Ә син мәктәпкә әзерме?

1Август – укучылар һәм ата-аналар өчен иң кызу ай. Мәктәп формасы, букча, уку әсбаплары һәм башка кирәк-яракларны аласы бар. Берәүләр: “Кыйбат булса да сыйфатлы булсын”, — дип фирмалы кибетләрне әйләнеп чыга, икенчеләре экономия максатыннан базарга ашыга. Без дә бүген баланы мәктәпкә җыю бәясе турында берничә ата-ана белән сөйләшеп алдык.

Алия1Алия ИCМӘТУЛЛИНА, Самара:

- 1 сентябрьне без дулкынланып көтәбез, чөнки кызыбыз Эльмира быел 166 санлы мәктәпнең беренче сыйныфына укырга керә. Бу мәктәптә махсус форма булганга күрә, сыйныф җитәкчесе тәкъдим иткән кибеттән җәй башында ук сатып алган идек. Ул 2500 сумга төште. Дәреслекләрне мәктәптән бирергә вәгъдә иттеләр, ә эш дәфтәрләрен ата-аналар белән күмәк сатып алырга булдык — алай арзанрак та, уңай да. Канцелярия товарлары, букча  өчен күмәкләп сату кибетендә 3 мең сумга якын акча түләдек. Моңа аяк киемнәре бәясен дә китереп кушсак, Эльмираны мәктәпкә җыю өчен 8 мең сумга якын акча тоттык.

 

ЭльвираЭльвира БӘДРЕТДИНОВА, Камышлы авылы:

- Белем көненә хә­зер­лекне соңгы көнгә калдыр­мыйк дип, Камышлы мәк­тә­бенең 4 сый­ныфында укучы кызыбыз Русалинага спорт кос­тюмын (2000 сум), блузка (1000 сум), аяк киемнәрен (алары өчен дә ике мең сумга якын акча түләдек) алдан ук алып куйган идек. Тик кызыбыз кинәт кенә үсеп китте һәм кием-салымнарны яңадан сатып алырга мәҗбүр булдык. Шулай итеп, чыгымнарыбыз икеләтә артты, барлыгы 10 – 12 мең сум акча тотылды. Шулай да бу мәшәкатьләр безнең кәефне төшермәде.Чыгымнарның күпме булуы мөһим түгел бит, иң мөһиме – бала тырышып укысын, кеше булсын иде.

 * * *

ГельшатГөлшат ХӘКИМОВА, Тольятти шәһәре:

- Быел улы­быз Сала­ват 40 санлы мәк­тәпнең 11нче, ә кызыбыз Ай­гөл беренче сый­ныфына укыр­га бара. Шу­ңа да Белем бәйрәмен ике­ләтә дулкын­ланып көтә­без. Үткән елны Салаватка кыйм­мәтле костюм-чалбар сатып алган идек, ул быел да таман. Алмашка чалбар (2000 сум) һәм букча (1000 сум) алдык. Ә менә Айгөлне баштанаяк киендердек: сарафан – 1100, блузка 1000 сумга төште. Алмашка тагын берне алырга туры килде. Монда инде сатучыларның мәктәп формасында акча “эшләүләре”н дә әйтеп үтәсе килә. Шул ук фирманыкы, тик башка төстәге блузка 300 сумга гына төште. Ә агы өч тапкыр кыйммәтрәк! Ата-ана нишләсен инде, кирәк булгач алабыз.

2500 сумга Айгөлнең аягына ике пар туфли, кроссовкалар да өстәлде. Букча 1500 сумга төште. Канцтоварларны якындагы кибеттән акция буенча арзан бәягә алдык. Шулай итеп, ике баланы мәктәпкә әзерләү өчен гаилә бюджетыннан 10 мең сумга якын акча китте. 1 сентябрьгә без әзер, чәчәк кенә аласы калды.

Белем көне алдыннан чәчәкләрнең бәяләре дә 20-30 процентка арта. Әмма бе­ренче сыйныфка баручы укучыларның ата-аналары моңа карап тормый, беренче укытучыларына бүләк итәр өчен балаларына иң матур бәйләмнәр сатып алалар. Бәйрәмнең яме дә шул чә­чәктән башлана бит.

 

Әңгәмәдәш — Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1192

Комментирование запрещено