Самара мәдрәсәсе ректоры: “Соңгы елларда бездә дингә тартылу артты”

a2412Самараның “Нур” мәдрәсәсе 1 октябрьдән Ислам нигезләре буенча кичке курслар уздыра башлый. Алар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә сәгать кичке 6 дан 8 гә кадәр үткәреләчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына мәдрәсә ректоры Али хәзрәт Сөләйманов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, әлеге вазыйфаны ул 6 ел башкара һәм шул дәвер эчендә ел саен балалар өчен көндез, олыраклар өчен кичке вакытта курслар үткәрелә.

“Узган ел оештырылган шундый курсларыбызга 45ләп кеше язылган иде, аларның 30 га якыны даими йөрде. Биредә 15-16 яшьлек яшүсмерләрдән алып, 70 яшьлек әби-бабайларга кадәр бар. Курсларны тәмамлаганда алар Коръәнне дөрес итеп укый белергә, Ислам нигезләренә төшенергә тиеш. Курсларны тәмамлаганнан соң, киләсе елга да дәвам итәргә теләүчеләр өчен өстәмә дәресләр каралган. ”, — диде Али хәзрәт. Курслар бушлай, рус телендә үткәрелә. Аларны тәмамлаучыларга дипломнар һәм сертификатлар тапшыру каралмаган.

Биредә балалар өчен дә көндезге курслар эшли.

“Соңгы курсларны якынча 40лап бала тәмамлады. Без әлеге курсларга укый-яза белә торган балаларны җыябыз. Бик кечкенәләре, күпчелек очракта, әти-әниләре белән килә. Балалар Коръән уку өчен хәрефләр танырга өйрәнә, гарәпчә язу дәресләре бирелә. Моннан тыш, намаз уку, тәхәрәт алу, госел буенча да мәгълүмат бирәбез. Әхлак темасына да басым ясала: әти-әниләргә, кешеләргә мөнәсәбәт, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре хакында сөйләнелә”, — диде ректор. Курслар тәмамлаганнан соң, балалар имтихан тапшыра һәм аларга дипломнар бирелә.

Али хәзрәт Сөләйманов билгеләп үткәнчә, Самарада яшәүче татарлар соңгы елларда Исламга күбрәк тартыла башлаган. “Берничә ел элек, курсларыбызны ачып кына җибәргәндә, безгә 10-15 кеше йөри иде, хәзер исә аларның саны 40тан арта. Билгеле инде, бу халыкның Исламга күбрәк тартылуын күрсәтә. Күп балалар, кечкенә булуларына да карамастан, дин дәресләренә үзләре теләп, бик кызыксынып йөри”, — диде ул. Мисалга хәзрәт Самараның Җәмигъ мәчетенә җомга саен 2,5 меңгә кадәр кеше җыелуын китерде.

“Татар-информ”.


КОНТЕКСТ:

Медресе «Нур» г. Самара приглашает желающих на обучение в вечернее время и на воскресные уроки

 

Просмотров: 1053

Один комментарий

  1. Слышала, что 30 августа в этом медресе пройдет мероприятие, посвященное памяти Зульфата Салахова (1968 – 1996 гг.), который начал издавать газету «Азан».