Алты бөркет — бертуган

samara_gafurova_0

Гөлсинур Шәйхеразый кызы ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.

Әткәй белән әнкәемә

Без алты булып туган.

Бер тамырдан алты бөртек,

Алты бөркет — бертуган.

Рәхмәтлебез без аларга

Бу дөньяга туганга.

Рәхмәтлебез бу дөньяның

Рәхәтен татыганга.

Бер тамырның алты гөле

Нур булды туган йортка.

Хәзер инде таралыштык

Төрлебез төрле якка.

Бу дөньяның серләренә

Әнкәй безне өйрәтте.

Давылларда адашмаска

Туры юлны күрсәтте.

Таралсак та төрле якка,

Без булдык һәрчак бердәм.

Туганлыкларның ямен дә

Тик шунда гына күрәм.

Безнең исемнәребез дә

Берсеннән-берсе матур.

Авырлыкларга бирешми

Яшикче шулай тату.

Шәйхелисламы, Гөлсинуры,

Гөлнуры, Мәүлегөле,

Туган йортын бизи алар -

Шамиле, Шәмсенуры.

Аермасын тормыш җиле

Безне бер-беребездән.

Дошман кермәсен арага,

Мин шуны сорыйм сездән.

Бәла-каза һич килмәсен

Минем туган ояма.

Нык исәнлек, зур бәхетләр

Телим туганнарыма.

Бакыйлыкка күчсәләр дә

Әткәбез һәм әнкәбез,

Җаннары булсын рәхәттә,

Җитсен догаларыбыз.

Гөлсинур Шәйхеразый кызы ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы,

 Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1328

Комментирование запрещено