Әтиемне юксынам

1Әтиемне бик сагынып,
Кайттым туган ягыма,
Йөрәгемә гел кагылып,
Сагыш тигәч җаныма. 

Ә син юк шул инде бүген
Кочаклап күрешергә,
Серләремне сиңа тугел,
Хисләрне бүлешергә.

Кабереңә менә килдем, -
Тагын синең яныңа,
Әллә ниләр бирер идем,
Бер күрешү хакына.

Басып торам башым иеп,
Искә алып үзеңне,
Әти, сиңа килдем, диеп,
Сөртеп яшьле күземне.

Һәрвакытта күз алдымда
Тора уйчан күзләрең,
Онытылмый колагымда
Саубуллашкан сүзларен.

Сокланырлык даның калды
Кыен язмыш юлында.
Гел яхшылык эшли алдың
Авырлыклар чорында.

Урының булсын, әти җаным,
Җәннәтнең дә түрендә,
Китәм инде менә тагын,
Хисләр ташый күңелдә.

Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.
Самара шәһәре — Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1163

Комментирование запрещено