“Бердәмлек”кә бәя арзанайды

i“Бердәмлек”не үз иткән кадерле укучыларыбыз! Менә тагын 1 сентябрьдән газетабызга 2017 елның беренче яртысына төп язылу кампаниясе башланды. Сезгә шуны әйтәсем килә: соңгы елларда почта хезмәте өчен бәяләр күтәрелү сәбәпле вакытлы матбугат бәяләре дә күтәрелде һәм язылу бәясен санап чыгару шактый буталчык эшкә әверелде. Без аның нинди булачагын алдан ачык итеп әйтә алмыйбыз.

Ике ел дәвамында почта хезмәте өчен без, элеккеге белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк түләп килдек. Ниһаять, үткән яртыеллыкка язылу чорында, безнең газетабызны да социаль әһәмияткә ия басмалар санына кертеп, поч­та хезмәте өчен 15 процентлы ташлама биргәннәр иде. Без моңа нык шатландык.

Хәзер инде укучыларыбызга тагын бер куанычлы хәбәр җиткерәбез. 2017 елның беренче яртысына төп язылу кампаниясе вакытында “Бердәмлек”кә почта хезмәте өчен элеккегесенә өстәп тагын 15 процентлы ташлама бирергә булганнар.

Димәк, 1 сентябрьдән 2017 елның беренче яртысына (январьдан алып июньгә кадәр) “Бердәмлек”кә 395,64 сумга языла алачаксыз. Сугышта катнашучыларга һәм инва­лидларга 6 айга язылу бәясе тагын да очсызрак булачак — 367,32 сум.

“Роспечать” киосклары аша язылу бәясе 2017 елның беренче яртысына элеккечә калдырылды: 6 айга — 306 сум.

Ә инде “Бердәмлек” өегезгә октябрьдән килә башласын дисәгез, сентябрьнең 20сенә кадәр элемтә бүлекләренә барып языла аласыз. “Бер­дәмлек”кә 2016 елның калган өч аена язылу бәясе — 207,03 сум. Сугыш ветераннары һәм инвалидлар өчен — 189,84 сум.

Аңлашылмаган сорауларыгыз туса, аптырап тормагыз, турыдан-туры редакциягә шалтыратып сорагыз.

ПодпискаКиләчәктә дә бергә һәм бердәм булырбыз дип өметләнеп, ихтирам белән

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1244

Комментирование запрещено