Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен илкүләмендә яңа конкурс игълан ителде

Clipboard08Иң яхшы татар теле укытучыларын төбәкләр һәм чит илләрдән дә сайлаячаклар

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен илкүләмендә яңа конкурс игълан ителде. Бу хакта бүген Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узган семинар-киңәшмәдә мәгълүм булды. Анда Россия Федерациясе төбәкләре милли мәгариф кураторлары, татар телендә укытыла һәм татар теле укытыла торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар милли-мәдәни автономияләре хезмәткәрләре катнашты.

“Республиканың иң әйбәт татар теле һәм әдәбияты, татар этномәдәни мәктәпләре, Россия Федерациясе төбәкләренең якшәмбе мәктәпләре укытучыларының киләчәктә конкурсларда катнашу мөмкинчелеген тәэмин итеп, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бөтенроссия конкурсы” турында игълан итәбез һәм сезне дә актив катнашырга чакырабыз”, — диде Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов катнашучылар алдында чыгыш ясап.

Соңрак “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә мәгълүм булганча, әлеге бәйге “Ел укытучысы” конкурсы белән параллель рәвештә барачак. “Без бу конкурста Татарстаннан читтә яшәүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына басым ясарга телибез һәм аларның да катнашуына өметләнәбез. Безнең максат — төбәкләрдәге, мөмкин булса, чит илләрдәге укытучыларны төплап, аларның эшләрен башкаларга да күрсәтү”, — диде Илдар Мөхәмәтов.

“Татар-информ”.

Просмотров: 932

Комментирование запрещено