Казанский кинофестиваль откроется фильмом о пророке Мухаммаде / Казанда Мөхәммәт пәйгамбәр турында кино күрсәтәчәкләр

i5 сентября в Казани открывается XII Международный фестиваль мусульманского кино. Об этом сообщается на сайте Министерства культуры РТ.

Организаторы считают, что показ фильма иранского режиссера Маджида Маджиди «Мухаммад – посланник Всевышнего» станет символическим стартом фестиваля.

Картина, созданная в 2015 году, является на сегодняшний день самым дорогостоящим (около 50 млн долларов) и трудоемким (10 лет работы) проектом в истории кино Ирана. Фильм получил широкое признание публики в разных странах и в 2015 году был номинирован на премию «Оскар» американской Академии киноискусства в категории «Лучший фильм на иностранном языке».

Фильм «Мухаммад – посланник Всевышнего» является первой частью трилогии «Жизнь пророка Мухаммада». Он посвящен детству пророка (от рождения до 12 лет) и вместе с тем представляет собой яркую палитру малоизвестного на Западе исторического периода возникновения ислама. Задолго до начала съемок фильма режиссером Маджидом Маджиди и известным иранским историком Камбуджия Партави была проведена колоссальная исследовательская работа, тщательно изучены десятки древних исторических текстов, хранящихся в странах Ближнего Востока (Ливан, Ирак) и Африки (Марокко, Алжир, Тунис).

Для проведения основных съемок фильма было выбрано место в 55 километрах от Тегерана (по дороге в город Кум), ландшафт которого имеет большое сходство с природой древней Мекки и Медины. Именно здесь и был построен кино-город «Нур» («Свет»). Часть съемок была проведена в иранских провинциях Керман и Бушер (пустыня Деште-Лут и побережье Персидского залива), а также в ЮАР.

В съемках масштабного проекта приняли участие именитые актеры Ирана: Махди Пакдель, Алиреза Шоджа Нури, Мохсен Танабандех, Дариуш Фарханг, Мина Садати, Сара Байат. В кинопроекте приняли участие: знаменитый итальянский кинооператор Витторио Стораро (среди работ которого три оскароносных фильма), монтажер Роберто Перпиньяни, постановщик спецэффектов Скотт Андерсо, композитор Алла Ракха Рахман, художник-постановщик Мохсен Шах Эбрахими и другие. Высочайшее качество фильма – это своего рода визитная карточка современного иранского киноискусства в целом.

Фильм открытия XII КМФМК «Мухаммад – посланник Всевышнего» будет показан 5 сентября в 14.00 и 16.00 в кинотеатре «Родина» (вход свободный), а также 5 сентября в 19.00 в кинотеатре «Корстон» (вход платный).

Кроме того, в продаже билеты на церемонии открытия (5 сентября, КРК «Пирамида») и закрытия (11 сентября, Театр оперы и балета им.М.Джалиля) XII Казанского кинофестиваля. Билеты стоимостью от 100 до 300 рублей можно приобрести в городских кассах продаж или в Интернете.

«Татар-информ».

* * *

Казанда узачак XII Халыкара мөселман киносы фестивалендә «Мөхәммәт – Аллаһ илчесе» дигән Иран картинасы тәкъдим ителәчәк. Тамашачыга фильм-ачыш буларак күрсәтеләчәк кинода  Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) балачагы турында бәян ителә.

Алдан хәбәр иткәнебезчә, 5-11 август көннәрендә башкалабызда Казан XII Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Нәкъ 5 сентябрь көнне «Родина» кинотеатрының 3 нче залында — 14.00 сәгатьтә, 4 нче залда 16.00 сәгатьтә «Мөхәммәт – Аллаһ илчесе» фильмын бушлай тамаша кылырга мөмкин булачак. Шулай ук, 5 сентябрдә 19.00  сәгатьтә «Корстон»да да фильмны күрергә мөмкин.

