Үтмәсен гомерләр әрәмгә

namazГомер үтте, сиксән яшькә җиттем,
Тик язмышым ялгызлыкны бүләк итте.
Йөрәк сыкрап күздә яшьләр йөзә,
Көннәр кыска булып,
Төннәр озынайды,
Йокыларым качты, йөрәк ярсып тибә.

Мәчетләргә йөреп дин кардәшләр белән,
Шунда гына табам юаныч.
Озын гомер бирде бер Ходаем
Аңа мең рәхмәт,
Иреклектә очкан кошка охшап
Мәчетебезгә барам куанып.

Сиксән яшьлек картлар
Икәү генә калдык,
Әйе, мәңгелеккә килмәдек галәмгә.
Гореф-гадәтләрне саклап, намаз укып
Бер Ходайга табыныйк,
Үтмәсен гомерләр әрәмгә.

Тәлгат ВАҺАҖЕВ, хезмәт ветераны.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.


КОНТЕКСТ:

Бакыйлыкка күчкән хәләл җефетемә багышлап

* * *

Эзләдем эзләреңне

Просмотров: 1019

Комментирование запрещено