«Җырларым»ны тыңлаганда

272 ел элек 25 августта бөек шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.

Китапны кулга алдым да мин,
«Җырларым»ны укып еладым.
Магнитофон тасмасыннан табып,
Нәкъ шул җырны кабат тыңладым.

Минем кебек зур игьтибар белән
Тыңлаучылар бик күп булгандыр.
Батырларны искә төшергәндә
Күзләренә яшьләр тулгандыр.

Тәкъдир, язмыш бу сүзләрне
Әйтәләрме әллә үч итеп?
Җәлилчеләр шуңадамы икән
Җәза алган берне өч итеп.

Сугышы да илнең язмышыдыр,
Күпме халкым анда сыналды.
Кемнәр яуда шәһит, ә күбебез…
Ризык эзләп көн-төн кыйналды.

Тик «Җырларың» әле һаман исән,
Син үзең дә безнең арада.
Туган телең, Муса абый, кайтты
Шигырьләрең белән яңадан.

Рәсим ТИМУШЕВ.

Сызран шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1069

Комментирование запрещено