2016 елның «Татар кызы»на — Президенттан автомобиль

26d7bf6f174ab41b89d98589e7d6a092_L«Татар кызы-2016» бәйгесе финалы быел халыкара дәрәҗәдә Чиләбе шәһәрендә 3 сентябрьдә үтәчәк.

Финалда Россиянең Әстерхан, Санкт-Петербург, Мәскәү, Пермь, Башкортстан, Кырым, Самара, Ставрополь, Томск, Төмән, Удмуртия, Татарстан, Чиләбе төбәкләреннән һәм Латвия белән Казахстан илләреннән барлыгы 14 кыз катнашачак.

- Алтынчы ел рәттән Чиләбе шәһәрендә уздырылучы «Татар кызы» бәйгесе киләчәктә Сабан туе һәм башка бәйрәмнәр кебек үк татар милли тормышының аерылгысыз өлеше булыр дип өметләнәбез, — ди Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. – Узган ел бәйге Россия күләмендә үткәрелде, быел халыкара статус алды. Киләсе елда аңа Ауропа татарлары альянсы да кушылырга теләк белдерде. Ел саен бәйгенең финалын Россиянең берәр төбәгендә уздырырга планлаштырыла, бәлки башка дәүләтләрдә дә оештырылыр. 2017 елда финалны Башкортстан кабул итәчәк.

Ринат Закиров «Татар кызы» бәйгесе Чиләбе төбәгенең йөзек кашына әверелүен һәм монда җирле татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникованың өлеше зур булуын ассызыклый.

Быел бәйгенең ярымфиналында 22 төбәктән татар кызлары катнашкан. Ярымфиналга һәр төбәк үзендәге бәйгедә җиңүчене юллаган. Кызлар август аенда Казанда VII  Бөтендөнья яшьләр форумына чакырылган иде, ярымфинал сынауларын да алар шул вакытта  узды. «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадерия Идрисова искәрткәнчә, кызлар интеллектуаль турда татар теле, мәдәнияте, тарихына кагылышлы сорауларга җавап биргән, токмач басу, җәю, кисү осталыгын, чигү осталыгын күрсәткән. Нәтиҗәдә, финалга 14 кыз чыккан. Алар арасында Татарстан кызы да бар, ул — КФУны тәмамлап, быел Казанның 29нчы гимназиясенә укытучы булып эшкә кергән Мөслим районыннан Эльвина Нәҗипова.

Бүген кызлар барысы да Чиләбедә җиде мең тамашачы сыйдырышлы «Трактор» Боз сараенда 3 сентябрьгә билгеләнгән йомгаклау турына әзерләнә. Финалга үтмәгән кызлар да җыелачак – алар концерт номерлары тәкъдим итәчәк.

- «Татар кызы» бәйгесендә катнашкан кызлар татар тарихы, мәдәнияте, сәнгате, традицияләр, гореф-гадәтләр, йолалар, аш-су үзенчәлеге белән таныша. Бу белемнәре аларга татар милли тормышының үзәгендә кайнарга этәргеч бирә,  — дип бәйгенең асылын аңлата Лена Колесникова.

Быелгы бәйгенең финал программасы Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан, шагыйрьнең иҗатына багышланачак. Шулай ук башка еллардан аермалы буларак, спорт ярышлары да оештырылачак, моңа татар милләтеннән булган спортчыларның быел җәйге Олимпиададагы уңышлары илһамландырган.

Лена Колесникова жюрида күренекле шәхесләр – язучы, укытучы, композитор, спортчы, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре булуын әйтә. Бәйрәмдә чыгыш ясарга «Голос» телетапшыруы җиңүчесе Динә Гарипова, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чакырылган. Шулай ук Чиләбедә бу көнне бик күп кунаклар көтәләр. Татарстаннан зур делегация киләчәк. Гомумән, Россиянең 30лап төбәгеннән татар оешмалары вәкилләре — 200ләп кеше җыелачак. Алар «Татар кызы» бәйгесен үткәрү тәртипләре белән танышачак. Киләсе елда бәйгедә 30-40 төбәктән кызлар катнашыр дип ниятлиләр.

«Җиңүче кызның башына кыйммәтле ташлар белән бизәлгән таҗ кидерәчәкбез. Ул таҗ ел саен бер җиңүчедән икенчесенә күчә. Моннан тыш быел Татарстан Президенты исеменнән җиңел автомобиль – «LADA Priora» автомобиле ачкычы да бүләк ителәчәк», — дип хәбәр итә «Татар кызы»н Чиләбе җиреннән киләсе елда ерак сәфәргә озатачак Лена Колесникова. «Бәйгенең язмышы өчен борчылмыйм. Ул инде ныгыды, танылды, алга таба да татар милләтенең йөзе, җаны булган кызларыбызда милли хисләрне тәрбияләргә һәм үстерергә, татар милләтен сакларга өлеш кертер дип ышанам. Ә без Чиләбедә 2013 елдан оештыра башлаган 8-10 яшьлек татар балалары арасында «Нәни энҗеләр» бәйгесен профессиональ югарылыкка күтәрергә көч куярга телибез», — дип тә өсти Лена ханым.

intertat.ru

Просмотров: 1575

Один комментарий