаларым, оныкларым алдында бурычымны тулысынча үтәдем – үзләрен дингә өйрәтеп үстердем, – ди әңгәмәдәшем.

– «Ак бабай» буларак, яшьләргә нинди киңәш бирер идегез?

– Иң беренче – әти-әнине тыңларга. Дин юлында булырга. Шул вакытта тормышың уң була. Кешене алдама. Ялганчы, карак, аракы эчүче, тәмәке тартучы – синең дустың түгел. Андыйлардан ерак тор. Дусларың – дин юлындагылар. Әгәр начарлар белән бергә икән, бозыкка әйләнәсең.

Нурислам бабай алты тапкыр хаҗга барган. Беренче мәртәбә, Габделәхәт хәзрәт Мингачев җитәкчелегендә, 72 яшендә сәфәр кылган ул.

– Изге җирләребезгә барып кайткач, үзегездә нинди үзгәрешләр, тәэсирләр тойдыгыз?

– Ул җирләр бүген дә күз алдымда тора. Чын күңеленнән хаҗ кылган адәм баласы шунда гына йомшарып кала.

Изге сәфәрдән соң, яшисе, тагын шунда барасы килә. Икенче тапкыр анда булганда, кайтыр юлга чыккач, очкыч кузгалып киткәндә: «Йә, Раббым, шушында тагын килергә язсаң иде», – дип еладым. Менә бит, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, өсте-өстенә барырга насыйп итте.

Хаҗда туганлык, татулык хисләре көчәя. Һәрберсе белән дус булсаң, бер-береңә ярдәм итсәң, хаҗың да кабул, үзеңә дә җиңел.

– Кешеләрдәге нинди сыйфатлар күңелегезне әрнетә?

– Дин юлыннан дөрес бармаучылар, алдакчылар, урлаучылар – минем дуслар түгел. Тәртипле кешеләр белән яшисе килә, алар белән рәхәт. Әлһәмдүлилләх, әти-әниебезгә рәхмәтлемен. Алар безне алдамаска, кеше әйберенә кызыкмаска, тимәскә өйрәттеләр. Бу – безгә канун, боеру иде.

– Адәм баласына бәхет өчен нәрсә кирәк?

– Тәүфыйк-һидәят, тәртип. Аллаһы биргәнгә канәгать булырга. Нәфесеңне озын сузмаска, ул тәмугка өстери.

– Сез бәхетлеме?

Нурислам4– Бәхетле. Иң мөһиме – мин дин юлында. Кеше Исламда түгел икән, ул үз-үзен әрәм итә, начар юлга басуы ихтимал.

Мөселманнар белән тату. Һәрберсе белән очрашкан саен берберебезне ачык каршы алабыз.

Нибарына канәгатьмен. Үз көчем белән эшләп алган пенсиямә шатланып, рәхәтен күреп яшим.

Пенсия дә хәләл булырга тиеш. Хәрам акча өчен ахыйрәттә җавабын биреп бетерә алмыйсың.
Әтием бу турыда Коръән буенча бик ныклап сөйли иде.

Раббыбызга шөкер итәм – исәнлек-саулык бирде.

Аллаһы йортында юбилеем мәҗлесен дә зурлап уздырдык. Сүз уңаеннан, аш-су әзерләүчеләргә бик зур рәхмәтемне белдерәм. Шундый мул табын булыр дип уйламаган да идем, – дип тәмамлады сүзен Нурислам абый.

НурисламНурислам2Тырышлык, хезмәт сөючәнлек, тыйнаклык, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек, игелеклелек сыйфатларын туплаган, ә иң мөһиме – динебез Исламга чын күңеле, җаны-тәне белән бирелгән Нурислам бабабызга шулай балкып, тирә-юнен ямьләндереп, нурландырып тагын озак еллар исәнлектә яшәргә язсын иде Раббыбыз!

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, №2 (14), 2016 ел.

Просмотров: 1522

Один комментарий

  1. Альфия Абдрахманова(Нуризянова) в пишет:

    Бездэ бик шатбыз,авылыбызнын сэйкемле картына, бик ихтирам итеп ,аны уткен юбилее белэн котлап анарга сэйкемле картлык хэм исэн имин яшэвен телибез.