Әткәемә 90 тулыр иде…

Фото0420

Әнәс Латыйф улы Нуртдинов.

Әгәр дә әткәебез Әнәс Латыйф улы Нуртдинов исән булган булса, бүген - 2016нчы елның 24 августындааңа 90 яшь тулыр иде… Тулыр иде, бәлки, әгәр дә… Беренчедән, Бөек Ватан сугышы булмаса. 1943нче елны 17 яшьлек егетне фронтка алмасалар һәм ул 8 ел буена үлем белән яшәү арасында йөрмәсә… Икенчедән, 1955нче елны күршеләрдән янгын чыгып бернәрсәсез калмаган булсалар… Әтием барлык авырлыкларны җиңә белде, һәрвакыт ярдәмчел булды, беркайчан да үзен кызганмады-сакламады шул.

2013 елның 20 мартында ул фани дөньяны калдырып бакыйлыкка күчте. Шул көнне сыерчыклар кайттылар, ташу төште, тәбигать тә аның белән саубуллашкан кебек тоелды.

Сезнең игътибарыгызга әткәемә багышлап язган шигыремне тәкъдим итәм. Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен белеп яшик.

Әткәемә

Арабыздан әткәй китеп барды,

Кирәк иде әле яшәргә.

Маяк булып гомер юлыбызда,

Үрнәк булып безгә — яшьләргә.

Озатканда күздән яшьләр тамды,

Кар эреде, бозлар актылар.

Бүтәкәле чыкты ярларыннан,

Безгә кушылдылар ташкыннар.

Әткәемне озатып калыр өчен

Сыерчыклар кайтты ашыгып.

Оялары өчен рәхмәт укып,

Тын калдылар алар боегып.

Су буендагы бакчабызда

Карлыганнар тагын яшәрә.

Чәчәк белән тула алгы бакча,

Яшәгәнгә һаман яшәргә.

Исән калган безнең ветераннар

Җиңү бәйрәменә җыелыр.

Алар белән әткәм юк шул инде,

Кайнар яшьләр тагын коелыр.

Әткәм-бәгърем, сине сагынабыз,

Кайталмыйсың, шунысы көенеч.

Синең эшне дәвам итәр өчен,

Бер Ходаем, бирче безгә көч.

Кайгыбызны уртаклашкан өчен

Бар кешегә рәхмәт әйтәбез.

Авыр туфраклары җиңел булсын,

Тыныч ятсын безнең әткәбез.

 

Рөстәм НУРТДИНОВ.

Татар Әбдекие авылы,

Шенталы районы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1359

Комментирование запрещено