Рифат Зарипов ни өчен туйлар алып бармый башлаганын аңлатты

news_16106Август-сентябрь туйлар сезоны булуга карамастан, бу чорны акча эшләп калырга омтылмаучы тамадалар да бар икән. Рифат Зарипов туйлардан баш тарткан. Ни өчен икәнен «Матбугат.ру» хәбәрчесенә аңлатты.

- Сәбәбе гап-гади, вакыт юк… Сентябрь ахырында концертлар башлана, майга хәтле гастроль. Аена 22-26 концерт. Җәй вакытында 3 ай буе яңа программа әзерлибез. Туйга йөрергә вакыт та калмый. Дөресрәге, теләк тә юк. Студент вакытта биик әйбәт иде ул (көлә). Мин бит тамада түгел. Тамадалар хәзер биик күп. Ыжгырыыыып торучылар бар. Безнең концертлар туктамасын, халыкта күп итеп акча булсын! Концертларда күрешергә насыйп булсын!

Просмотров: 988

Комментирование запрещено