Куңелем яши әсирлектә, синдә…

iСихри шәһәр, бөек, мавыктыргыч шәһәр!
Өмет баглап, бәхетемне эзләп,
Киткән чакта туган авылымнан
Яшәү көче синдә күрдем мин.
Киләчәккә өмет-хыялымны кушып,
Бәхетемә матур таҗ үрдем!

Адашканмын шул чак, хәзер аңлашылды:
Чын яшәүнең сере тик җирдә.
Җемелдәгән шәһәр уты салкын,
Кайнар учак, авылым, тик синдә.

Туган җирнең бусагасы — тәхет
Була, диләр ерак җирләрдә.
Мин ышандым халкым әйткәненә,
Озын юллар читтә үткәндә.

Шырпы булып кеше язмышлары
Яна, югала шәһәр куенында.
Ожмахка, дип, тәмугъ утларына,
Адашып, җаннар аңа талпына.

Табигатькә тозак корган кебек,
Асфальт япкан шәһәр урамын.
Таш кыяда, тоткынлыкта яши
Җаным, сагынып авылым урманын.

Таң ату да башка синдә, шәһәр,
Моңга күмә күңел күгемне.
Кояш нурлары да авылымда якты,
Үбеп ача иртән күземне.

Эчәр суың тере түгел, шәһәр,
Чәчәк исе чыкмый гөлләрдән.
Ярый әле гүзәллекне, авылым,
Синдә табып күңелем сеңдергән.

Ак мамыктай назлы томаннарың
Битен сыйпап юа авылымның.
Тик нигә соң төтен тулы шәһәр
Әсир итеп алган уемны.

Аптырата, куган сыман арттан
Язмыш тәгәрмәче әйләнеп.
Ә мин һаман, җүләр, дөнья куам,
Чын яшәүне читкә этәреп.

Ничә тапкыр, авылым, юлга чыктым,
Бәхетем синдә, диеп, инанып.
Күпме генә ашкынсам да сиңа,
Соңгы чиктә калам уйланып.

Тарта язмыш ныклап тәгәрмәчен,
Чыкма, диеп, язган эземнән.
Башбаштаклык — минем дустым түгел,
Әмер көтәм, Ходай, бер Синнән.

Сихри шәһәр, бөек, мавыктыргыч шәһәр!
Киткән чакта туган авылымнан
Яшәү көче синдә мин күрдем…

Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районының Иске Мостяк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самар шәһәрендә яшәүче Наилә ХӨСӘЕНОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 1216

Один комментарий

  1. Чыннанда.НАИЛЭ ХАНУМ.САБЫР ИТЕГЕЗ