Иран режиссеры Мәҗид Мәҗиди әлеге әсәрне 10 ел дәвамында төшергән. Ул Иран кинематографиясе тарихында иң зур бюджетлы картина булып танылды. Җәмгысе кино чыгымнары 50 миллион доллар тәшкил итә. «Мөхәммәт – Аллаһ илчесе»  2015 елны «Оскар»ның «Чит телдәге иң яхшы фильм»  номинациясе премиясенә тәкъдим ителде. Ислам кануннары буенча әсәрдә пәйгамбәрнең йөзе күрсәтелми…

Август аенда бу фильм Казан кино белгечләренә һәм дин әһелләренә күрсәтелде. Алар тарафыннан уңай фикер генә яңгырады. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров фильмны карагач, аны шаһәсәр, дип атады. «Бәлкем Мөселман киносы фестивале бездә нәкъ менә шушы фильмны карау өчен уздырылып килгәндер дә, – ди Рөстәм хәзрәт. – Пәйгамбәр турында кино төшерү җиңел гамәл түгел, чөнки аның хакында җир йөзендә миллиардлаган кеше белә. Монда иҗатчы буларак фантазияләреңне күпмедер дәрәҗәдә тыярга да кирәк. Экранда пәйгамбәрнең балачагы сурәтләнә. Режиссер осталарча үз максатына ирешкән. 3 сәгать дәвамында барган картина бер сулышта карала. Спецэффектлар, сөйләп аңлату алымнары кулланылмый, ә фәкать шул чорның мохите сурәтләнә. Мәхәббәт һәм шәфкатьлелек аша әсәрнең эчтәлеге бирелә… Сүз дә юк,  «Мөхәммәт – Аллаһ илчесе» картинасы Казан мөселман киносы фестиваленең зур казанышы булачак».

Фильм – « Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышы» («Жизнь Пророка Мухаммада») трилогиясенең беренче өлеше булып санала. Пәйгамбәрнең 12 яшькә чаклы тормышын һәм исламның барлыкка килүен тасвирлый. Олуг эшкә алынганчы режиссер бик күп китаплар, документаль материаллар өйрәнгән, галимнәр, белгечләр белән очрашкан…

Төшерү төркемендә Иран актерларыннан тыш, төрле илләрнең кино осталары да катнашкан. Сыйфатлы әсәр заманча Иран киносәнгатенең визит карточкасы буларак кабул ителде, ди тәнкыйтьчеләр.

Мәҗид Мәҗиди Иранның талантлы режиссерлар буыны вәкиле. Иҗат юлын Ислам инкыйлабы җиңүеннән соң башлый. Алар буыны ислам сәнгатен популярлаштырган мохиттә тәрбияләнгән. Үз таланты белән дан казанган.

Мәҗид Мәҗиди 1959 елда Тегеранда туган. 14 яшендә актер буларак кинода төшә. 1982 елда ул «Толкование» дигән әсәрдә киноактер буларак үзен таныта. Кино сәнгатендә уңышлы образлары да аз түгел, шулай да параллель рәвештә үзен кыска метражлы фильмнарда режиссер буларак сыный. 1992 елда төшергән «Бадук» тулы метражлы картинасы егеткә киң танылу китерә. Тегеранда ел саен уза торган «Фаджр» Халыкара кинофестивалендә приз яулый. 2006 елның ахырына кадәр Мәҗид Мәҗиди «Оскар» номинанты булган бердәнбер Иран режиссеры була. Халыкара проектларда уңыш казана. Иран егете чын мәгънәсендә киң талант иясе, ди кино белгечләре. Ул кинода төшә, театр сәхнәсендә уйный, сценарийлар яза, балалар өчен әсәрләр иҗат итә. Мөселман киносы фестиваленә шәхсән үзе дә килер, дип көтелә.

Мөршидә КЫЯМОВА.

intertat.ru

Просмотров: 1067

Комментирование запрещено