Тупли хатынының бавырсагы Казан туйларын бизи!

SONY DSCАллаһы Тәгалә кайбер хатын-кызларга ризык пешерүдә аеруча осталык бирә. Тупли авылында туып-үскән Хәтимулла кызы Мәрйәм Мостафина да аш-суга бигрәк уңган да инде!

Ә аның милли татар ашларын авыз итеп карасаң, телеңне йотарсың. Гөбәдия, пирог, чәкчәк, өчпочмак, бавырсак дисеңме – аның кулыннан барысы да килә.

Менә инде биш ел буена Мәрйәм апа туйларга, юбилей мәҗлесләренә бавырсак пешеререгә заказлар кабул итә. Алар шулкадәр күп ки, хәтта ул көн саен бу эш белән мәшгуль. Мәрйәм ханым сүзләренчә, хәзер урыслар да туйларга бавырсак пешерә башлаганнар икән. Алар да күп заказ бирә, ди.

Әле бит ул көндезләрен кибеттә дә эшли. Ә инде кичен-төннәрен казан янында басып тора. 

Рәхмәт яугыры, кызларым Мәдинә, Мөнирә, Әлмирә миңа бик ярдәм итәләр, — ди милләттәшебез.

Мәрйәм апаның әнисе аш-суга бик оста булган. Туплидагы һәр туйны ул пешергән бавырсак бизәгән.

17 — 18 яшьләремнән мин да әнигә булышып йөри башладым. Ул миңа: “Кызым, ярдәмең минем өчен булса, өйрәнүең үзең өчен”, — дия иде. Мин әниемә бик рәхмәтле.

- Мәрйәм апа, бавырсакларыгызны бик мактыйлар. Сезгә заказларны Самардан гына түгел, Ульян өлкәсеннән, хәтта Казаннан да бирәләр. Үз серегез бардыр, бәлки?

- Юк, серем юк. Туңган йомыркага гадәттәгечә пешерәм инде.

- Бавырсак пешерергә өйрәтүегезне сораучылар бармы?

- Әйе, бар. Мин яшереп тормыйм, өйрәтәм.

- Барып чыгамы соң?

- Кайберләр шулай өйрәнеп китәләр. Ә кайсыберләрнең кулы килми күрәсең.

- Димәк, өйрәнүдән тыш, Аллаһы Тәгалә аш-суга биргән аеруча сәләт кирәк?

- Әйе, шулай дип уйларга да була. Тик үҗәтлек тә кирәк, әлбәттә.

Мәрйәм апа бавырсак пешерүне иҗади эшкә әйләндергән. Ул мәҗлесләрнең түрен бизүче бу милли ризыгыбызны матур итеп чәчәкләр, төрле язмалар белән дә бизи бит әле.

Бавырсак әзерләү җиңел эш түгел. Ясавы – бер хәл, ә менә аяк өстендә басып торып, аны бик озак итеп пешерүе бар бит әле. Шунысы – иң авыры. Шуңа да карамастан, Мәрйәм апа бу эшне яратып, күңелен биреп, яңа иҗади идеялар уйлап табып башкара.

Миләүшә ГАЗЫЙМ.

«Сәлам» газетасы.

 

Просмотров: 1426

Один комментарий

  1. Исэнсау булыгыз хаерле матур картлыйк озын Гомер тынычлыйк гаилэ бэхете моххаббэт балаларны изгелеген куреп яшэргэ насыйп итсен