Яшьлегемә хат 

41838225_30021405Кая киттең, яшьлек, җилбәзәклек? 
Соңгы мәлдә синдә уйларым. 
Уйланам да, үкенәм дә кайчак, 
Мәңге синдә яши алмадым. 

Язгы судай гөрләп агылдың син, 
Коры учак булып кабындың. 
Синең арттан чапмадым мин элек, 
Яшьлек мәңгелек, дип уйладым. 

Хәл калмады гомер юлын үтеп, 
Бәхәсләшеп, качып язмыштан. 
Әгәр сине куып җитәлмичә, 
Кирәк чакта өмет ташласа? 

Беләм, сине кайчак кыерсыттым, 
Тыңламадым, хата эшләдем. 
Кадереңне белми тәҗрибәсез килеш, 
Синнән кадерлерәк юлдаш эзләдем. 

Ачу тотма берүк, тыңла мине, 
Җитеп барам олы юлыма. 
Бәлки, мине гафу итәрсең син 
Һәм кайтырсың кабат яныма. 

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1364

Комментирование запрещено